РФ Премьер-министры Владимир Путин Истамбулга эш сәфәренә китте. Ул Азиягә ышаныч арттыру һәм хезмәттәшлек буенча киңәшмәнең (СВМДА) пленар утырышында катнашачак.
Азия илләре оешмасына бүгенгә 20 дәүләт керә. Алар арасында Россиядән тыш, Мисыр, Израиль, Һиндстан, Иран, Палестина, Корея Республикасы, Кытай, Казахстан, Тайланд, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һ.б. илләр керә. Күзәтүче сыйфатында БМО, ОБСЕ халыкара оешмалары, Гарәп дәүләтләре лигасы һәм Вьетнам, Индонезия, Малайзия, АКШ, Украина, Япония һәм Катар дәүләтләре чыгыш ясый.
Россия Премьер-министры әлеге чарада доклад белән катнашачак. Шулай ук сәфәр вакытында кайбер ил җитәкчеләре белән очрашулар үткәрү дә каралган. «Россия Премьер-министры Владимир Путин Төркия премьеры Рәҗәп Таип Эрдоган, Төркия президенты Габдулла Гюль, Әзәрбайҗан президенты Илһам Алиев, Украина президенты Виктор Янукович, Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев белән очрашулар үткәрергә ниятли», - дип хәбәр итә матбугат үзәге җитәкчесе Дмитрий Песков.
Форум кысаларында Азиягә ышаныч арттыру һәм хезмәттәшлек буенча киңәшмә (СВМДА) составына тагын ике дәүләтне (Ирак һәм Вьетнам) алу, ә Бангладешны күзәтүче сыйфатында кабул итү расланачак.
2010-2012 елларда киңәшмәдә Казахстан рәислек итәчәк.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык