Мәскәүдә үтүче «Moscow Halal Expo 2010» I Халыкара хәләл күргәзмәдә Татарстан җитештерүчеләре дә катнаша. Республиканы «Пестречинка» ҖЧШ, «Чаллы — Бройлер» ҖЧШ һәм «Шәмәрдән ит комбинаты» ААҖ предприятиеләре тәкъдим итә.
Иртәгә күргәзмә кысаларында «Россиядә һәм дөньяда хәләл индустрия» Халыкара форумында ТР Диния нәзарәте каршында эшләп килүче «Хәләл» комитеты җитәкчесе дә чыгыш ясый. Аның докладының темасы «Татарстан мисалында Россиядә хәләл индустрия үсеше» дип атала.
Искәртеп үтәбез, күргәзмәдә хәләл продукция, көнкүреш товарлары, мөселманнар өчен кием-салым җитештерүче оешмалар катнаша. Шулай ук биредә туристлык, мәгариф, финанс өлкәсендә тәкъдим ителгән хезмәтләр турында да мәгълүмат алырга мөмкин. Күргәзмәдә Россия төбәкләреннән генә түгел, ә Германия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Белоруссия, Израиль, Индонезиядән килгән предприятие-оешмалар да үз товарларын тәкъдим итә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык