Бергә булсак кына...

Кем сүзен сәлам бирүдән башлый, шул Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның рәсүленә иң якын кеше.
Хәдис

БӘЙЛЕ
2016 Апр 28

Кем сүзен сәлам бирүдән башлый, шул Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның рәсүленә иң якын кеше.
Хәдис


Бу көннәрдә IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы булып узды. Анда 43 районнан, Россиянең 53 төбәгеннән, 22 чит илдән эшлекле гүзәл затлар җыелган иде. Барысының да күзләрендә – өмет, ышаныч чалымнары чагыла.

Бу олы чараны Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә үткәрде. Аңа бихисап күп гүзәл затлар килгән иде. Һәрберсенә бүләкләр тапшырылды.

Мөхтәрәм кунакларны башкалабыз Казан белән таныштырдылар. Аннары 3 секциягә бүленеп эшләделәр. Мин “Казан” милли мәдәният үзәгендәге 3 нче секциядә – “Татар халкының тәрбия системасында кулланышта булган яңа проектлар” дигәнендә катнаштым.
Биредә төрле төбәкләрдән килгән калфаклылар үзләре башкарган эшләре хакында бәян иттеләр. Алар милли киемнәребезне, милли ризыкларыбызны, кыскасы, татарның миллилеген саклап калу хикмәтләрен ачарга тырыштылар.

Азнакайдан килгән кардәшнең “Чатыртауда җыен” дигән төрки халыкларның фольлор фестивале турында сөйләве барча күңелләрне кузгалтты. Чатыртауны күрүләр насыйп булса иде, дигән теләктә калдым үзем дә.

Казан Ратушасының Колонналар залында сөекле, батыр тарихлы хатын-кызларыбыз да гәүдәләнде кебек. Сәнгатькәрләр бик камил һәм сокландыргыч чыгышлар ясады. Алар белән бергәләп биюләр, җырлаулар да булды. Җыенда Робит Батулланың чыгышы да канатландырды халыкны. Ә 26 апрельдә Габдулла Тукайның тууына 130 елга багышланган чаралар һич онытылырлык булмады. Урам җыены үзе бер хикмәт! Аннары Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрындагы гүзәллекне әйтеп тә, язып та бетерерлек түгел. Биредә халык Габдулла Тукайның үзен күргәндәй булды.

Ә урам җыены үзе бер гүзәллек үрнәге иде. Халык җыены иде ул. Монда олысы да, кечесе дә бергәләп күрешүдән чиксез бәхетле иде. Инде килеп, төрки халыклар галимнәренең бергә җыелуы үзе бер хөрлек һәм бәхет иде.

Әйе, әлеге форум күп уйларга салды. Резолюциядә дин әһелләре белән бергәләп гамәл кылырга һәм башка чараларда бергәләп эшләргә чакырыла. Әхлак мәсьәләсе дә күз уңында тотыла. Миңа: “Әхлак дәресләрен уздыруны һәр җирлектә кертергә”, дигәне аеруча якын. Әхлак булганда, без үсештән тукталмабыз, иншә Аллаһ. Әлеге форум һәр хатын-кызны үзенең асыл сыйфатлары белән бергәлектә ислам динебез асылына төшенүне истә тота.

Әйе, киләчәктә ап-ак яулыкларын бәйләп, намазларын укучылар да булыр әле. Ник дигәндә, татар хатын-кызлары халкыбыз тарихыннан, диненнән аерылгысыз бит. Шулай булгач, биредәге киләсе форумда динебез асылы да аңлатылыр әле. Бу – бик кирәк вә мөһим чара. Киләсе форумда дин әһелләренең чыгышы да булыр әле, Аллаһы боерса!

Киләсе буынны тәрбияләүдә рухи тәрбия белән бергә атлыйк! Рухи тәрбиядә дә безгә бердәм һәм бергә булу таләп ителә.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе