
Коръәндәге бик күп аятьләрдә юмартлыкка, булган малыңнан өлеш чыгарырга, мохтаҗларга садака бирергә чакыра: «Без сезгә биргән малдан мохтаҗларга һәм Аллаһы юлына бирегез – сездән берегезгә үлем килмәс борын, үлем килгәч, ул кеше әйтер: «И, Раббым, минем үлемемне аз гына вакытка кичектерсәңче, садакалар бирер идем һәм башка изгелекләрне эшләп, яхшы кешеләрдән булыр идем». Аллаһы сезнең һичберегездән әҗәлне кичектермәс, әгәр аның әҗәле килсә. Аллаһы сезнең барча эшләрегездән хәбәрдардыр» (Коръән, 63:10-11).
Менә шушы аятьтә искәртелгәнчә, кеше бу дөньядан киткәч, саранлыгы, комсызылыгы аркасында бик каты үкенәчәк. Төзеп бетермәгән йорты, сатып алынмый калган машинасы өчен һич үкенмәячәк. Ә менә бирергә мөмкинлеге булып та бирелми калган садакалары өчен аның күңеле сыкрар. Садака – бик олуг дәрәҗәдәге изгелекләрнең берсе, чөнки кеше иң яраткан малын, байлыгын башкалар белән бүлешә, бу гамәл кеше нәфесе өчен бик авыр. Шуңа да ул Аллаһыга якынайта торган иң хәерле гамәлләрдән санала.
Кешене садака бирүдән туктата торган сәбәп – ул фәкыйрьлектән курку. «Садака бирсәм, акчам кими, үземә калмый» дигән фикерләр тотып тора безне. Әмма белегез, бу – шайтанның бер вәсвәсәсе генә. Раббыбыз әйтте бит Коръәндә: «Сез садака биргән чакта шайтан сезгә фәкыйрьлекне вәгъдә итә һәм, малыгыздан өлеш чыгаруны тыеп, яманлыкны-саранлыкны әмер итә. Ә шул ук вакытта Аллаһы сезгә, фәкыйрьләргә биргән садакаларыгыз бәрабәренә, гөнаһларыгызны ярлыкауны, фазыйләтле мал артуны вәгъдә итә. Аллаһы — һәрнәрсәне Үзенең рәхмәте белән чолгап алучы Киңлек Иясе. Ул — бар нәрсәне белүче Гыйлем Иясе» (2:268). Садака бирү, аятьтә әйтелгәнчә, малыбызның артуына һәм акчабызны бәрәкәтле итүгә сәбәп булып тора. Ихластан Аллаһы юлында фәкыйрь-мохтаҗларга күпме генә ярдәм итсәк тә, Аллаһы әлеге гамәлебезне хәерлесе белән кайтарачак. «Әйт: «Минем Раббым теләгән бәндәсенә киң ризык бирер, теләсә, шул ук кешегә ризыкны тар кылыр. Тиешле урыннарга, Аллаһ ризалыгы өчен яхшы нәрсәләрдән садака бирсәгез, Аллаһы аның урынына (йә дөньяда, йә ахирәттә), әлбәттә, яхшысын бирер, Ул – Аллаһы – ризык бирүчеләрнең хәерлеседер» (Коръән, 34:39). Шуңа да садака биргәндә «акчам кими, үземә калмый», дип уйларга ярамый, киресенчә, булган малыбызга бәрәкәт кенә иңәчәк. Моңа Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в) хәдисе дә дәлил, ул: «Садака малны киметми», – дип әйтеп калдырган (Мөслим).
Әмма шунысы да бар, хәер биргәндә үзебез яраткан яхшы, сыйфатлы нәрсәләрдән бирергә кирәк. Тормыштан бер мисал китерик әле. Берсендә шулай, балаларга бәйрәм оештырырга әзерләнәбез. Бүләк җыябыз. Берәү үз кибетендәге ватык, брак уенчыклар бирде. «Бу уенчыкларны сатып булмый инде, алар – ватыклар. Сезгә бирәм, хәердән китсен», – диде бу. Без аптырашта калдык. Ярышта тырышып җиңгәч, ватык уенчык тоттырсалар, бала күңеле рәнҗемәсме? Ә сатучының үз баласына шул ватык уенчык эләксә, аңар ошар идеме икән? Нишләп без үзебезгә ошамаган, кулланмаган, күңелгә ятмаган нәрсәләрне хәердән, садакадан китә, дип уйлыйбыз соң? Мондый кешеләрне Аллаһы тәгалә Коръәндә кисәтә: «Әй, иман китерүчеләр! Кәсеп итеп тапкан малларыгызның яхшысыннан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләрдән Аллаһы тәгалә юлында өлеш чыгарыгыз. Начарын өлеш итеп чыгаруны тели күрмәгез. Сез бит аны, үзегезгә бирелгән очракта, чыраегызны сытып, күзегезне йоммыйча алмас идегез. Аллаһының Бай һәм Мактау Иясе икәнен белегез (2:267)».
Шулай ук, гошер садакалары биргәндә дә кайберәүләр үзләре ашамый торган бозыла башлаган яшелчәдән өлеш чыгаралар. Әмма үзеңә ашарга ярамагач, башка кеше ничек ашасын соң инде аны?! Бу гамәлебез изгелектән китәрме икән соң? Аллаһы тәгалә Коръәндә әйтә: «Яраткан нәрсәләрегездән садака итеп өлеш чыгармыйча, изгелек савабына ирешә алмассыз. Дөреслектә, сез нәрсәдән генә өлеш чыгарсагыз да, садака итеп нәрсә генә бирсәгез дә, Аллаһы аның турында белеп тора. Ахыйрәттә Ул, һичшиксез, биргәнегезгә күрә кайтара (Коръән, 3:92)».