Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча Эксперт Шурасы төзелде. Әлеге Шура Татарстандагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ хәлне объектив вә бөтен яклап өйрәнү максатында оештырылды.
Бу Советның төп бурычы - Татарстандагы иҗтимагый-сәяси, милли, дини торышны тикшерү; дәүләтнең милли сәясәтен тормышка ашырганда бердәм фикер барлыкка китерү; Татарстандагы дини мөнәсәбәтләрнең торышы; республиканың иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ хәле мониторингында катнашу һәм башкалардан гыйбарәт.
Эксперт Шурасы мондый 4 төркем юнәлешләрендә: иҗтимагый-сәяси, милли, ислам һәм православие мәсьәләләре буенча барлыкка киләчәк.
Эксперт Шурага 35 кеше керә. Ислам дине экспертлары 10 кеше булачак. Ислам буенча экспертлар булып Россия ислам институты ректоры Мөхәммәтшин Рәфыйк Мөхәммәтша улы; Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Батров Рөстәм Гаяр улы; Татарстан мөфтие урынбасары, Казандагы “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Баязитов Илдар Рәфкать улы; РИИның халыкара бүлек җитәкчесе Нургалиев Рөстәм Марат улы; Коръән һәм сөннәт үзәге җитәкчесе Салман Фәрит хәзрәт һәм башкалар керде.
Әлеге Шура белән Татарстан Президенты аппараты башлыгы урынбасары-эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Президенты Департаменты җитәкчесе Терентьев Александр Михайлович идарә итәчәк.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бер хәзрәт авызыннан
«Ураза ае Рамазан»
Рамазан фазыйләтенә багышланган