Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консулы Рәсүл Багернежад Шаян чакыру буенча без узган җомгада ифтар мәҗлесендә булдык. Бу мәҗлескә җөмһүриятебезнең күренекле академиклары, галим-галимәләре, җәмәгать эшлеклеләре чакырылган иде.
Кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров котлады. Тәбрикләү һәм әңгәмәләшү ике телдә барды.
Генераль Консул ислам дөньясындагы хәлләр хакында сөйләде, мөселманнарны бердәмлеккә чакырды.
Биредә ураза ае хакында һәр күңелне уйландыра торган сүзләр сөйләнде. Аннары азан әйтелде һәм барыбыз да намазга иелдек. Хатын-кызлар бүлеге аерым иде. Ул безнең күңелләргә бик хуш килде. Аллага шөкер, без бергә! Киләсе Ураза аен да барыбыз бергә булып үткәрү насыйп булса иде дигән өмет-теләкләр яңгырады.
Әйе, һәммәбез дә бергәлекне алга сөрик! Җиребез тыныч һәм имин булсын дигән уй-ниятләр белән тәравих намазына мәчетләргә таралыштык.
Әлмира ҺӘДИЯ, “Ярдәм” мәчете

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар