«Moscow Halal Expo 2010» күргәзмәсе кысаларында шәригать кануннары буенча эшләүче оешмалар соңгы казанышларын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итә. Күргәзмәдә Коръәннең русчага тәрҗемә ителгән варианты да тәкъдим ителә. Бу Коръәннең төп үзенчәлеге - ул күпфункцияле компьютер программасы формасында.
Коръәннең электрон варианты «Русский мир» фонды ярдәме белән эшләнгән.«Священный Коран и Хадисы Пророка» дип аталучы бу программа ярдәмендә Коръәнне һәм хәдисләрне гарәп теленнән рус теленә тәрҗемә итәргә мөмкин.
Рус телендә аралашучы мөселманнар өчен мондый программа күптән кирәк иде, бу мөселманнар өчен бик мөһим вакыйга, дип билгеләп үтте Мөфтиләр советы Рәисе мөфти Равил Гайнетдин әлеге вакыйга уңаеннан.
Бүген рус телендә генә аралашучы мөселманнарның саны арта бара. Алар өчен мондый төр программа ярдәмлек булачак. Программаны шулай ук гарәп телендә белем бирүче уку йортлары да куллана алачак.
Коръәннең рус теленә тәрҗемәсе шигъри формада башкарылган. Әлеге тәрҗемә Мисырдагы «Әл-Әзһәр» Ислам академиясе тарафыннан 6 ел дәвамында тикшерелгән. Галимнәр аны камил эшләнгән, дип тапкан һәм таратырга рөхсәт биргән. Әйтергә кирәк, моңа кадәр Ислам академиясе тарафыннан тикшерелеп, яклау тапкан рус теленә тәрҗемәләр юк иде.
Программа үз эченә Коръәннең гарәп телендәге төп нөсхәсен, аның русчага тәрҗемәсен һәм аңлатмаларны ала. Уңайлы булсын өчен, төп текстка аңлатмалар аерым ачыла. Программаны эшләүчеләр уңайлы булсын өчен кирәкле урыннарны билгеләп куя, Коръән текстыннан аерым сүзләрне эзли торганн функцияләр дә булдырганнар.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бер хәзрәт авызыннан
«Ураза ае Рамазан»
Рамазан фазыйләтенә багышланган