1 сентябрь - иң беренче чиратта укучылар, студентлар, укытучылар өчен яңа уку башлану бәйрәме.
Бу бәйрәм совет чорында пәйда булган. Ул "Белем көне" буларак рәсми төстә СССР Югары Советының 1984 елның 15 июнендә кабул ителгән 373-11 нче "1 сентябрьне бөтен халык бәйрәме - Белем көне дип игълан итү турында"гы Указы нигезендә гамәлгә кертелгән, әлеге документ СССР Югары Советының 1980 елның 1 октябрендә кабул ителгән 3018-Х нче "Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында"гы Указын яңа бәйрәм көне белән тулыландырган.
Традиция буенча, бу көнне мәктәпләрдә яңа уку елына багышланган тантаналы линейкалар уза. Беренче сыйныфка килүчеләрне аеруча тантаналы төстә каршы алалар дип хәбәр итте "Татар-информ".

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык