Кичә, 27 октябрьдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 2015 елда хаҗ сәфәренә велосипедта сәфәр кылырга теләгән яшьләр белән очрашты. Биш мөселман егете Мәккәгә изге сәфәрләрен Болгардан башларга ниятли. Мөфтинең яшьләр белән очрашуында “ДУМ РТ Хадж” программасы җитәкчесе Хәбибулла Нәфисуллин да катнашты.
Яшьләр фикеренчә, озын-ерак юл узганда гына кеше үзенең үткәне хакында уйлана, яңа җирләрне уза-уза Аллаһка якынаюын тоя.
“Безнең бабаларыбыз өчен хаҗ кылу 5 мең чакрым араны еллар дәвамында узу булган. Бернигә карамастан, изге җирләргә чыгып китү, күп сандагы каршылыкларны үтү, әлбәттә, зур тәвәккәллек сорый. Бу сәфәр эчке дөньяң турында уйланырга, гөнаһлардан арынырга, үзеңдә үрнәк сыйфатлар тәрбияләргә һәм кире өйгә яңа туган сабый бала төсле булып кайтырга ярдәм итә. Моны бер аэропорттан икенче аэропортка очып төшү белән генә чикләргә ярамый. Югары тизлекләр заманында ихласлык җитми”, - дип, үзләренең фикерләре белән уртаклашты алар.
Хәзерге вакытта егетләр сәфәр кылырга иганәчеләр эзлиләр. Алар белән «КаМАЗ» оешмасы кызыксынган.
Изге сәфәргә егетләр 2015 елның 25 июнендә кузгалырга җыена. Исәп-хисапларына караганда, 5,4 мең чакрым юл үтәргә кирәк булачак. Маршрутлары: Россия-Әзербайҗан-Иран-Күвәйт-Гарәбстан.
Сәфәрләре вакытында яшьләр документаль фильм төшерергә җыена. Шул рәвешле, хаҗ юлын – Аллаһка якынаю юлын күрсәтергә телиләр, дип хәбәр итә ТҖ мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар