Алкогольсез сыра эчәргә ярыймы?

Сорау. Исламда алкогольсез сыра кулланырга рөхсәт ителәме?

БӘЙЛЕ
2013 Сен 23
Сорау. Исламда алкогольсез сыра кулланырга рөхсәт ителәме?

Җавап. Кайбер надан, булдыксыз голәмалар, сырада алкоголь юк дип, аны кулланырга рөхсәт бирде.

Сүрия галиме, шәех Үсәмә Әр-Рифаи, лаборатор тикшеренүләр үткәрү нәтиҗәсендә, "алкогольсез” дип йөртелгән сыраның 1000 (бер мең) граммында 4 (дүрт) грамм алкоголь булуын ачыклады.

Аңа лабораториядә хәләл йөзем серкәсендә дә шул ук микъдарда алкоголь бар дип әйткәннәр. Шуннан соң ул әлеге белгечләрдән моны тикшерүләрен сораган. Тикшерүләр нәтиҗәсендә, мондый серкәдә бернинди дә алкоголь булмавы ачыкланган.

Шуннан соң Үсәмә Әр-Рифаи пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәламнең Әбу Дауд, Бәйһакый һәм башкалар тапшырган сахих (ышанычлы) хәдисен китергән: "Әгәр бер фарак эчемлек исертә икән, аның хәтта учка сыйган кадәрлесе дә хәрәм”.

Бу хәдис икенче бер хәдиснең мәгънәсенә ачыклык кертә: "Күп микъдарда булганның исертергә көче җитсә, аның хәтта ки аз күләмдәгесе дә хәрәм”.

Фарак – Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) госел алган савыт, күләме буенча ул якынча 3 сагъка (9-10 литрга) тигез.

Шулай булгач, бер фарак (9-10 литр) "алкогольсез” сырада 37-40 грамм алкогольнең булуы ачыклана.

Галимнәрнең фикеренчә, әгәр кеше 6 грамм алкоголь кулланса, ул исерү халәтенә керә.

Мөфти Сөһәйл Тармөхәммәд үзенең "Хәзерге заман фәтвалары” китабында түбәндәгеләрне яза: "Әгәр эчемлек мөселман булмаганнар өчен чыкканга охшатып (ягъни шуның үрнәгендә) ясалса, аны куллану тыелган гамәлләрдән санала”.

Әлеге ике фикердән чыгып, мөселманнарга алкогольсез сыра куллану тыела дип нәтиҗә ясый алабыз.

"Дин вә мәгыйшәт"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе