Казан (Идел буе) федераль университетының (элеккеге Казан дәүләт университеты) журналистика һәм социология факультетындагы Татар һәм рус журналистикасы кафедраларында читтән торып уку бүлегендә VI курста белем алган 34 студентның диплом яклау чарасы үткәрелде.
Факультетның деканы филология фәннәре докторы, профессор Васыйл Гарифуллинның сүзләренә караганда, 34 диплом язучының өчесе – Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Ремарк (Әхмәт) Халиков, Кукмара мәдрәсәсе мөдире Ришат Курамшин һәм Татарстан Милли музее журналисты Руфия Ишмәтова үзләренең хезмәтләрен дини темаларга багышлап язганнар иде.
Профессор Васыйл Заһит улының әйтүенчә, ислам темасына язылган өч диплом эше дә уңышлы дип табылган һәм аларга «бик яхшы» билгесе куелган. Моннан тыш, Ришат Курамшинга аспирантурага кереп, фәнни эшчәнлеген киләчәктә читтән торып дәвам итәргә, дигән тәкъдим ясалган.
Р.Курамшинның диплом эше «XX гасыр татар матбугатындагы үсеш юнәлешләре» дип атала. Андагы «XX гасыр башында татар телендәге дини матбугат» бүлегендә бәян ителгән Гатаулла хәзрәт Баязитов, Әхмәтһади Максуди, Галимҗан хәзрәт Баруди, Ризаэддин хәзрәт Фәхреддин кебек олуг зыялыларыбызның журналистикага керткән өлешләре әле һаман да ныклап, җентекләп өйрәнелмәгән өлкә булып кала бирә. Ә югыйсә, бу шәхесләр тарафыннан нәшер ителгән «Нур» һәм «Йолдыз» газеталарында, «Әд-дин вә әл-әдәб» һәм «Шура» журналларында күтәрелгән дини мәсьәләләр әле бүген дә үзенең мөһимлеге, актуальлеге белән үзенә җәлеп итә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык