Украина мөслимәләренә паспортка яулыктан фотога төшүне тыйганнар

Киев шәһәренең административ суды Бакчасарайда яшәүче Сусанна Исмәгыйлеваның шикаятен кире какты. Ул Украина Эчке эшләр министрлыгыннан паспортка яулыктан килеш фотога төшүне

БӘЙЛЕ
2010 Июн 08

Киев шәһәренең административ суды Бакчасарайда яшәүче Сусанна Исмәгыйлеваның шикаятен кире какты. Ул Украина Эчке эшләр министрлыгыннан паспортка яулыктан килеш фотога төшүне рөхсәт итүләрен сорап мөрәҗәгать иткән иде. Кырымда чыгучы «Возрождение» газетасы хәбәр итүенчә, суд эше 4 июньдә төгәлләнгән.

Материалларын тикшергәннән соң, суд С.Исмәгыйлеваның шикаятен канәгатьләндермәскә булган. «Суд мөслимәләрнең хокукы кысылмый, дип тапты. Нәтиҗәдә, алар алга таба да паспортка яулыксыз фотога төшәргә тиеш була», – дип билгеләп үтә газета. Шулай ук С.Исмәгыйлева әлеге суд карарына апелляция бирергә җыена, дип тә билгеләп үтә.

Украинада паспорт рәсмиләштерү Конституциядәге дини йолаларны каршылыксыз үтәүне гарантияләүче 35 маддәсенә һәм «Намус һәм дини карашлар иреге» турындагы законның 3 маддәсенә каршы килә.

Сүз уңаеннан, 2000 елда Россиядә дә шушындый ук очрак булган иде. Ул вакытта мөслимәләр шикаятен суд канәгатьләндерде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе