19-21 июнь көннәрендә Болгар музей-тыюлыгында халыкара фәнни форум узачак, дип хәбәр итә ТР Фәннәр академиясенең матбугат үзәге. Анда Татарстан, Россия тарихчыларыннан тыш, Украина, Болгария, Венгрия, Израильдән килгән галимнәр дә катнашачак.
Форумны ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” проекты инициаторы Минтимер Шәймиев, ТР Фәннәр академиясе һәм Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты оештыра.
Фәнни җыенның максаты – болгар цивилизациясе мәсьәләләре белән шөгыльләнүче белгечләрне берләштерү, Болгар музей-тыюлыгын мәдәни һәм туристик үзәк буларак үстерү, болгар цивилизациясенең башлангыч чорын тирәнтен өйрәнү.
Әлеге чара болгарларның матди һәм рухи мәдәнияты, аларның башлангыч чоры, үсеше һәм тышкы элемтәләре белән бәйле мәсьәләләрне карауга юнәлтелә. Форум эшчәнлеге Болгар тарихына, аның үсешенә кагылган берничә юнәлеш буенча алып барылачак.
Форумда катнашучылар болгар мәдәнияты традицияләре һәм аның Евразия цивилизациясендәге урыны, болгарларның тормыш-көнкүреше, шәһәр төзелеше һәм архитектурасы, археология һәйкәлләрен өйрәнүнең төбәк аспектлары, болгар дөньясының тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм үстерү турында фикер алышачак.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка
Ир-хатын мөнәсәбәтләре