Казанның “Мәрҗани” мәчетендә һәм мәхәлләсендәге яңа имам-хатыйб кем ул? Мәчет имамы итеп мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Татарстанның көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров эшли. Аңа Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин теләктәшлек күрсәтә.
Равил хәзрәт кем ул? Каян пәйдә булган?
Равил хәзрәт Зөфәров 1973 елның 4-нче июнендә Аксубай районы Иске Ибрай авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң армия сафларында хезмәт итә. 1994-1996нчы елларда Норлат мәдрәсәсендә укый, урта һөнәри дини гыйлем ала. 1997 елда эшкә керешә: Аксубай бистәсе Үзәк мәчете имам-хатыйбы һәм Аксубай районы имам-мөхтәсибе итеп билгеләнә. Равил хәзрәт шулай ук «теология» юнәлеше буенча Россия ислам институтын тәмамлый. 2016 елда Татарстанның көньяк төбәге казые итеп билгеләнә. 2019 елның маеннан – мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе, 2021 елдан – Татарстан Мөфтие урынбасары вазифасында. 2023 елда Равил хәзрәт Зөфәров Казан шәһәре Кабан арты мәчетенең имам-хатыйбы итеп сайлана.
- Равил хәзрәт Зөфәров Татарстан Республикасының дәүләт һәм иҗтимагый оешмалары тарафыннан бирелгән бүләкләргә ия. Мисал өчен, 2017 елда аңа Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты, 2021 елда Татарстан мөселманнары корылтаенда ТАССРның 100 еллыгы медале, 2023 елда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тарафыннан Рәхмәт хаты тапшырыла. Равил хәзрәт Зөфәров өйләнгән, ул алты бала тәрбияләп үстерә.
-
Равил хәзрәт Зөфәров өйләнгән, ул алты бала тәрбияләп үстерә.
- Авыл халкы телендә «ч», «ж» урынына «ц», «з» авазлары актив кулланыла. Мәсәлән:
«Цирмешән», «кецкенә», «цегендер», «пецән цапкан вакытлар», «зыен* (җыен урынына),
«Цаллы» елгасы һ. б.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бер хәзрәт авызыннан
«Ураза ае Рамазан»
Рамазан фазыйләтенә багышланган