Ул чын Укытучы. Зур хәрефтән Укытучы!

«Өлкән укытучы», «Укытучы-методист», «Хезмәт ветераны» исемнәренә лаек Мәрьямбикә Сәрдәр кызы бүгенге көндә «Гайнетдин» мәдрәсәсе җитәкчесе. Остаз берничә йөз кешегә шәригать гыйлемен бирә, аның ярдәме белән күп кеше дингә килә. Нәрсәләр очраткан үз юлында Мәрьямбикә апа?

БӘЙЛЕ
2023 Июн 19

«Өлкән укытучы», «Укытучы-методист», «Хезмәт ветераны» исемнәренә лаек Мәрьямбикә Сәрдәр кызы бүгенге көндә «Гайнетдин» мәдрәсәсе җитәкчесе. Остаз берничә йөз кешегә шәригать гыйлемен бирә, аның ярдәме белән күп кеше дингә килә. Нәрсәләр очраткан үз юлында Мәрьямбикә апа?

Питрәч район үзәгеннән 10 километр ераклыкта иң зур һәм иң борынгы авылларның берсе урнашкан. Архив кәгазьләрендә язылганча, Шәле авылы Казан ханлык вакытларыннан билгеле. Мәгариф турында әйткәндә, авыл мәктәбенең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. 1773-1775 нче еллардагы крестьяннар восстаниесе чорында ук Шәледә мәчет-мәдрәсәләр булуы мәгълүм. Революциягә кадәр 2 мәчет һәм алар каршында 2 мәдрәсә эшләп килүе билгеле. Аларның берсе 1870 нче елда ачылган. Моның турында М. А. Мулюков һәм З. З. Мифтахов «Шәле таңнары» китабында язалар.

Бүгенге көн турында әйтсәк, авылда ике гомуми белем бирү уку йорты, ике мәчет һәм бер мәдрәсә эшләп килә. Мәктәптә дә бәясез белем биргән, дини белемне таратуга да зур өлеш керткән остаз турында аерым әйтмичә булмас. Садыкова Элиза Сәрдәр кызы зур хәрефтән Укытучы. Без, «Гайнетдин» мәдрәсәсе укучылары, аны Мәрьямбикә апай дип беләбез.

Якты яз көннәренең берсе. Кояш нурлары күзне чага, ә җылы җил мәдрәсәгә юлны күрсәтә сыман. Мин бүген шунда ашыгам. Ничек 9 яшьтә мәдрәсә турында белдем, шул вакыттан мин дини белем алу юлыннан барам. Уку йортын тәмамлаганга инде 7 ел, ләкин мәдрәсәгә беренча аяк баскан көн әле дә күз алдымда. «Килгәлә инде»,  — дип еш әйтәләр күрешкәндә укытучыларым. Авылда булганда мин мәдрәсәгә кунакка барырга ашыгам. Ничә еллар үтсә дә, мине хаман да укучы бала кебек каршы алалар. Мәрьямбикә апа гел ялтырап торган ак яулыктан, яшел озын күлмәктән.

Күл алдымда «Гайнетдин» мәдрәсәсе. Уку йортын әйләндереп алган яшел рәшәткә ишеген ачып, шундый сурәт күзәтәм: ике малай сүрә кабатлый.

«„Әд-Духә“ сүрәсен мин бүген бер хатасыз сөйләп бирәм! Атна буе кабатладым, белемнәремне күрсәтергә әзер! »,  — ди кара чәчле озын буйлы 8-9 яшьлек малай дустына. Кыскарак буйлы шулай ук кара чәчле иптәше үз чиратында «әл-Фил» сүрәсен кабатлый.
Ә бит андый балалар белән мәдрәсә тулган! Шундый уйлар белән мин уку йорты ишеген ачтым. Барысы да нәкъ беренче килгән көнне кебек: стеналарда искиткеч матур һәм зур шамаилләр эленеп тора. Берсен мәдрәсәгә Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин бүләк итә. Шәледә «Гайнетдин» мәдрәсәсе ачылу зур вакыйга була. Равил хәзрәт анда үзе дә катнаша. Ул шул көнне мәдрәсәгә Аллаһның 99 исеме тасвирланган картина бүләк итә. Күп кунаклар җыела. Мәдрәсәне салдыручы Йолдыз абый дини уку йорты җитәкчесе итеп Мәрьямбикә апаны тәкъдим итә. Остаз үзе күп еллар дәверендә балаларга мәктәптә рус теле һәм әдәбияты фәннәреннән белем бирә. Ә барысы да нәрсәдән башлана соң?

Садыкова Элиза Сәрдәр кызы 1943 елда Актаныш районында дөньга килә.  9 сыйныфны тәмамлагач, ул Перьмның 43 нче мәктәбенә барып белем ала.

Дәресләрән соң чәй эчергә утыргач, остаз үзе сөйләп китте:

— Уку йортын тәмамлаганнан соң 1961 елда укыта башладым. Мине рус теле һәм әдәбияте укытучысы итеп билгеләделәр.  1967 елда Пермь дәүләт педагогик институтын тәмамладым. Шул ук елны Пермь өлкәсе Березово районы Копчиков урта мәктәбенә мине укытучы итеп билгелиләр. Тормыш иптәшеп Мөхәммәт белән кавышкач, без Татарстанга кайттык. Монда берничә мәктәпләрдә эшләдек, ә яшәдек Казанда.  1977 елда Шәле мәктәбенә укытырга кайтабыз. Мөхәммәт тарих укытучысы, ә мин рус теле һәм әдәбияте укытучысы буларак. Шулай без Шәледә төпләндек.  40 елдан артык минем стажым бар.

Ә бит Мөхәммәт абый оста укытучы гына түгел, ә шагыйрь дә! Журналист булып та эшли ул. Питрәч районы Шәле авылы язучысы Мөхәммәт Садыйков 1934 нче елның 12 маенда Питрәч районы Күн авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1968-1969 нчы елларда Казанда «Социалистик Татарстан» газетасында эшли.  1972 нче елда Шәле урта мәктәбенә укытучы булып кайта. Мәктәптә эшләгән дәвердә куп бүләкләр белән бүләкләнә. Мөхәммәт Хәмит улы Садыйков — «Россия Федерациясенең мәгариф Отличнигы». Авылда һәм районда хөрмәткә ия кеше. Аның актык чыккан китабы «Туган як җылысы» исемен йөртә. Ул җыентыкта өч йөздән артык шигырь бар. Аларның һәрберсе Мөхәммәт абыйның йөрәк түреннән ургылып чыккан бик мәгънәле иҗат җимешләре.

Күн һәм Шәле — туган изге төбәк,

Мин бит ике авыл баласы.

— Монда туган, ускән, эшләгән,  — дип

Исән чакта язып каласы. (М.  Садыков «Туган ягым»)

Бүгенге көндә «Гайнетдин» мәдрәсәсендә Мәрьямбикә остазның мәктәптә укыткан укучылары да белем бирә. Мәктәп елларын искә алып, менә нәрсә дип сөйли Рәзинә апай:

Мин, Кашапова Рәзинә Идият кызы, Садыкова Элиза Сәрдәр кызының укучысы. Элиза Сәрдәр кызы, бүгенге көндә Мәрьямбикә остаз, минем сыйныф җитәкчесе, шулай ук рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Апай безнең бик тәлапчән, гадилекне ярата торган төгәл укытучы булды. Без аны хөрмәт итә идек. Аның матур озын чәчкләре бүгенгеседәй күз алдымда тора. Үзе кыска гына буйлы. Апай гел биек үпчәле сапоги, озын итәк киде, толымын чәч артына зур итеп чолгап куя иде. Дәрестән тыш вакытларда без апайны якын дус итеп күрдек, чөнки ул безне уку елы ахырларында экскурсияләргә алып барды, ул безгә бик кызыклы хикәяләр, тарихлар, кызыклы хәлләр сөйләде. Әлегеседәй истә, бишенче сыйныйны тәмамлагач, шушы асфальт юлы буйлап, казан күтәреп, Мишә буена төшеп киттек җәяү апабыз җитәкчелегендә. Анда Мишә буенда учак ягып, консервадан аш пешереп, тәмләп ашап утырып кайттык. Ял иткәндә, ашап-эчкәндә, ул безгә гел ниндидер кызыклы, чын барлыкта булган хәлләрне сөйләде. Апай янында җыеылышп утыру үзе бер рәхәт булды.

Аннан соң ул миндә укытучылыкка, рус теле һәм әдәбияте укытучысына барырга өмет уятты. «Кызым, син бит булдырасың, әйдә әле, рус теле бер вакытта да бетми ул»,  — дип әйтте. Мин кияүдә булып, ике балам булган килеш Мәрьямбикә апайның киңәшләрен тотып Педагогик университетына укырга кердем.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсен бетергәч, Мәрьямбикә апай өлкән абыстай булып эшли башлады. Остаз минем балаларымны да укытты.

Апай инде 14 ел «Гайнетдин» мәдрәсәсендә өлкән абыстай булып эшли. Аның педагогик белеме булу сәбәпле, ул үз таләпләрен куя, оештыра белә, программалар буенча эшләтә, дәресләр тәртибен төзетә. Ул чын Укытучы. Зур хәрефтән зур Укытучы!

Укытучы ул — икенче әни. Әнигә сөйләмгән серләрне, әни белән сөйләшмәгән сүзләрне мин апай белән сөләштем, аның белән киңәшләштем. Хәзер дә без аның белән сөйләшәбез, хәлләр белешәбез. Аның киңәшләрен гел истә тотам. Бәйрәмнәр белән дә котлап, хәлләрен белеп торам. Ул үзе Актаныш кызы. Шәлегә килеп, Мөхәммәт абый белән ничә еллар авыл халкын агарту өстендә эшли алар. Алдан дөньяви белем бирсәләр, инде хәзер дини белем бирәләр. Апайны мин зур кеше дип әйтер идем, мин аның турында китап та языр идем, чөнки ул бик зур шәхес, мин аның белән горурланам, мин аны бик хөрмәт итәм, бик яратам.

Лаеклы ялга чыккач, Мәрьямбикә апай зур эшен дәвам итә. Ул дини белем бирә башлый. «Гайнетдин» мәдрәсәсен 200гә якын укучы тәмамлап чыга, авыл балалары дини-әхлакый тәрбия алып үсә.

Менә шулай Мәрьямбикә апай мәдрәсә ачылуы туырында ишеткән беренче көннәрен искә ала. Дини уку йорты җитәкчесе буласын белмәгән бит әле остаз ул вакытта:

— Лаеклы ялга чыккач, 2007 елда мин «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга кердем, 2011 елда тәмамладым. Шуннан соң Шәле авылында Равил Гайнетдин исемен йөрткән мәдрәсәдә җитәкче булып эшли башладым.  14 ел инде без апаларны, балаларны Коръән укырга өйрәтәбез. Авылда мәдрәсәне ачканчы, Йолдыз Гайнетдинов мине чакырып алды. Әле ул вакытта мин «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең икенче курс студенты идем. Инде беренче чакырган көнне үк ул миңа зур планнары турында сөйләде. Сүз мәдрәсә төзү турында бара иде. Элек бу урында аның әти-әнисенең төп йорты булган. Җирне саткан булганнар, ләкин аны кире кайтарып, Йолдыз монда мәдрәсә салырга уйлаган. Шул вакытта мин аңладым: безне зур эш көтә. Авыл халкының дини белем алу мөмкинлеге буласын аңлагач, миннән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр ул вакытта.

Күпме балага белем бирде ул. Остазның иң беренче укучыларының берсе дә укутучысы турында сөйләп китте:

— Мин, Гөлшат, КМК тәмамладым, хәзер кияүдә, ике кызым бар. 2011-13 елларда «Гайнетдин» мәдрәсәсендә белем алдым. Ул вакыт хәтирәләре әле дә минем йөземдә елмаю уята. Остазлар безне гарәп алфавитына, Коръән уку кагыйдәләрен өйрәттеләр. Мәрьямбикә апай гел вәгазьләр сөйли иде. Ул безгә бик күп нәрсәдә үрнәк булып торды. Хәзер дә аның киңәшләрен мин еш искә алам. Ул белемне без аңлый алырлык итеп бирә белде. Ул дингә этергеч булды. Бик кызык иде безгә укуы. Мең рәхмәт остазыбызга.

Хәзерге көннәрдә Мәдрәсәдә укучы Даша:

Даша, 10 яшь, балалар группасы, 2 сыйныф:

— Без гаилә белән 1 ел элек элек Татарстанга күчеп килдек. Үзебез Коми республикасыннан. Мәдрәсәдә мин мин үзем өчен күп яңалыклар ачтым. Минем белем дәрәҗәсен белер өчен, беренче көнне минем белән аерым утырдылар. Күп вакыт үтмәде, икенче сыйныфка күчерделәр. Алдан дини белем алган идем, шулай ук укытучылар белән онлайн әзерләндем. Ошамады түел, ләкин «Гайнетдин» мәдрәсәсендә мин үземне күбрәк ача алам сыман. Укытучылар миңа бик ошый. Мин алга таба да монда йөрергә телим.

Инде дәресләр бетте, балалар барлык белемнәрен күрсәтергә өлгерделәр Укытучыларның йөзләрендә елмаю, чөнки алар күрәләр — эшләренең нәтиҗәсе бар. Остазлар белән саубуллашып, мин дә кайтырга юлга чыктым. «Гайнетдин» мәдрәсәсе инде 14 ел эшләп килә. Күпме кеше белем алды, ә күпме тагын алачак. Иң мөһиме — бу эш белән янып торучылар бар. Мәрямбикә апайның өметләре чынга ашты.

Ләйлә Хәйруллина


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе