Мәскәүдә мәзхәбләр дуслыгына багышланган конференция булачак

26-27 июньдә Мәскәүдә «Россия һәм Ислам дөньясы: мөселманнарның дуслыгы факторы буларак мәзхәбләрне якынайту» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция

БӘЙЛЕ
2010 Июн 08

26-27 июньдә Мәскәүдә «Россия һәм Ислам дөньясы: мөселманнарның дуслыгы факторы буларак мәзхәбләрне якынайту» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция үтәчәк. Чараны Россия Фәннәр академиясенең Шәрыкъне өйрәнү институты оештыра.

Конференцияне оештыру һәм үткәрүдә Стратегик һәм сәяси тикшеренүләр үзәге, Ислам фәне, мәдәнияте һәм мәгарифеен үстерү фонды, Ислам мәдәният үзәге, «Мәдинә» нәшрият йорты, ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты да катнаша.

Форум эшчәнлегенә Россия һәм чит илләрдән танылган дин, сәясәт белгечләрен җәлеп итү күздә тотыла. Конференциядә мәзхәбләр арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырту, исламның терроризмга мөнәсәбәте, диннәр дуслыгына ирешү юллары турында бергәләп фикер алышу, проблемаларны чишү юллары турында ачыктан-ачык сөйләшү булачак, дип белдерә оештыручылар.


avatar
1 Jacoby • 16:12, 2014 Янв 21
Too many compnimelts too little space, thanks!
Комментарийны калдырыгыз
avatar

Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12
Май 09
Май 09

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга











Әңгәмәләр
© 2009-2023 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе