2013 Янв 27
Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры баш режиссеры Ренат Әюпов Мәскәүдә Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) багышланган бәйрәм программасын куюда катнашачак. 27 гыйнварда башкаланың Крокус Сити Холл бинасында узачак бәйрәмне Россия Мөфтиләр советы оештыра.
Ренат Әюпов www.dumrf.ru сайтына белдергәнчә, программаның фабуласы укучы һәм аның остазы әңгәмәсе тирәсендә төзеләчәк. Остазы яшүсмергә пәйгамбәр тормышыннан вакыйгалар һәм аның бу дөньядагы вазыйфасы турында сөйли. Әңгәмә рус, татар, казах, кыргыз, босня һәм төрек телләрендәге нәшидләр һәм мөнәҗәтләр белән аралашып бара. Остаз ролендә – Казан артисты Рөстәм Гайнуллин, укучы ролендә – Байбулат Батуллин.
Әлеге чарада катнашу өчен, Казаннан "Казан нуры” оркестры киләчәк. Ренат Әюповның дини эчтәлектәге концерт программалары белән эшләү тәҗрибәсе бар. 2009 елда ул Мәскәүдә Чайковский исемендәге концерт залында Ураза бәйрәменә багышланган тантананы куйды. Мәскәү тамашачылары аның "Кыйссаи Йосыф” һәм "Йосыф һәм Зөләйха” драматик куелышларын да хәтерли.
"Рухи-агарту программасы эстраданыкыннан шунысы белән аерыла: ул артык купшылык белән аерылып, күзгә бәрелеп тормый. Хисләр тамашачы күңелендә саклана”, - ди режиссер. Шул ук вакытта ул бәйрәм программасы, бер төрле генә булып, вәгазь укуга кайтып калмас дип өметләнә.
Чыганак: "Татар-информ"