Шайтанның сәләте кешенекеннән зурракмы?

Җеннәр, шайтаннар – ул Аллаһы Тәгалә барлыкка китергән һәм кеше күзенә күренмәгән җан ияләре. Коръәни Кәримдә һәм Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хәдисләрендә алар уттан яратылган дип килә. Әр-Рахмәән сүрәсенең 15нче аятендә Аллаһы Тәгалә болай диеп әйтә: “Җеннәрне исә төтенсез саф уттан яралтты”. Фәрештәләр Аллаһның карышусыз коллары, Аның барлык кушканнарын да үтәүчеләр булса, җеннәр асыллары Һәм рәвешләре белән кешегә охшаган. Әт-Тәхрим сүрәсенең 6нче аятендә Аллаһы Тәгалә болай диеп әйтә: “Аның өстендә каты табигатьле һәм көчле фәрештәләр бар. Алар үзләренә әмер ителгән нәрсәләрдә Аллаһка каршы төшмиләр һәм әмер ителгәнне үтиләр”.

БӘЙЛЕ
2025 Май 19

Шайтанның сәләте кешенекеннән зурракмы?

Җеннәр, шайтаннар – ул Аллаһы Тәгалә барлыкка китергән һәм кеше күзенә күренмәгән җан ияләре. Коръәни Кәримдә һәм Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хәдисләрендә алар уттан яратылган дип килә. Әр-Рахмәән сүрәсенең 15нче аятендә Аллаһы Тәгалә болай диеп әйтә: “Җеннәрне исә төтенсез саф уттан яралтты”. Фәрештәләр Аллаһның карышусыз коллары, Аның барлык кушканнарын да үтәүчеләр булса, җеннәр асыллары Һәм рәвешләре белән кешегә охшаган. Әт-Тәхрим сүрәсенең 6нче аятендә Аллаһы Тәгалә болай диеп әйтә: “Аның өстендә каты табигатьле һәм көчле фәрештәләр бар. Алар үзләренә әмер ителгән нәрсәләрдә Аллаһка каршы төшмиләр һәм әмер ителгәнне үтиләр”.

Җеннәр иманлы һәм имансызларга аерылалар. Имансызлары шайтаннар дип атала һәм Иблис гаскәрен тәшкил итәләр. Бу хакта Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) төрле хәдисләрендә дә әйтелә. Аларда ул, иманлы җеннәргә зыян китермәү максатыннан, теге яки бу гамәлләрдән тыелып калырга өнди.

Җеннәр дә, кешеләр кебек үк, Аллаһка табыну өчен генә барлыкка китерелгәннәр. Аятьләрнең берсендә бу хакта болай диелгән: “Җеннәрне һәм кешеләрне Миңа табынсыннар өчен генә барлыкка китердем» (Коръән, 51:56).

Җеннәр зур тизлек белән хәрәкәт итә алалар. Бу хакта Коръәни Кәримдә Бәлкыйс патшабикәнең тәхетенә кагылышлы аятьләр бар. Бәлкыйс Пәйгамбәр Сөләйман галәйһиссәлам дәгъват иткән диннең нинди икәнлеген күрер өчен, халкын һәм бөтен хакимнәрен җыеп Пәйгамбәргә килергә юлга чыга. Пәйгамбәр Сөләйман галәйһиссәлам үзенең тирәсендә булганнарга: “Алар миңа мөселманнар хәлендә килмәс борын, миңа Бәлкыйснең тәхетен кайсыгыз алып килә?» – диеп сорый. Бәлкыйснең тәхетен китерергә таләп иткәч, җеннәрдән бер гыйфрит әйтте: «Син урыныңнан тормас борын, мин аны сиңа алып килермен, мин бит моңа бик көчле һәм ышанычлымын». Янында Тәүрат һәм Зәбүр кебек алда иңдерелгән китаптан гыйлеме булган (Асаф ибне Бәхрия исемле тәкъва) кеше: «Карашың сиңа кире кайтмас борын, мин аны алып килермен», – диде (Ән-Нәмл сүрәсе, 39-40 аятьләр).

Бу очракта күрәбез гыйлеме булган кеше җенгә караганда тәхетне тизерәк алып килә.

Сөләйман Пәйгамбәр (галәйһиссәлам) хөкем иткән вакытта Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәргә җеннәрне буйсындырды. Сәбә сүрәсенең 12нче аятендә Аллаһы Тәгалә болай диеп әйтә: “Давыд галәйһиссәламнең улы Сөләйманга (галәйһиссәлам) – җилне буйсындырдык. Без аның өчен Йәмән җирләрендә булганда өч көн, өч төн фонтан кебек ургылып торган бакыр чишмәсе агыздык. Җеннәрдән шундыйлары бар иде, Раббысының рөхсәте һәм әмере белән аның алдында эшлиләр иде. Алардан кайсысы Безнең Сөләйманга (галәйһиссәлам) итагать итү әмеребездән тайпылса, бер фәрештә селтәгән ут камчысы белән аңа ут газабыннан татыттыра идек”.

Шулайук шайтаннар сихерчегә ризык китерә ала – мәсәлән, бушлыктан өстәлдә ризык барлыкка килә. Ләкин моны Аллаһы Тәгалә дә эшли ала, Мәрьям галәйһәссәләмгә биргән кебек. Шайтан кешене һавада эленеп тора торган итеп күтәрә ала. Шайтан киләчәкне әйтергә мөмкин. Аларның Сөләйман пәйгамбәр вакытыннан ук калган, күктә фәрештәләрне тыңлап ишеткән мәгълүматлары бар. Үткәнне бик әйбәт беләләр. Киләчәкне – төгәл түгел, бутыйлар. Шуңа күрә сихерче үткән турында бик төгәл әйтеп бирә. Киләчәк буенча исә бутый-болгата башлый. Аллаһы Тәгалә Әл-Җинн сүрәсенең 8-9 аятьләрендә болай диеп әйтә: “Җеннәр сүзләрен болай дәвам иттеләр: “Без күккә ирешергә һәм аның халкының сөйләгәннәрен тыңларга теләдек, ләкин аның фәрештәләр кебек куәтле сакчылар һәм йолдызлардан купкан ут кисәкләре белән тулы булганын күрдек тә, аннан куыл дык. Элек без, фәрештәләр үзара сөйләшкән яшерен хәбәрләрне тыңлап торыр өчен, аның кайбер урыннарында мәҗлесләрдә утыра идек. Ләкин хәзер Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) җибәрелгәннән соң, арабыздан кем дә булса күк хәбәрләрен тыңларга маташа, аны күзәтеп торган ялкынлы ут кисәге булганын күрә. Әл-Хиҗр сүрәсенең 17нче аятендә Аллаһы Тәгалә болай диеп әйтә: “Ләкин өсле-өсле баскан шайтаннарның берсе фәрештәләр арасында сөйләнгән сүзне яшеренеп кенә тыңласа, аның артыннан шунда ук йолдызлардан купкан ап-ачык бер ут кисәге иярә”.

Кешеләрдән ишетергә мөмкин: “Мине шайтан бутады, мин гаепле түгел”. Аллаһ Раббымыз безгә ихтияр көче биргән, һәм һәр кеше үзен гонаһ кылудан тыя ала. Ән-Ниса сүрәсенең 76нче аятендә Аллаһы Тәгалә болай диеп әйтә: “Шайтанның хәйләсе бик көчсез”. Ибраһим сүрәсенең 22нче аятендә Аллаһы Тәгалә болай диеп әйтә: “Җәннәт әһеле – җәннәткә, җәһәннәм әһеле җәһәннәмгә кертелеп, хисап бирү белән бәйле мөһим эш хәл ителгәч, шайтан әйтте: «Һичшиксез, Аллаһ сезгә хак бер сүз белән вәгъдә бирде. Мин дә сезгә: “терелү юк, хисап юк, була калса да, потлар сезнең өчен шәфәгать кылачак”, – дип әллә никадәр буш вәгъдә бирдем. Әмма мин сезгә биргән сүзне боздым. Минем бит сезнең өстән бернинди көчем дә юк иде. Мин сезне бозык юлга өндәдем генә, сез бозыклыкка тартылып миңа җавап бирдегез. Мине тиргәмәгез, үзегезне тиргәгез. Мин сезнең хәзер чиккән газабыгыздан котылуыгыз өчен сезгә ярдәм итә алмыйм. Сез дә мин төшкән хәлдән котылуым өчен миңа ярдәм итә алмыйсыз. Һичшиксез, моңарчы дөньяда мине һәр сүземне тыңлап, Аллаһы Тәгаләгә тиңдәш кылуыгызны бүген инкяр итәм”.

Аллаһ Раббымыз Коръәни Кәримдә һәм Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) үзенең хәдисләрендә, безләрне шайтаннардан саклану ысулларына өйрәтеп калдырганнар. Шайтаннан сакланыр өчен биш вакыт намаз, Коръән сүрәләрен һәм төрле зикер-догаларны укырга кирәк. Алар бигрәк тә “Бәкара” сүрәсеннән, әгүзү-бисмилләһ сүзләреннән куркалар. “Бәкара” сүрәсе укыла торган йорттан шайтан кача. Шул ук сүрәнең 255нче аяте – “Аятел-көрси”не укып йөргән кешегә шайтан зыян китерә алмый.

Нурислам Кучкаров. "Ярдәм" мәчете имамы. 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе