Элистада РФ Суд приставлары федераль хезмәтенең Калмыкия буенча идарәсе һәм республиканың дин вәкилләре арасында килешү төзелде. Приставлар дин вәкилләре ярдәмендә бурычлы кешеләрне акылга китерергә җиеналар. Вәгазьләрдән соң аларның намуслары уяныр һәм гаеплеләр суд карарын үтәр, дип өметләнә приставлар.
«Безнең бурыч – дини традицияләрне саклау, гаиләне ныгыту, кеше хокуклары турындагы фикерләрне уңайга үзгәртү, җәмгыять каршындагы җаваплылыкны арттыру. Дин вәкилләре ярдәмендә без закон бозучыларның намусын уятырга һәм аларны суд карарын үтәргә үгетләргә җыенабыз», - дип белдерде документка кул куйганда Суд приставлары федераль хезмәтенең Калмыкия буенча идарәсе башлыгы Анатолий Таранов.
Калмыкия Мөселманнар диния нәзарәте Рәисенең урынбасары Гомәр Әлжуркаев суд приставлары белән хезмәттәшлек уңаеннан кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ничек тә яхшыртырга, мәрхәмәтлелек хисләрен пропагандаларга иде, дип белдерде.
Суд приставлары хезмәте башлыгы урынбасары Олег Бадма-Халгаев 2009 ел йомгаклары буенча суд приставлары тарафыннан бурычлы кешеләрдән 2 млн. сумга якын акча алынуы, 500 кешенең милке конфискацияләнү, 24 җинаять эше кузгатылу турында хәбәр итте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка
Ир-хатын мөнәсәбәтләре