-Идрис әфәнде, Сезгә күрмәгән килеш Чечняга барып кайтулары җиңел булмагандыр?
-Чечняга барулары хәзер авыр түгел, поездлар йөреп тора. Без Казаннан ике кеше чыгып киттек. Рабигуль-әүвәл, ягъни Мәүлет ае иде. Пятигорскига хәтле поездда бардык. "ГАЗель»гә утырып, тагын 3 сәгать баргач, Грозныйга барып җиттек. Ул зур булмаган чиста, матур кала.
-Чиста, матур кала димәктән, синең күзләрең күрми бит әле. Ул матурлыкларны ничек шәйләдең?
-Әйе, минем күзләрем күрми, анысы. Тик күңел күзе дигән нәрсә бар бит әле. Андагы мохит, мөнәсәбәт ошады, аяк асларындагы кирәкмәгән нәрсәләргә дә бәрелмәдем. Янымдагы дуслар җирдә, асфальтта тәмәке төпчекләре, чүп-чар юк диделәр. Грозныйда яңа йортлар төзелгән. Мин анда яшәүче сукыр дусларыма кунакка бардым. Кайчандыр алар белән Казандагы "Сөләйман” мәчетендә бергәләп динебез исламны өйрәнгән идек.
-Грозныйда гайре табигый хәлләргә юлыкмадыгызмы?
-Әйе, булды андый хәл. Безне дустыбыз Давуд Грозныйда каршы алды. Шунда яныбызга полиция хезмәткәрләре килеп, кая баруыбызны сораштыра башлады. Минем белән Казаннан килгән күзле дусның сакалы озын иде. Инде чечен дустыбыз Давудның: "Мине дә алыгыз үзегез белән”,-дип әйтеп торуына карамастан, алар Давудны калдырып, Казаннан килгән дустыбызны полиция участогына алып киттеләр. Без инде, әлбәттә, бу хәлгә бик борчылдык. Ул шактый озак тоткарланды анда. Бераздан авызын ерып килеп җитте. Аннары шул мәгълүм булды: документларын карагач, полиция хезмәткәрләре безнең дустан: "Син намазлар укыйсыңмы, тәһарәтең бармы?”-дип сораганнар. Уңай җавап алгач, аларның башлыгы азан әйткән һәм алар бергәләп ахшам намазын укыганнар. "Ахшамны кайда укырга инде дип борчылып торган идем, аларның алып китүләре уңайлы булды әле”,-дип елмайды дустыбыз. Алар бергәләп Пәйгамбәребезгә салават та әйткәннәр. Мәүлет ае барган вакыт иде дип әйткән идем бит. Шул рәвешле, әйбәт тәмамланды безнең бу очрак. Аннары без 40 чакрым ераклыктагы Шәле авылына юл алдык, чөнки дустыбыз шунда яши. Аңа әйбәт кенә барып җиттек. Шәледәге 500 метр арада 3-4 мәчет бар. Мәчетләр күп анда. Иртән уянгач та, намаз авазын ишетәсең. Аннары без чеченнарның башкаласы Грозныйга барып кайттык. Анда "Грозный йөрәге” дигән гыйбадәтханәдә өйлә намазын укыдык. Россиядә иң зур мәчет ул хәзер. Ул 10 мең кеше сыйдырышлы итеп эшләнгән. Җылы һәм күркәм мәчет.
-Чечняда татарлар җәмгыяте бармы?
-Чечняның Шелковск районында татарлар яши икән. Икенче көнне шунда барып кайттык. Аларның Мәүлет ашы әзерләгән чагына туры килдек. Җәмгыятьне Салихҗан исемле кеше җитәкли. Алар Чечняда инде өч гасырдан артык торалар икән. 1700 елда безнең яклардан күчеп киткәннәр. Анда кумык халкы бар. Кумыкларның теле татар теле белән бик охшаш. Ул чактагы татарлар Грозныйга тәрҗемәче булып барганнар, шунда аннары төпләнеп тә калганнар. Анда 170 татар гаиләсе бар. Күбесе җирле халык белән аралашып, йотылып беткән. Андагы гаиләләрнең йә бабасы, йә әбисе чечен милләтеннән. Күбесенең теле үзгәргән. Шулай да сөйләшкәндә аңлап була аларны. 80 % сүзләрен аңлыйбыз. Алар безне бик әйбәт каршылады, чәйләр эчерттеләр. Мәчетләрендә намаз укыдык. Шунысына шаккаттык: алар вәгазьне дә татарча сөйли икән.
-Грозныйдагы мохит ошадымы сезгә?
-Әйе, Грозныйда хәзер дуслык, туганлык хисләре өстенлек итә. Анда инде низаглар, сугышлар юк. Күрмәүчеләр өчен 4 катлы бина ясаганнар. Бик матур диделәр аны, әмма буш тора. Цехлары да әле эшләми кебек. Янәшәдә мәчете, китапханәсе бар. Алар бездәге сыман күрмәүчеләр үзәген ачып караганнар. 9 мең квадрат мәйданы булган аның. Тик ул кабаттан ябылган. Финанслау җитенкерәмәгән. Заводлар, зур кибетләр барлыгы турында да ишетмәдем. Чеченнарның күбесе пенсия хисабына яши диделәр. Тик шунысы әйбәт: кайсы гына кафега керсәң дә, курыкмыйча, хәләл ризык алып ашый аласың. Итләре хәләл аларның. Намаз вакытында мәчетләре халык белән шыгрым тулы була. Гыйбадәтханәнең идәне дә җылытылган. Ә бит безгә караганда һава торышы болай да җылырак анда!
-Чеченнарның гаилә хәле ничек?
-Чеченнарның гаилә хәле әйбәт. Безгә анда бик ошады. Тик чеченнарда милләтчелек хисләре бик көчле. Алар үз кызларын башка халыкларга бирмиләр. Бигрәк тә гүзәл затларны башка республикага җибәрмиләр, хәтта аларның кызын тугандаш халык вәкиле килеп сораса да.
Әңгәмәдәш – Хатыйп ГӘРӘЙ