Бүген "Кол Шәриф" мәчетендә “Максат” фестивале ачылды. Сигезенче мәртәбә үткәрелүче “Максат” халыкара фестивале 14-20 май көннәрендә уза. Фестиваль Татарстанга Россия һәм төрле чит илләрдән мөселман яшьләрен җыйды.
“Максат” фестивале җиде ел уздырылган Мөселман яшьләре фестиваленең дәвамы булып тора.
Фестивальның максаты - Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә яшәүче яшьләрне берләштерү, аларны максатчан итеп тәрбияләү, күптөрле заманча проектларны чынга ашыру, мөһим мәсьәләләрне бергә хәл итү өчен үзара эшлекле элемтәләрне җайга салу.

Фестивальдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казандагы Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Казан мэриясе хезмәткәре Ирек Арсланов, "Мөслимә" Бөтенроссия мөселман хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира Әдиатуллина һәм башка күренекле затлар да катнашты. Аларның чыгышын яшьләр яратып тыңлады.

“Максат” фестивален оештыручылар: Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татар Федераль милли-мәдәни автономиясе, Татарстан мөселманнар Диния нәзарәте, «Идел» яшьләр үзәге, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини оешмалар белән элемтә идарәсе.


Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар