Иртәләребез, көннәребез тымызык кына узып бара. Булмышыбыз-тән, калебебез уразаны үз итте. Чәй эчәсе дә килми, безне бимазалаган башка сәбәпләр дә юк, Аллага шөкер.
Бик күп җирләрдә, биниһая күп милләттәшләребез – дин кардәшләребез ифтар мәҗлесләре үткәрә. Алар фикер алыша, хәл-әхвәлләрен белешә, киләчәккә хәерле изге гамәлләр ниятли.
-Рәхим итегез, киләсе елда да очрашулар насыйп итче, Раббым,-дип каршылый көләч йөзле ханымнар бирегә килүчеләрне. Алар кемнәр дисезме? “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укучылар алар.
Россиянең бихисап төбәкләреннән килгән мөселман хатын-кызлары табынның түренә утыртылды. Фидакарь, затлы нәселнең дәвамчылары – Мәдинә, Энҗе, Роза, Миләүшә, Энҗебикә, Сиринә ханымнар татлы сүзләре белән дә кунакларны сыйладылар. Безнең “Ярдәм” мәчетеннән дә кунаклар чакырылган иде.
Башта Коръән укылды, догалар кылынды. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен булдырган, анда укыткан остаз мөгаллимнәр – Галимҗан Баруди, Габдрахман Сәгъди, Җамал Вәлиди һәм анда белем алган Зариф Бәшири, Галиәсгар Камал, Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Кәрим Тинчурин, Нәкый Исәнбәт, Салих Сәйдәшев, Солтан Габәши рухлары шат булса иде, дип дога кылынды.
Әйе, әлеге мәдрәсә катлаулы тормыш юлы кичерде. Без дә кайчандыр замандашларыбыз белән “Крис” газетасыннан һәм бер оешманың балчыктан савыт-саба ясый торган остаханәләреннән мәдрәсә бинасын азат итүдә катнаштык. Ул тирәдән узып йөрүче трамвайларны туктатуыбыз әле дә булса күз алдымда. Халкыбызның мираси, мәгърифәти үзәгендә - “Мөхәммәдия” мәдәрәсәсендә укыган меңәрләгән дин кардәшләребезгә яшьләрне тәрбияләүдә уңышлар телибез.
Кичә бөтен Татарстанга данлыклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә үткәрелгән ифтар мәҗлесе узгандагы моңсу тарихыбызны искә төшерде, катлаулы чорлардан гыйбрәт алырга чакырды сыман. Әйе, бар җиһанны иңли игелек.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар