Коръән укып башланган кичәдә халык күп җыелган иде.

Татарстанның Баш казые, Балтач районы мөхтәсибе беренче итеп сүзне район башлыгы Рамил Нотфуллинга бирде. Рамил Рәшит улы исә районның тулы хисабын ясады, ул биредә узып баручы елда уңышның икеләтә ким алынган булуын әйтте. Башка кимчелекләрне дә бәян кылды. Бүгенге көндә районда 40 мәчет эшли. Әмма мәчетләргә нибары 3 % кеше намаз укырга йөри. Моннан исә, димәк, районда дин өлкәсендә дә эшлисе эшләр бар әле дигән нәтиҗә чыга.
Аннары сүз Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга (ул мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен ирештерде), Татарстан Дәүләт советы депутаты Фәрит Мифтаховка, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншинга һәм башкаларга бирелде. Алар Баш казый белән дустанә элемтәдә булулары, шуның нәтиҗәсе буларак, Балтачта Казандагы мәдрәсәнең филиалын барлыкка китерүләре хакында бәян кылдылар.
Казандагы Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин исә үзенең якташларын: "Әссәламәгаләйкем, якташлар!”,-дип сәламләде. Ул аннары сүзен: "Аллага шөкер, ислам дине тормышыбызга әйләнеп кайтты. Шәһәрләргә ислам дине бер дин буларак керде инде, авылларга алай булмаса да. Без традицияләрне, гореф-гадәтләрне бергә алып барырга тиеш. Бүгенге көндә дини проблемаларны мәчетләргә генә кайтарып калдыру дөрес түгел”,-дип дәвам итте. Татар зыялылары әле һаман дөньяви зыялылар булып тора. Ислам динен торгызу бүгенге көндә бөтенебезнең мәсьәләсенә әйләнде дигән фикерләрен ирештерде югары дини уку йорты ректоры. 
Җәлил хәзрәт җәмигъ мәчете имам-хатибы Рамил хәзрәт Бикбаевка
да сүз бирде, аңа үзенең Рәхмәт хатын тапшырды. 
Казандагы "Ярдәм” мәчетеннән имам-хатибның ярдәмчесе Айнур Әхмәтшин
килгән иде. Ул балтачлыларны имам-хатип Илдар хәзрәт Баязитов исеменнән котлады, аларга ислам динен куәтләндерүдә уңышлар теләде.

Безгә Балтачта 4-5 яшьлек 7 баланың ничек итеп Коръән сүрәләрен, гарәпчә, инглизчә сөйләүләрен күрсәттеләр. Бу хәл барыбызны да шаккатырды диясе килә.
Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел