Илдар Баязитов: “Традицион ислам – динебезнең нигезе”

Нәрсә ул традицион ислам? Аны ничек үстерергә? Рамазан ае “Сөләйман” мәчетендә ничек узды? Бу турыда мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов белән интерью укырга тәкъдим итәбез.

БӘЙЛЕ
2012 Авг 14
Нәрсә ул традицион ислам? Аны ничек үстерергә? Рамазан ае “Сөләйман” мәчетендә ничек узды? Бу турыда мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов белән интерью укырга тәкъдим итәбез.

- Илдар хәзрәт, Рамазан ае мәчетләрнең халык өчен социаль файдалы яки бөтенләй эш алып бармавын күрсәтә. Моны мәчетләрдә узган ифтарларлар аша бәяләп була. “Сөләйман” мәчете Рамазанны ничек каршы алды?

- Рамазанга берничә ай алдан әзерләнә башлыйбыз. Ифтар оештырырга кешеләр җыела башлый. Һәр Рамазанда сукырлар өчен уку курслары башлана. Укырга төрле төбәкләрдән сукырлар килә. Моңа яхшылып әзерләнергә кирәк. Башка еллардагы кебек көн саен халык өчен зур ифтарлар оештырып киләбез.

Халык гыйбадәт кылырга да күп килә. Рамазанны күбрәк догада үткәрергә кирәк. Рамазан – гыйбадәт ае. Шуңа халыкка мәчеттә һәр яктан мөмкинлек тудырырга кирәк. Быел Рамазан аенда ифтарга халык күбрәк килә башлады. Урыннар да күбрәк әзерләдек.

- Казан үзәгендә урнашкан мәчетләрдә (Мәрҗанидән кала) ифтарлар да уздырмыйлар. Казан кырыенда урнашкан мәчеттә ифтар үткәрү өчен спонсорларны ничек табасыз?

- Бездә Рамазан аена бер ай кала ифтар оештырырга урын беткән иде. Беркемнән дә ифтар үткәрегез дип сорап йөрмибез, үзләре килеп тәкъдим итә. Чөнки безнең мәчеттә ифтар ашлары 10 ел бара, шуңа бу инде традициягә әйләнде. Үзебенең ифтар оештыручыларыбыз бар. Аннан Аллаһ ризалыгы өчен эшләсәң, Аллаһ үзе булыша, бәрәкәт бирә. Без шуңа ышанып эшлибез, Аллаһ Тәгалә беркайчан да ташламас.

- Илдар хәзрәт, бүген мәчетләр күбрәк рухи үзәкме, әллә социальме?

- Аның икесе дә кирәк. Шулай да рухият мөһим. Ләкин социаль эш белән дә шөгыльләнмичә булмый. Социаль эш булмаса, салкын мәчеттән рухи үзәк ясап булмый. Кешенең рухы булгач, ул кешеләргә булыша. Чөнки динебез кешеләргә ярдәм итәргә чакыра. Һәрбер мөселман социаль яктан файдалы булырга тиеш. Без моны формула итеп кулланыбыз.

- Казанда бөтен мәчетләрне дә “Сөләйман” кебек эшләтеп була дип саныйсызмы?

- Башкалар өчен җавап бирә алмыйм. Шуны белик – теләсәң, эшләп була. “Сөләйман” мәчетенең бик авыр чаклары булды. Элек лагерьлар оештырганда, балаларны ашату турында борчыла идек. Аннан: “Әйдә башлыйк, Аллаһ Тәгалә ташламас дип”, эшне башлый идек. Аллаһ чыннан да ташламады. Безнең гомер аның кулында.

- Илдар хәзрәт, “Сөләйман” мәчете 10 елдан нинди булыр? Нинди планнар бар?


- Алла боерса, яңа мәчетебез, анда сукырларны тернәкләндерү үзәге булыр дип өметләнәбез. Мәчет Серов-Колахмәт урамында төзелеп килә. Исән чакта кешегә файдалы булырга язсын! Әгәр гамәлләр кылабыз икән, алар үзебез өчен. Гомер кыска – уза да китә, гомерне бушка уздырмасак иде.

- Казанда Рамазан рухы бармы?

- “Сөләйман” мәхәлләсендә кайнап ятабыз. Левченко бистәсендә аерым Рамазан рухы бар. Монда күп кеше ураза тота, дога кылалар, намаз укыйлар. Мәчеттә ашлар үткәрелә, кеше җыела.

- Хәзер дәүләт дәрәҗәсендә традицион исламны үстерү турында сөйлиләр. Сезнең мәчет – традицион, сез – традицион татар-мөселман имамы. Традицион исламны үстерү өчен нинди чаралар күрергә кирәк?

- Эшләргә кирәк! Һәр эшнең нәтиҗәсе булыр. Аның өчен тырышлык кирәк. Традицион ислам - Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча яшәү, кешеләргә булышу, мәхәллә принцибын саклау. Һәрбер кеше белән эшләргә кирәк. һәр кеше белән элемтә булырга тиеш. Шул очракта имамның абруе була, аннан халык аның артыннан бара. Кызганыч, гыйлемле яшьләр халык белән эшли белми, әллә теләми. Бабайлар белән ызгыш килеп чыга, фетнә башлана. Традицион ислам – динебезнең нигезе.

- Илдар хәзрәт, “Сөләйман” мәчете дәүләт белән иң оста диалог алып барган мәчет санала. Сере нидә?

- Дәүләттән эшләгән эшне яшермибез, күрсәтеп торабыз. Район хакимияте белән бергә эшлибез, кунакка чакырабыз. Уразаның бер көнендә мәчеткә җитәкчеләр җыела. Былтыр 100гә якын җитәкче җыелган иде.

- Мөселман өммәтен ничек берләштерергә, хәзрәт?

- Бер-беребезне аңларга, халык сүзенә колак салырга, бердәм булырга кирәк. Фетнәләрне туктатырга кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, эшләргә кирәк! Шул чакта бәхәсләргә вакыт калмас, безне бар халык яратыр!

Илдар хәзрәт Баязитов белән Тимер Сәгыйтов сөйләште

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе