“Ярдəм” хәйрия фондында быелгы уңыштан Казан шәһәрендә яшәүче мохтаҗлар өчен гошер сәдакасы таратыла башлады. Аларга яшелчәләр бирелде. Ярдәм алучылар арасында ялгыз пенсионерлар, аз керемле, шул ук вакытта күп балалы, физик мөмкинлекләре чикле балалар үстерүчеләр, тол хатыннар һәм авыр тормыш сынауларына дучар булучылар бар иде.
Исегезгә төшерәбез, Нәзарәтнең “Ярдəм” хәйрия фонды гошер җыюны дәвам итә.
Гошер ул – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт.
Гошер җыю кампаниясендә катнашу өчен, бакчаңда җыеп алынган уңышның бер өлешен республика районнарының үзәк мәчетенә алып килергә кирәк – ул мохтаҗларга тапшырылачак.
Гошерне җыю һәм тарату белән Казанда “ “Ярдəм” хәйрия фонды да шөгыльләнә. Фондта меңнән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора, аларның барысына да – күпбалалы, тулы булмаган, аз керемле, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә – гошер тапшырылачак. Гошер тапшырып хәйрия акциясенә кушылырга теләүчеләр +78432230359 яки +79600480778. телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бер хәзрәт авызыннан
«Ураза ае Рамазан»
Рамазан фазыйләтенә багышланган