Бүген иртәнге 10.00 сәгатьтә «Крокус Экспо» күргәзмә үзәгендә «Moscow Halal Expo 2010» I Халыкара хәләл күргәзмә үз эшен башлап җибәрде. Чараны Россия Мөфтиләр советы Рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин ачып җибәрде. Шулай ук котлау сүзләре белән күргәзмәнең оештыру комитеты рәисе Рушан хәзрәт Габбасов. Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән кунаклар чыгыш ясады.
Алга таба «Россия — гарәп дөньясы» дигән темага дискуссия үткәрү ниятләнә. Ул «Әл-Джазир» телеканалының туры эфирында булачак. Дискуссиядә РФ Тышкы эшләр министры С.Лавров, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы Рәисе Е.Примаков, Россия Мөфтиләр советы Рәисе Р.Гайнетдин, РФ икътисади үсеш министры урынбасары С.Воскресенский катнашачак.
Күргәзмәдә хәләл продукция, көнкүреш товарлары, мөселманнар өчен кием-салым җитештерүче оешмалар катнаша. Шулай ук биредә туристлык, мәгариф, финанс өлкәсендә тәкъдим ителгән хезмәтләр турында да мәгълүмат алырга мөмкин. Күргәзмәдә Россия төбәкләреннән генә түгел, ә Германия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Белоруссия, Израиль, Индонезиядән килгән предприятие-оешмалар да үз товарларын тәкъдим итә.
Программа кысаларында «Ислам финансларның Россиядә үсеше» темасына Халыкара конференция, «Россиядә һәм дөньяда хәләл индустрия» дип аталган Халыкара форум, проектлар тәкъдим итү, мөселман киеме коллекцияләре күрсәтү булачак. Күргәзмәдә хәләл продукция җитештерү өлкәсендәге проблемалар, уңышлар, сертификат алу тәртибе, аны камилләштерү юллары турында да сөйләшү, фикер алышулар көтелә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка
Ир-хатын мөнәсәбәтләре