
Нәзарәтнең Голәмәләр һәм Казыйлар шурасы вәкилләре нисаб, фитыр һәм фидия сәдакалары күләмнәрен дә билгеләде.
Зәкят
Зәкят түләү өчен дин әһелләре нисабны – 720 мең сум (алтын буенча) диде;
. Зәкят ул – мал-мөлкәттән (байлыктан) фәкыйрьләр, мохтаҗлар өчен бирелә торган билгеле бер күләмдәге сәдака, «чистарту» дип тәрҗемә ителә. Ирекле, балигъ, үз акылында булган һәм үзенең бу бурычы бар икәнен белүче һәр мөэмин-мөселман зәкят түләргә тиеш.
Зәкят җиде төрле әйбердән түләнә: алтын-көмеш, сәүдә, җиләк-җимеш һәм яшелчә, маллар (мөгезле эре терлек һәм мөгезле вак терлек), файдалы казылмалар, табылган хәзинә. Кыйммәтле кәгазьләрдән дә, алтын, көмеш һәм акчадан түләнгәндәге кебек үк – 2,5 процент күләмендә түләнә. Зәкят түли башлауның минималь микъдары, ягъни, нисабы бар. Әгәр дә кешенең алтыны, көмеше, кыйммәтле кәгазьләре, әйләнештәге товарларының күләме нисабтан артса – ул бар бу мөлкәте суммасының 2,5 процентын зәкят итеп түләргә тиеш.