 
Узган җомгада Исмәгыйль хәзрәт Казандагы "Сөләйман” мәчетендә Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.) Мигъраҗына, ягъни күккә ашуына багышланган бик күркәм вәгазь сөйләде, аны мәхәллә халкы тын да алмыйча тыңлады. Исмәгыйль хәзрәтнең сөйләвенә караганда, Мигъраҗ кичәсе Мөхәммәдкә Пәйгамбәрлек килеп, ул үзенең халкын никадәрле генә исламга үгетләсә дә, эшләре алга китмәгән чагында Мәккә шәһәрендә барлыкка килә. Әле Пәйгамбәребезгә һиҗрәт кылырга да (күчеп китәргә) ел ярым вакыт калган була. Аллаһ илчесенең күңелсезләнеп, хәтта өметсезлеккә бирелә язып йөргән чаклары була бу. Раббыбыз аның күңел күтәреп җибәрү өчен дә шушы мөбарәк кичәне бүләк итә.
Бу төндә Пәйгамбәребез Мәккәдәге "Әл-Хәрам” мәчетеннән Иерусалимдәге "Әл-Әкъса”га күчте, анда намаз укыганнан соң, 7 кат күк аша үтеп, Хак Тәгалә хозурына килде. Ул күкнең һәр катында пәйгамбәрләр белән очрашты һәм сөйләште. Алар рәсүлебезнең киләсен алдан белеп торганнар. "Сиңа Пәйгамбәрлек килдеме инде?”-дип сорадылар. Аннары Пәйгамбәребез Аллаһының хозурына килеп, Аның белән сөйләште. Намазларда укыла торган "Әттәхият” Аллаһ белән Мөхәммәднең кара-каршы сөйләшүеннән чыккан бер догадыр. Пәйгамбәребез Мигъраҗ кичәсендә Аллаһыдан өммәтенә гафу сораган. Ул: "Йа Раббым, мине Мигъраҗ белән нигъмәтләндердең, өммәтем өчен дә шундый бер нигъмәт теләр идем”,-дигәч, Җәнәбел Хак: "Намаз – мөэминнең мигъраҗыдыр”,-дип боерган. Моның мәгънәсе шулдыр: әгәр мөселманнар намазларын җиренә җиткереп укысалар, Пәйгамбәрнең мигъраҗы кебек зур дәрәҗәләргә ирешерләр, саваплы булырлар.
Мигъраҗ кичәсендә Пәйгамбәребезгә 3 бүләк – 5 вакыт намаз, "Бәкара” сүрәсенең соңгы ике аяте (285-286) һәм кыямәт көнендә өммәтенә шәфәгатьче, ягъни аларны яклаучы вазифасы бирелгән.
Ә без, мөселманнар, Пәйгамбәребезгә Мигъраҗ кичәсендә Аллаһ тарафыннан фарыз итеп бирелгән намазларыбызны вакытында һәм җиренә җиткереп үтәргә, кыскасы, бу мөбарәк кичәне Аллаһыны уйлап һәм Пәйгамбәребезне искә алып, гыйбадәттә, изгелектә үткәрергә тиешбез.
Язманы Хатыйп ГӘРӘЙ әзерләде


 Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк». КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы. Ул тиле түгел!..
Ул тиле түгел!.. Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем" Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы Милләтара дуслык, Ватан теле
Милләтара дуслык, Ватан теле Тәкъвалык хакында
Тәкъвалык хакында Тәравих намазы
Тәравих намазы Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый? Хөсәен Фәезханов
Хөсәен Фәезханов Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы Рамазан ае - сабырлык ае
Рамазан ае - сабырлык ае Дуслар
Дуслар Килен - кайнана
Килен - кайнана Рухи чисталык
Рухи чисталык