«Азатлык» радиосы хәбәр итүенчә, быел Омскида Сабантуй бәйрәме хәмерсез үткәрелгән. Шәһәр күләмендә Сабан туе узган ял көнне, һәр елдагыча, авыл хуҗалыгы күргәзмәләре үткәрелә торган «Агро-Омск» паркында булып узган. Бәйрәмне Омски шәһәре хакимияте ярдәме белән өлкә Татар милли-мәдәни мохтарияте оештырган. Бәйрәмдә Татарстан кунаклары буларак Мөслим районы вәкилләре килгән. Милләттәшләребезгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламен Мөслим муниципаль районы башлыгы Ришат Хәбипов тапшырган.
Сабантуй Себер ягы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗановның хәер-догасы белән башланган.
Рәсми даирәләрдән Өлкә кануннар чыгару җыелышы депутаты Равил Бикбавов һәм «Бердәм Русия» партиясенең Омски бүлеге рәисе урынбасары, «Дуслык йорты» директоры Наталья Степанова халыкка котлау сүзе җиткергән.
Милли бәйрәмебез Сабан туе Омски өлкәсенең авыл-районнарда да үткәреләчәк. Быел да Сабан туе Усть-Ишем, Тевриз, Муромцево, Тара районнарында булачак.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык