 
Казанда «Ярдәм» мәчетенә корбанга сыер, сарыкларга заказ биреп була.
Без барысын да шәригать кушканча чиста итеп чалабыз, аннары моҗтажларга таратабыз, юксылларга ашатабыз.
Корбан чалу кемнәргә тиеш дигәндә, дин әһелләре: “Корбан чалу — ул күбрәк социаль әйбер. Социаль яктан кешеләргә файдасы булсын дип эшләнә. Һәм шуңа күрә Коръән китабында Аллаһы Сөбханәкә Тәгалә ул кешенең балигатькә җиткән кеше булырга тиешлеген әйтә. Шәригатебездә ул 13-15 яшь.
Әгәр дә аның үз акчалары бар һәм нисабка җиткән икән, аңа корбан чалу ваҗиб була. Аннан соң ул азат кеше булырга тиеш. Әгәр дә ул төрмәләрдә утыра икән, акчасы булса да, аңа корбан чалу ваҗиб булмый. Ягъни чалмаса, аның өстендә гөнаһы булмый”, — дип аңлата.

| Корбан чалу кемнәргә тиеш? “Корбанны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалсагыз, шушы һәрбер ит кисәге, һәрбер йоны, һәрбер канның тамчысы сезгә истигъфар, мәгъфирәт булып, Аллаһы Тәгалә сезнең хата-гөнаһларыгызны гафу итәчәк, ди. Ягъни без гаилә исеменнән чалабыз икән, Аллаһы Сөбханәкә Тәгалә бөтен гаиләне гафу итәчәк, Алла боерса. Әгәр берәр әрвахка багышлап чалабыз икән, шушында Аллаһы Сөбханәкә Тәгалә шушы әрвахны гафу итеп, иншаллаһ, аларга җәннәтләрен бирер дигән өметтә калабыз”, — ди хәзрәтләр. Корбанлык нинди булырга тиеш? Корбанлыкка сарыклар, кәҗәләр, сыер һәм үгез суярга ярый. Кәҗәгә бер яшь тулган булырга тиеш. Сарыклар зур гәүдәле булып күренә икән, ярты еллык булса да чалырга рөхсәт ителә. Сыерлар һәм үгезләргә ике яшь тулган булырга тиеш. Дөяләрне корбанлыкка китерү рөхсәт ителә. Мөгезле эре терлекне җиде кеше җыелып, корбанга чала ала. Эре терлекне чалганда, барлык кешеләрнең дә корбанлыкка дип ниятләве кирәк. Әгәр берәрсе булса да иткә дип кушыла икән, бу корбанлыктан китми.Корбанлыкның тышкы кыяфәтенә карата да шартлар куела. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: “Сез сарыкны сайлаганда иң яхшысын сайлагыз”, — ди. «Аның мөгезләре сынмаган, койрыгы өзелмәгән булырга, күзе күрергә тиеш. “Корбан сүзен тәрҗемә итсәк, без Аллаһ ризалыгы өчен иң яхшы булган, иң кадерле булган әйберен биреп, Аңарга корбан итәбез, Аллаһы Тәгаләгә якынрак булабыз. Шуңа күрә әгәр дә сарыгы, сыеры берәр зыянлы икән, ул корбанга туры килми. Һәм аны чалудан файдасы булмый”, — ди Казандагы хәзрәтләр. | 
| Игьтибар: корбанлыкны моннан сорарга, заказ итәргә була: https://yardemfond.ru/zakazat-kurban/ . Без барысын да шәригать кушканча чиста итеп чалабыз, аннары моҗтажларга таратабыз, юксылларга ашатабыз. Белешмәләр өчен телефоннар: +79274021970 Сарыклар сую өчен. +79047609950 Сыерлар өчен. Шулай ук суелган корбан итен «Ярдәм» мәчетендә туплау бара. Мәчет аны мохтаҗларга ашата. Бу турыда монда укырга була: https://yardemfond.ru/?p=23465 . | 


 Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк». КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы. Ул тиле түгел!..
Ул тиле түгел!.. Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем" Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы Милләтара дуслык, Ватан теле
Милләтара дуслык, Ватан теле Тәкъвалык хакында
Тәкъвалык хакында Тәравих намазы
Тәравих намазы Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый? Хөсәен Фәезханов
Хөсәен Фәезханов Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы Рамазан ае - сабырлык ае
Рамазан ае - сабырлык ае Дуслар
Дуслар Килен - кайнана
Килен - кайнана Рухи чисталык
Рухи чисталык