Төркиядә татар халык бәйрәме булган Сабантуйлар гөрли. 6 июньдә Сабан туе Төркиянең Истанбул шәһәрендә булды. Төрле милләт вәкилләре «Белград урманы» дип аталган гүзәл табигать почмагында җыелган иде.
Бәйрәмдә РФнең Төркиядәге вәкаләтле илчесе В.Ивановский, Россиянең Истанбулдагы Генераль консулы А.Ерхов, Истанбулның вице-губернаторы Мурат Кодҗабаш, Халыкара ТЮРКСОЙ оешмасы вәкилләре, Татарстан кунаклары катнашты.
ТР Президенты Р.Миңнехановның котлавын ТР мәдәният министры урынбасары А.Гайнетдинов һәм Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Р.Гиматдинов җиткерде. Татарстан делегациясе башлыгы Истамбулдагы «Идел-Урал татарлары мәдәнияте һәм ярдәмлеге» оешмасын, ТЮРКСОЙ Халыкара оешмасын билгеләп үтте. Шулай ук Төркиядә яшәүче татарлар да Татарстан Хөкүмәтенә олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Бәйрәмдә Татарстаннан килгән иҗат төркемнәре дә катнашты. Шулай ук рәссам Атилла Күнтүзнең шәхси күргәзмәсе дә эшләде.
Сабантуйда барлык милли уеннар, ярышлар да үткәрелде. Бәйрәмнең бизәге - көрәш ярышы иде. Баш батыр исеменә Истамбул университетын тәмамлаган Ринат Кәбиров лаек булды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык