Казанның "Ак Барс" командасы кичә Уфада "Салават Юлаев"ка оттырды. КХЛ чемпионатының чираттагы уены боз хуҗалары файдасына 2:1 исәбе белән тәмамланды. Уфалыларның капкаларын саклаучы Сведберг очрашуда төп геройларның берсе булды.
Татар-башкорт көрәшен, гадәт буенча, җанатарлар зур кызыксыну белән күзәтә. Уфада узган кичәге очрашу да искәрмә булмады. "Уфа" Боз сараена 8 меңнән артык тамашачы җыелган иде.
Алдагы матч белән чагыштырганда, казанлылар составына Константин Корнеев әйләнеп кайтты. Дмитрий Обухов дисквалификация аркасында уенда катнашмады. Казанлыларның һөҗүмчесе тагын ике уеннан читләштерелгән.
"Ак Барс" чираттагы читтәге уеннар сериясен тәмамлады. Киләсе уенны казанлылар 23 октябрьдә үз бозларында Чиләбенең "Трактор" командасына каршы үткәрә.
«Салават Юлаев» (Уфа) – «Ак Барс» (Казан). 2:1 (1:1, 1:0, 0:0).
Алкалар: Энгквист (02.51), Шёгрен (Азеведо, Варнаков, 06.57, күпчелектә), Лисин (Макаров, Гончаров, 24.11, күпчелектә).
Чыганак: Татар-информ"

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык