Аксубай мөхтәсибәте һәм мәхәлләләрендә гошер сәдакасы җыю башланды. Бу эш мохтаҗларга ярдәм итү нияте белән башкарыла.
Һәрбер нәрсәне пакьлаучы әйберләр бар. Тәнебезнең зәкяте - ураза тоту. Бакчаларыбызда үсә торган яшелчәләрнең һәм җимешләрнең дә зәкяте бар - ул гошер дип атала. Гошер уннан бер дигәнне аңлата, ягъни үсеп чыккан бодай, арпа, дөге, бәрәңге, кәбестә кебек ризыкларның уннан берен мескеннәргә, мохтаҗларга үзебездән өлеш чыгару дигән сүз.
Аллаһы Тәгалә әйтә: "Минем биргән нигьмәтләремә шөкер кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән нигьмәтләремә шөкер кылмасагыз, газабым каты булыр", - диде. Үзебезгә тиешледән мескеннәргә дә өлеш чыгарсак, калган малларыбызга Аллаһы Тәгалә бәрәкәт иңдерер дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Татар-Ислам.Ком
Вәгаз! Раил хәзрәт Әхмәтов! Видео.
«Ярдәм» Себердәге татарларны да берләштерә