Дин ул – XXI гасырда кешенең котылуы

Теге яки бу дин төркеменә керү — дингә ышанучы кешенең хисләре чагылу гына түгел, ә этник һәм гражданлык ягыннан формалашу итеп кабул ителә. Ислам дине өстенлек алган илләрдә төп кыенлыкларның берсе булып, радикаль идеологияләрнең таралуы санала

БӘЙЛЕ
2024 Фев 14

Дин ул – XXI гасырда кешенең котылуы – Камил хәзрәт Сәмигуллин

Россия һәм ислам дөньясы: экстремистик хәрәкәтләрнең глобальләшүенә җаваплар эзләү  бара.

Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, ислам — һәрдаим үсештә булган дин буларак, бөтен дөньяның дин һәм сәясәт белгечләренең һәрвакыт игътибары үзәгендә. “Дөньяда 1,5 млрд мөселман яши, алар Җир шары халыкларының 23 процентын тәшкил итә. Сәясәт белгечләре юкка гына сәясәт — масса булган җирдә барлыкка килә, димиләрдер. “Салкын” сугыш тәмамланганнан соң, дөньяда дин иреге артты. Бу, беренче чиратта, Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләрендә “кызыл” идеологиянең бетүе белән бәйле”, - ди мөфти. Аның фикеренчә, бу күренешләр җәмгыятьтә дә чагылыш табып, “үзенчәлекле” булуның бер өлешенә әйләнде.

“Теге яки бу дин төркеменә керү — дингә ышанучы кешенең хисләре чагылу гына түгел, ә этник һәм гражданлык ягыннан формалашу итеп кабул ителә. Ислам дине өстенлек алган илләрдә төп кыенлыкларның берсе булып, радикаль идеологияләрнең таралуы санала”, - ди Камил хәзрәт Сәмигуллин.

“Дин ул — XXI гасырда кешенең котылуы. Дин генә кешене фәрештәләр дәрәҗәсенә күтәрә, һәм ярату, сабырлык, хөрмәт, гафу итә белү, кеше хокуклары, ирекле булуны өстен күрә”, - дип искәртте мөфти. Шулай ук Камил хәзрәт ислам динендә булган мәсьәләрне фәнни-теоретик яктан өйрәнергә ярдәм итәр дигән өмете булуын да ассызыклый.

Татарстанда һәм Россиядә булган мәсьәләләргә тукталыйк. Мондый проблемаларга ул мөселман дини оешмалары эшчәнлеген координацияләүче бердәм үзәк булмау тора. Кайбер җирләрдә 5-6 мөфтият бар һәм алар үзара һәрвакытта да килешеп бетмәскә дә мөмкин. Дин әһелләрен әзерләү проблемасы да бар. Совет чорында бу традицияләр туктатылган иде. Шуның нәтиҗәсендә, белгечләрнең чит илләргә китеп укуы һәм башка милләт идеологияләрен Россиягә алып кайтуын билгеләп үтик.

 

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе