Төркиягә барып кайткан Тәлгать хәзрәт белән әңгәмә

Күптән түгел, Татарстанның Биектау мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин, ТҖМДН вәкиле буларак, Төркиядә булып кайтты.

БӘЙЛЕ
2012 Май 28
Күптән түгел, Татарстанның Биектау мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин, ТҖМДН вәкиле буларак, Төркиядә булып кайтты. Тәлгать хәзрәт белән Төркиядәге татар авылы тормышы турындагы әңгәмәне тәкъдим итәбез.

- Тәлгать хәзрәт, сез Төркия белән күптәннән таныш икәнен беләбез, ә бу сәфәрегезгә нәрсә сәбәп булды?

- Беренчедән, Төркиядә бу көннәрдә Халыкара гарәп теле бәйгесе узды. 20 май көнне Истамбулда бәйгенең җиңүчеләрен котлау тантанасында безнең илдән дини вәкил буларак катнаштым. Әйтергә кирәк, бу бәйге бик югары дәрәҗәдә узды: катнашучылар гарәп теле грамматикасы, лексикасы белән генә чикләнеп калмыйча, гарәп телендә театраль тамаша, шигъри һәм чәчмә әсәрләр укуда да көч сынашты. Икенчедән, Төркиядә яшәүче милләттәшләребез Измир, Маниса шәһәрләреннән ерак түгел Гүрсү авылында яңа мәчет салган. Шул мәчетнең ачылу тантанасында Татарстаннан дин әһелләренең дә килүен теләп, мөфтиебезгә хат язганнар һәм миңа бу тантанада да катнашырга насыйп булды.

- Төркиядә сезнең килүегезне ничек кабул иттеләр?

- Төркия халкы бик кунакчыл, ачык икәнне бу илдә булып кайткан һәр кеше дә беләдер. Безне дә бик җылы каршы алдылар, Истамбулның күренекле урыннарын, музей, мәчетләрен күрсәтеп, тарихын сөйләделәр, милли ризыклары белән сыйлап кунак иттеләр. Ә татар авылына килгәндә, гомумән, куптән күрешмәгән туганнарын күргән шикелле шатландылар.

- Без - татарлар- бөтен дөнья буйлап чәчелгән халык. Бугенге көндә төрле вакытта, төрле сәбәпләр аркасында туган йортларыннан чыгып китеп чит илләрдә тормыш итүче татарларны ишетеп беләбез. Сез барган авылга татарлар кайчан барып урнашкан, ничек дөнья күрәләр, туган якларын сагыналармы, аларның тормышы безнекеннән нәрсә белән аерыла?

- Тукай заманында ук бәхет эзләп киткән һәм чит илдә берничә нәсел гомер иткән татарлар белән танышу бәхетенә ирештем. Мондагы татарлар бик эшчән, динле. Алар бакчаларында виноград үстереп, киптерәләр, аннан йөзем сатып көн күрәләр. Биредә бүгенге көндә 150 татар яши. Шуның 70 е- ир-ат һәм алар бер генә җомганы да калдырмый, мәчеткә йөриләр. Гүрсү авылыннан чыккан 6 татар имамы Төркиянең төрле мәчетләрендә эшли. Район үзәге Алашәһәрдәге иң зур мәчетнең имамы һәм мөәзине дә татар кешеләре икән. Төркиягә хас бер үзенчәлек бар: имамнар, мөәзиннәр Коръән-хәфиз булсалар гына дини хезмәткә алыналар, димәк, мәчетләрдә эшләүче татар имамнары да Коръән-хафизләр. Үрнәк алырлык түгелме соң бу? Татарстандагы татар авылында, хәтта шәһәрләрендә ничә андый имам бар икән? Әйтүе кыенрак...

- Чыннан да, уйланырлык хәл бит бу. Безнең чит илдәге милләттәшләребез Коръән ятлап, динен таратып, милләтен үстереп, төрки халык арасында хөрмәткә ирешеп татар халкынын данын яклый.

- Алар татар моңы белән әйтелгән азаннан, Коръән укудан бик хисләнделәр,татарча вәгазь сөйләгәндә картрак бабайларның күзләрендә яшь бөртекләре ялтыраганын күрдем. Бәлки, алар татар сөйләмен ишеткәч, монда күчеп килгән әти-әниләрен искә алганнардыр... Ә мондагы татар диаспарасы тарихын яхшырак аңлау өчен, сезгә, шушы җирлектә туып үскән, милләт өчен янып-көеп яшәүче Бахзат Акташ әфәнденең хатын тапшырам:

(хатны Казан диалектына яраклаштырырга тырыштык)

"1890 елларда Татарстаннын Бөгелмә каласының Өби авылы һәм янәшәсендәге төрле авыллардар дини гыйлем, бәхет эзләп, туган җирне ташлап, Төркиядә Күтаһә вилаятенең(районы) Әфәнде Күпресе авылына килеп урнашканнар. Дистәләрчә татар кешесеннән бер төркем (60 кеше чамасы) милләттәшебез бу авылда йорт салырга җир җитмәү сәбәпле, 1954елда җәмәгать белән бүген Маниса вилаятенә караган Алашәһәр бистәсеннән 10км ераклыкта яңа бер татар авылы оештыралар. Килгән елларда ук мәчет салалар, әмма бу мәчет еллар узу белән бик таушала һәм бу авылның ихтыяҗларын канәгатьләндерми башлый һәм төзекләндерү, яңарту мөмкинчелеге дә калмый. Шул сәбәпле 2010 елның март аенда авыл халкы белән җыелып, бу мәчетне җимереп, яңа мәчет төзүне башладылар.Үз тырышлыгы, малы белән Гүрсү авылы татарлары ике елда яңа мәчетне төзеп бетерәләр. Мәчетне ачу мәҗелесенә без, Төркиядә яшәүче милләттәшләребез, әби-бабаларыбызның, телебезнең туган ягы - Татар иленнән дин әһелләренең булуын теләдек. Аллаһның рәхмәте, Татарстанн Биектау мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин безнең чакыруыбызга җавап биреп, безгә туган телебездә вәгазь сөйләп, татар моңы белән Коръән укып шатландырды. Шулай ук мәчет ачу тантанасында Алашәһәр каймаками(район башлыгы) Sn.Musa Uslan, Алашәһәр мөфтие Sn.Mehmet Yiğit'in хәзрәт тә килделәр. 2012 елның 22маенда Өйлә намазыннан соң Коръән укып, дога кылып, мәчет яңадан халык өчен хезмәт итәргә ачылды. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм ризалыгы булсын!"

Бу авылда яшәүче иң өлкән буын кешеләре Татарстаннан әти-әниләре белән бала чакта ук киткәннәр һәм инде шуннан соң туган җирләрендә беркайчан да була алмаганнар. Алар Ватаныбыз Татарстанга кайнар сәламнәр тапшыруымны үтенеп сорады. Төркиядә яшәүче милләттәшләр исеменнән барыгызга да "Әссәләмү гайләйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкәтуху!" Кадерле, дин кардәшләрем! Динебезне яклыйк, телебезне саклыйк, иманлы тормыш алып барыйк!

- Тәлгать хәзрәт, сезнең белән аралашуга без бик шат, чит илдә милләттәшләребезнең тормышы турыда сөйләвегез, сәламнәр тапшыруыгыз өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез! Киләчәктә хезмәтегезгә уңышлар, гаиләгездә бәхет теләп калабыз!

Әңгәмәдәш - Лилия Сафина

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе