Татар дин галимнәре елы уңаеннан, 26 октябрь иртән сәгать 9да Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты белән берлектә, алтынчы тапкыр “Саматов укулары”н уздыра. Россия ислам институтында буласы конференция ХХ гасыр азагы - ХХI гасыр башы күренекле дин әһеле Габделхак хәзрәткә багышлана.
Габделхак хәзрәт Саматов (1930-2009) - күп сандагы дини китаплар авторы, нәзарәтнең беренче казые. Ул Идел-Урал төбәгендә мөселманнарның милли ислам традицияләрен торгызуда зур өлеш керткән кеше.
Габделхак хәзрәтнең мирасын барлау, эшчәнлеген өйрәнү һәм традицион ислам кыйммәтләрен ачу максатыннан, оештырылган “Саматов укулары” кысаларында дини-милли эшчәнлек юнәлешендә тырыш хезмәт куйган шәхесләргә Г.Саматов исемендәге “Рухи мирас” премиясе һәм дини уку йортларында белем алуда уңышка ирешкән шәкертләргә Татарстан мөфтиенең махсус стипендиясе тапшырыла.
Укуларга билгеле илаһият белгечләре, галимнәр, Габделхак хәзрәтнең укучылары,чордашлары һәм дин әһелләре чакырылган, диелә ТҖ МДНнең мәгариф һәм фән бүлеге мәгълүматында.
Чыганак: "Татар-информ"

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык