Казан каласындагы Усаклы бистәсенең мөселман хатын-кызлары, абыстайлары безнең иң якын дусларыбызга әйләнеп бара.
Бүген дә иртән иртүк бер төркем дусларыбыз “Ярдәм” мәчетенә үзләренең фидия һәм фитыр сәдакаларын китерделәр, күрмәүчеләргә бүләкләрен өләштеләр.
Бу “Әл-Ихлас” мәчете шәкертләре һәм остазларының үз уңышлары да бар. Алар Усаклыда 90-100 кешелек ифтар мәҗлесләре оештыра икән. Бу хакта Рузия ханым шатланып сөйләде. 4-5 гаилә бергәләп үткәрә икән ифтарны. Бу хәл – авылларга бик күркәм үрнәк. Тик остазбикә мәчеткә ир-атларның азрак йөрүләренә йөрәге әрнүен белдерде. Әлбәттә, мәчеткә ихласи имамнар килеп, алар вәгазь сөйләсә иде дигән теләген дә ирештерде ул.
Без усаклылар белән бергәләп өйлә намазын укыдык. Коръән укып, дин галиме, фикердәшебез, киңәшчебез, моннан берничә көн элек вафат булган Әнвәр Нәҗип улы Хәйри рухына багышлап дога кылдык. Динебезне халыкка кайтаруда олы эшләр башкарган шәхеснең урыны оҗмахта булса иде.
Рузия ханым кат-кат әйтте: “Без “Ярдәм” мәчетенә килеп, күңелебезгә тынычлык, иманыбызга ныклык алып китәбез”,-диде. Киләчәктә дә игелек, шәфкать орлыклары чәчүчеләрдән булсак иде.
Әлмира ҺӘДИЯ, “Ярдәм” мәчете

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар