Түбән Камада «Мәрхәмәтлелек марафоны»

Бүген Түбән Камада «Мәрхәмәтлелек марафоны» акциясе башланды. Аны оештыру фикере белән Түбән Кама телевидениесе хезмәткәрләре һәм «Сабыйларга – сәламәт

БӘЙЛЕ
2010 Июн 04

Бүген Түбән Камада «Мәрхәмәтлелек марафоны» акциясе башланды. Аны оештыру фикере белән Түбән Кама телевидениесе хезмәткәрләре һәм «Сабыйларга – сәламәт йөрәк» хәйрия фонды чыкты.

Оештыручылар бер атна эчендә авыру балаларны дәвалау һәм тернәкләндерү өчен акча җыячаклар. Атна буе дәвам итәчәк марафон бер сәгатьлек телевидение эфиры белән башланып китте. Бүген туры эфирда медицина фәннәре кандидаты, кардиохирург Леонид Миролюб тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Иганәчеләрдән, шәһәр халкыннан акчалата ярдәм акциянең исәп-хисап счетына кабул ителә. Акчаны шулай ук Түбән Кама телерадиокомпаниясе бинасындагы терминалга да салырга мөмкин.

Татарстанда ел саен 400гә якын бала йөрәк авырулы булып туа. Статистика мәгълүматлары буенча, һәр мең баланың 10сы йөрәк авыруыннан интегә. Сүз уңаеннан, соңгы өч елда республикада мондый төр авырулы балалар 1,25 тапкыр арткан.

Казан Республика балалар клиник хастаханәсенең кардиохирурия бүлегендә ел саен 800 операция ясала. Шуларның 500 катлаулы исәпләнә. Мондый операцияләрнең 97 проценты нәтиҗәле. Казан йөрәк авырулы балаларга операция ясау үзәкләреннән берсе саналса да, бездә дә авырлыклар җитәрлек, ди табиблар.

Әлеге чара сабыйларга ярдәм итүдә нәтиҗәле булыр, дип өметләнә оештыручылар.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе