Журналистлар дөреслекне язарга тиеш

Сер түгел, матбугатта дин әһелләренең мәкаләләрен күргәч, без, журналистлар, моны язарга хәзрәткә кем булышты...

Читайте также
2014 Янв 15
-Сер түгел, матбугатта дин әһелләренең мәкаләләрен күргәч, без-журналистлар, моны язарга хәзрәткә кем булышты икән дип уйлыйбыз. Яшермим: мин үзем дә, Илдар хәзрәт, Сезнең "Звезда Поволжья» газетасында дөнья күргән язмаларыгызны укыгач, шулай уйлаган идем. Баксаң, Сез студент чагында журналист һөнәрен үз иткән, хәтта Үзбәкстаннан Татарстанга кайткач, Лениногорск шәһәрендә яшәгәндә җирле "Независимая газета”да баш мөхәррир урынбасары булып эшләгәнсез икән. Шул вакытларыгызны хәтердә яңартыйк әле,-дип "Ярдәм” мәчете имам-хатибы, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитовка мөрәҗәгать иттек.

-Безнең Сырхан-Дәръя өлкәсендә "Заря Сурхана” дигән газета чыга иде. Мин бервакыт шунда шигырьләремне алып барган идем. Редактор урынбасары, карап чыкты да, аларны бастырды. Шигырьләр басылып чыккач, табигый, канатланып киттем. Урынбасар үзе дә, тагын алып кил, дип шалтыратты. Шулай алып килә башладым. Көннәрдән бер көнне ул, репортаж ясамыйсыңмы, дип тәкъдим итте. Бер мәктәп ачыла, шул тантанадан язма кирәк икән. Мин бардым да, күргәннәремне стенограмма шикелле язып бирдем. Икенче көнне карыйм: газетада матур гына язма чыккан. Алай түгел, болай язарга кирәк, дип нәсыйхәт сөйләмәсә дә, ничек язарга кирәклеген мин шуннан чамаладым. Мәктәптә укыганда ук мин шул рәвешле штаттан тыш хәбәрче булып киттем. Язуымны студент булгач та дәвам иттем. Анда төнге корректор, махсус хәбәрче булып та эшләдем. 1993 елда Үзбәкстаннан Лениногорскига кайттык. Кайткач, Лениногорскида гына түгел, нефть төбәгендә шактый популяр булган "Независимая газета” кулыма килеп эләкте. Дөрес, шәһәрдә "Заман сулышы”, "Заветы Ильича», «Новая волна» газеталары да бар. Тик миңа бәйсез дигәне күбрәк ошады. Редакциягә кергәч, мөхәррире, берәр язма язып кил әле, диде. Ул язмамны ошатты да, эшкә алды. Мин Термез дәүләт университетының урыс филологиясе факультетында укыдым. Дөрес, соңгы курсны Алабуга педуниверситетында тәмамладым. Үзегез беләсез: кечкенә хосусый газеталарда кеше аз. Җәй көне кеше ялга киткәч, көнаралаш чыга торган газетаны берүзем чыгарган чакларым да булды. Шактый болгавыр заман булса да, кызыклы вакыт иде. Теләсә нәрсә язып булды. Газетаны республикабызның көньяк-көнчыгышында яратып укыйлар иде дисәм, бер дә арттыру булмас. "Язмышлар чатында” дигән сәхифә алып барырга, судлардан репортажлар бирергә туры килә иде. Төннәрен милиция хезмәткәрләре белән рейдларга чыккан чаклар истә калган. Илдә башбаштаклык хөкем сөрсә дә, газета абруйлы булганга, хезмәт хакларын яхшы гына һәм үз вакытында түлиләр иде.

-Дини мохиткә ничек кереп киттегез? Дини газета-сайтлар оештыру фикере
ничек туды?

-Узбәкстанда яшәгәндә ике ел Бохарада дини гыйлем алган, курсларда укыган идем. "Мир араб” мәдрәсәсе каршында ике еллык ислам дине нигезләрен өйрәтү курслары эшли иде. Госман, Габдулла, Равил хәзрәтләрне укыткан остазлардан гыйлем алып калу бәхете насыйп булды миңа. Аннары Кәримов ул остазларны куып бетерде. 1995 елда, Лениногорскида яшәгәндә, Казанда Исхак хәзрәт Лотфуллинның "Кабан арты” мәчетендә оештырылган Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдә читтән торып укый башладым. Әле ул вакытта дин юлына кереп китәрмен дип уйламаган идем. Фәкать үзем өчен дип укыдым. Казанга күченеп килгәч, Биектау районының Озерный авылы мәчетендә имам булып эшләп алырга тәкъдим иттеләр. Бик матур мәчет. Катнаш авыл. Мин килгәнче, үзлегеннән укып-өйрәнгән бер бабай имам вазифасын башкарган булган. Миңа бу вазифаны тәкъдим иттеләр. Дөрес, Лениногорскида да бераз тәҗрибә туплаган, ул вакыттагы мөхтәсиб Равил хәзрәтнең ярдәмчесе булып эшләп алган идем. Шул вакытта дини мохиткә ныклап керә башлаган идем инде. Озерныйда бер ел эшләгәч, әлеге дә баягы Исхак хәзрәт чакырып алды да, ызгыш-тавыш бераз басылмасмы, ике-өч атна Казандагы "Болгар” мәчетендә эшләп ал әле, дип тәкъдим итте. Фәрит хәзрәт Сәлманның аннан әле яңарак кына киткән вакыты бу. Мин килгәндә, Илдус Гобәйдуллин дигән кешене анда имам итеп билгеләгәннәр иде. Аны халык кабул итмәде. Фетнә чыкты. Ярты халык аста – беренче катта, ярты халык өстә намаз укый. Аннары мөфти Госман хәзрәт Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеревне, менә сезгә Коръәнхафиз хәзрәт дип, мәхәлләгә тәкъдим итте. Без аның белән "Болгар” мәчетендә бер ел эшләдек. Мин икенче имам идем. Аннары, без киткәч, Илдус Фәиз килде.

-Болгардан ни сәбәпле киттегез?

-Мөтәвәллият рәисе Сафин дигән кеше иде. Бервакыт кешеләр килеп, әйдәгез, берегез имам булсын, икенчегезне мөтәвәллият рәисе итеп сайлыйбыз, дип кодалый башлады. Шәүкәт белән киңәшләштек тә, без килгәндә дә фетнә иде, әйдә кабат фетнә чыкмасын, әле без яшьләр, китүебез хәерлерәк булыр, дип икебез дә китәргә булдык. Табигый, ыгы-зыгылы, тавышлы мәхәлләдә эшлисе килми. 2002 елда инде мин "Сөләйман” мәчетенә имам булып килдем. Мансур хәзрәт тәкъдим итте анда. Әле ул вакытта бер катлы мәчет, мәхәлләдә кеше аз. Үземә ярдәмгә, эш күп булыр дип, Мәликә апамны да чакырдым.

-”Ислам инфо” газетасын ачу фикере шул көннәрдә тудымы?

-Менә карагыз: шәһәр читендә, күпләр белми торган Левченко бистәсендә "Сөләйман” мәчете бар. Гади халык түгел, дини даирәләрдә дә безнең мәчетне белүчеләр аз. Ничек танылырга соң? Үзебезне киң халыкка таныту эшен лазер принтерын юнәтүдән башладым. Шунда намаз вакытларын бастырырга тотындык. Анда мәчетебез турында бераз мәгълүмат урнаштырабыз. Ай саен аны Казан мәчетләренә тарата башладык. Таныштыру үзәге ачып җибәрдек. Шунда Мәликә ханым байтак егет-кызны башлы-күзле итте. Шулай үзебезне таныту эшенә керештек. Бер заман А – 4 форматындагы бер бит безгә бик кечкенә тоела башлады. Шуннан газета чыгару фикеренә килдек. Әүвәл "Мусульманский вестник» дигән газета чыга башлады. 7 ай чыгаргач, аны "Ислам инфо” дигән газетага әйләндердек. Башта айга бер мәртәбә, аннары ике тапкыр дөнья күрергә тотынды. Татарчасы да барлыкка килде. Аңа язылуны да оештырдык. Мактанып әйтмим: бу газета беренче көненнән үк диярлек үз укучысын тапты. Шалтыратып рәхмәт әйтүчеләр дә, сүгүчеләр дә бар. Чөнки без вәсвәсәли дип шайтанга карикатуралар урнаштыра башлаган идек. Аны берәүләр ошатса да, икенчеләр, ислам динендә рәсем ясау дөрес түгел, дип кире какты. Шул рәвешле без шактый киң танылдык. Ел чамасы нәшер ителде бу газета.

-Хәзер Сезнең "Ислам-инфо” дигән электрон газета гына калды бугай?

-Безнең бүген "Инфо-ислам.ру” - урысча, "Татар-ислам.ком” дигән татарча сайтларыбыз бар. Аннары безнең "Зур Казан.ру”, "Ислам.ру” сайтлары, әле "Ярдәм.ру”, "Ярдәмтат.ру” корпоратив сайтларыбыз да эшләп килә. Аларны күп укыйлар.

-Илебездәге ислам сайтларының сыйфаты ни дәрәҗәдә? Радикаль ислам сайтлары нигә активрак, традицион исламыбызны пропагандалаучы сайтлар ни өчен сүлпәнрәк икән?

-Чынлап та, традицион сайтлар юк дәрәҗәсендә. Алар бармак белән генә санарлык. Бу мәсьәләгә дәүләт даирәләре дә, Диния нәзарәте дә игътибарлырак булсын иде. Без моңа җиңелрәк карыйбыз шул. Ә менә теге радикаль сайтлар, чынлап та, актив. Күрәсең, аларның кайдан булса да керемнәре бар. Аларның сайтлары шактый сыйфатлы. Анда төрле видеороликлар да күрергә мөмкин. Аларны эшләү хәйран кыйбатка төшә. Ә без рәхмәт сүзе өчен эшлибез. Электрон мәгълүмат кырында без алардан нык калышабыз. Менә мин үзем булдыра алган кадәр акча да табам, журналистларны да тотам. Традицион мәзһәбебезне әйдәүче сайтлар эшләсен, электрон мәгълүмат кырында бушлык булмасын дим.

-Хәзер Сез шактый зур вазифада, мөфти урынбасары да. Диния нәзарәте эшчәнлегендә электрон мәгълүмат тарату җәһәтендә эшләүне нигә төп юнәлешләрнең берсе итеп алмаска?

-Мөфтият эшләми түгел, эшли. Мөфтият каршында оештырылган "Хозур” нәшриятында электрон сайтлар да эшләп килә. "Азан” радиосы, "Дин вә мәгыйшәт” газетасы, "Шура” журналы да үзенчә тырыша. Әмма бу гына җитми әле. Бу бик аз. Тегеләрнең дистәләгән, йөзәрләгән мәгълүмат органы эшләп килә. Андагы журналистлары да үткен телле. Әйе, без дә тырышабыз. Тәҗрибәле журналистларны тотабыз, яңалыкларны үз вакытында җиткерү максаты белән эшлибез. Мәгълүматлар, нәсыйхәтләр көн саен алышынып тора. Диндә булган проблемаларны аңлатабыз, радикаль секталарны фаш итәбез. Әйтик, безнең "Инфо-ислам” сайтына көненә берничә мең кеше кереп укый. Кызыксынучылар, хат язучылар күп. Шул ук вакытта дәүләттән бик күпне өмет итү дә дөрес түгел, күрәсең. Чөнки дин хөкүмәттән аерылган. Безгә башка мөмкинлекләр эзләргә, Рафаил Хәкимов язганча, ак байларны табарга, җәлеп итәргә кирәк. Ничек тә бу эшне туктатырга ярамый. Сез дөрес әйтәсез: "Иман” ислам мәдәнияте мәркәзе оештырган сайтлар да эшләп торсын, бетмәсен иде. Алар да кирәк.

-Менә Сез гавамга әйтәсе сүзегезне "Традицион ислам: кризистан чыгу юллары» дип атап, халыкка китап рәвешендә җиткерергә булгансыз. Китап шушылай аталган икән, димәк, традицион исламыбыз торгынлыкта. Торгынлыкның билгеләре нинди? Аннан ничек чыгарга?

-Без күп вакытны югалттык. Яшьләрнең шактые төрле секталарга, радикаль юнәлешләргә кереп китте. Күп эшләнде дип мактансак та, бүген кризис кичерәбез. Аны танымыйча булмый. Аны танып, чыгу юлларын эзләргә кирәк. Укыту системасын, мәгариф эшчәнлеген, социаль эшчәнлекне җайга салып кына кризистан чыгарга мөмкин. Шушы юнәлешләрне тәфсилләп аңлаттым, шәт, укыган кеше аңламый калмас.

-Кама аръягы районнарында бик үк гади булмаган вәзгыять традицон исламыбызның торгынлыкта икәнен күрсәтә түгелме?

-Кызганычка каршы, андагы хәлләр дә – кризисның бер мисалы. Бу төбәктә сәләфчеләр, башка төрле агымнарга кергән егетләр бик күп. Аларның күбесе – иярүчеләр генә. Аларның барысы белән дә эшләргә кирәк. Активрак эшләсәк, нәтиҗәсе булмый калмас. Әйтик, колонияләргә эләккән радикаль егетләр тик ятмый, дәгъват кала. Азат ителеп чыккач, фикерләрен иректә тараталар. Шуңа күрә колонияләрдә дә эшләргә кирәк. Колония җитәкчеләренә дә шундый мәсьәлә барлыгын аңлату зарур. Дин әһелләренә анда ешрак барып, дөрес исламны җиткерү өчен зуррак мөмкинлек бирсеннәр иде. Мин үзем колонияләргә барып, дәгъват кылып йөрмәсәм дә, әйтик, Түбән Камадагы колония белән даими элемтәдә торам. Заманында анда газетабыз күп таралганга, безгә еш язалар; китап, намазлык сорыйлар. Рамазан аенда аларга итләтә, ризыклата булышабыз. Хәтта Пермьнән, Ханты-Мансидан ярдәм сорап, хатлар килә безгә.

-Бу киң колачлы эштә без-журналистлар, ни-нәрсә башкара алабыз? Бездән, мөселман-татар журналистларыннан, нәрсә таләп ителә?

-Дин турында язучы татар журналистлары бик дәрәҗәле булырга тиеш. Алар, беренчедән, исламны аңларга, икенчедән, дөреслекне язарга тиешләр. Мөгаен, кайвакытта эшне җайга салу өчен тәнкыйть итәргә дә кирәктер.

Әңгәмәдәш – Рәшит МИНҺАҖ

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе