Бергәлекнең кадере арта

Иң изге байлык – күңел байлыгы. Тәвәккәллек – иң изге дәрәҗә.
Хәдис

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 26

Иң изге байлык – күңел байлыгы. Тәвәккәллек – иң изге дәрәҗә.
Хәдис


Күптән түгел Казанда мөселман яшьләре әйдәманнарының биш көнлек җыены булып узды. Ул “Мәхәллә 2.1” дип аталды. Анда Татарстан төбәкләреннән, Идел-Урал, Үзәк Россия, Төньяк Кавказдан килгән егетләр, кызлар катнашты.
Килүчеләрнең һәрберсе үзенең эш-гамәлләрен күрсәткән проектларын яклады. Биредә алар сөйләү осталыгына, үзара аңлашу, дәлилләү һәм ышандыру хикмәтләренә дә төшенделәр. Күренекле дин әһелләре белән дә очраштылар, таныштылар.

Соңгы көнне “Казан” милли мәдәният үзәгендә хикмәтле тагын бер очрашу булды. Анда “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фондының вице-президенты, югары категорияле табиб, медицина фәннәре кандидаты, республиканың атказанган табибы, информатиция буенча халыкара академиянең әгъза-мөхбире Илдар Фирдәвес улы Хисаметдиновның ясаган чыгышын яшьләр аеруча дулкынланып тыңлады. “Ярдәм” мәчетендә дини гыйлем алучы күрмәүчеләрнең уңышлары – Брайль системасында Коръән укырга өйрәнүләре хакында тыңлау яшьләрне бигрәк тә ихласландырды.

Танылган мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең чыгышы да күп кенә яшьләрнең сорауларына җавап булып яңгырады. Эшлекле киңәшләр, фикерләр аша яшьләрнең күңеленә хикмәтле юл ачылды.

Мәхәллә җыены “Казан” милли мәдәният үзәгендә уздырылган “Илаһи моң” фестивале белән төгәлләнде. Илаһи моң ияләре мөнәҗәтләр әйтеп, һәр күңелне тетрәндерде. Яшьләр җәмгыятебезне савыктыруда динебезнең роле хакында да вәгазьләр тыңладылар, башкалабыз Казанның “Ярдәм”, “Кол Шәриф” һәм башка мәчетләрендә булдылар, башка истәлекле урыннарны карадылар.

Бу очрашулар дини алгарышның бик мөһим чарасы булып тора. Аларда бергәлекнең кадере арта.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, “Ярдәм” мәчете


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе