Остазлар һәм шәкертләр

Коръән сүзләре белән бу чараны Чувашстан мөселманнары Диния нәзәрате Рәисе Мансур хәзрәт Хайбуллов башлап җибәрде. Ул мөселманнарны Ватанны сөючеләр дип белдерде. Шулай ук дини кешеләр Россия президентының 2023 елны "Укытучылар һәм остазлар елы" дип игълан итүен үз иткәннәр. 

БӘЙЛЕ
2023 Авг 04

Россия мөселманнарының рухи җыелышы Чувашстандагы Батыр районы Шыгырдан авылында "Халыклар дуслыгы" паркында шәкертләр бәйрәм ясады. Мәскәү, Русиянең Үзәк өлеше вә Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәтләре, аларга багълы булган мәхәлләләр исеменнән дини балалар һәм аларның ата-аналары, туганнары, дуслары, остазлары бәйрәмгә куилде. Чит яклардан да кунаклар шактый иде. 

Шыгырдан авылы "Халыклар дуслыгы" паркының ипподромында атлар чабышы да узды

Коръән сүзләре белән бу чараны Чувашстан мөселманнары Диния нәзәрате Рәисе Мансур хәзрәт Хайбуллов башлап җибәрде. Ул мөселманнарны Ватанны сөючеләр дип белдерде. Шулай ук дини кешеләр Россия президентының 2023 елны "Укытучылар һәм остазлар елы" дип игълан итүен үз иткәннәр. Ә Чувашиядә 2023 ел "Бәхетле балачак елы" дип игълан ителгән. Шәкертләр бәйрәме дә, мәхәлләләрдә алып барылучы укулар да, башка чаралар да шул елның мәдәни кысаларына таман гына туры килгән. Чувашия мөфтияте һәм дини идарәсе халык белән дә, дәүләт белән дә тыгыз мөнәсәбәттә эшли. Шулай да өстен куелучы юнәлеш бар: балаларга белем бирү һәм укытучыларны зурлау! 

Мансур хазрат Хайбуллов: Год счастливого детства

Россия мөселманнары Җыены мөфтие ярдәмчесе Илнур хәзрәт Гайнетдинов Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов исеменнән бик күп сәламнәр һәм бик күп рәхмәтләр әйтте.

Чувашстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Ильяс хәзрәт Сафиянов; "Хөрмәтле авылдашлар, хөрмәтле кунаклар, сезне барыгызны да бәйрәм көн белән тәбрик итәм. Бу бәйрәмнәр безнең халыгыбызда бердәмлелекне тагын да арттырсын. Шундый теләктә булып калабыз",- диде. 

В ЧУВАШИИ МАСШТАБНО ПРОШЕЛ РЕСПУБЛИКАНСКИЙ "ПРАЗДНИК ШАКИРДОВ"

 

Кунакка килгән Фагыйлә Шакирова Чувашия Республикакүләм “Шәкертләр Бәйрәмендә” чыгыш ясады. Блогер бәйрәмне күреп сокланып гаҗәпләнде, бик күп котлауларын җиткерде: "Менә шундый милли бәйрәмнәр оештырып, үзегезнең балаларыгыз белән татар телендө сәйләшеп, аларга туган телне өйрәтеп үстерәсез. Ата-аналар, хөрмәтле әби-бабайлар, сез менә дигән кешеләр. Сеез булганда милләтебез яшәр әле".



 

Соңыннан Фагыйлә Шакирова: "Эксклюзив! Шыгырдан шау итте! Шәкертләр бәйрәменә бардым! Чуашстанга сәяхәт!" исемле сәяхәт фильмын ясап урнаштырды.  

Татар көрәше – милләтебезнең аерылгысыз бер өлеше. Көрәштә җиңү яулаган батырларны бүләкләү тантанасы да матур узды. Батыр көрәшчеләр яхшы бүләкләр белән данланды.  

Г


2023 елда «Шәкертләр бәйрәме»юбилейлы 20 нче тапкыр үткәрелде. Республиканың төрле мәхәлләләрендә җәйге рухи курсларда балалар «Гөлстан» мәдрәсәсе раслаган программа буенча укыйлар. Бәйрәм көнне аларга алган белемнәрен күрсәтергә мөмкинлек бирелдек. Төрле мәхәлләләргә йөргән балалар командаларга берләшеп, үзара ярыштылар. Алар бик ныгытып әзерләнгән иде. 

«

 

Шәкертләр бәйрәменең» максаты һәм бурычлары – ислам динен популярлаштыру, яшь буын өчен диннең кыйммәтләрен күтәрү һәм традицион дини, мәдәни, тарихи кыйммәтләр нигезендә балаларны тәрбияләү. Бу бәйрәм гореф-гадәтләрне үстерүдә, яшьләргә динебезнең ассылларын өйрәтүдә зур роль уйный.

 

әкШәкертләр бәйрәмендә» килгән кунакларны кызыклы уеннар, дини вәгазьләр, ярышлар, аттракционнар, бүләкләр һәм башка күп әйберләр көтте. Бәйрәмдә төрле яшьтәге шәкертләр катнашты..

«Бишектән ләхеткә кадәр белем алыгыз», - дигән сөекле Пәйгамбәребез (сәлаллаһү галәйһи үәссәлләм)..

 

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе