Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин: "Болгарга Барс куюдан сакланыйк"

Русиянең Баш мөфтие Тәлгат Таҗетдин Болгарда Барс сыны куюдан тукталырга чакыра.

БӘЙЛЕ
2012 Май 21
Русиянең Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин Шәһри Болгарда Барс сынын кую, дини мәгариф, мәчетләргә кадрлар әзерләү турында интервью бирде.

— Тәлгат хәзрәт, Шәһри Болгарга “Саклаучы” дип аталган барс сынын куйдыру мәсьәләсе татар җәмәгатьчелегендә зур шау-шу тудырды. Сезнең моңа карата фикерләрегезне беләсе иде.

— Без 1989 елдан башлап ата-бабаларыбызның туган төбәгендә “Изге Болгар шөкер” җыенын үткәрәбез. 1400 ел буе халык анда йөргән. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең өч сәхабәсе моннан 1422 ел элек килеп, Аллаһының динен аңлаттылар, Ислам нуры бөтен илгә җәелә башлады. 310 һиҗри ел, 922 милади елда Ислам болгар бабаларыбыз тарафыннан рәсми дин булып кабул ителде. 1989 елның августында болгар бабаларыбыз тарафыннан Ислам дине кабул итүнең һиҗри хисап белән 1100 еллыгын һәм Диния нәзарәтенең 200 еллыгын рәсми рәвештә билгеләп үттек. Бәйрәм чараларында 28 илдән кунаклар катнашты. Соңгы елларда Болгар җыенын үткәрүдә Бөтендөнья татар конгрессы да актив катнаша. Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә шәһри Болгарны һәм Свияжск шәһәрчеген тергезү максатында “Яңарыш” фонды төзелде. Халыкның һәм безнең теләкләребезне кабул итеп, анда хәзер зур эшләр эшләнә. Шәһри Болгарда мәчет һәм мәдрәсә төзелә, Ислам динен кабул итүнең билгесе итеп бина төзелде, анда музей да булачак. Без моңарга бик куанабыз, бу эшкә ярдәм итү өчен барлык мәхәлләләребезгә мөрәҗәгать иттек. Алардан “Яңарыш” фондына ярдәм җибәрелә.

Һәйкәл хакында мин 20нче февральдә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәездән ишеттем. Ул: “Мөфти хәзрәт, шәһри Болгарда борынгы мәчетебез янына барс һәйкәлен куярга уйлыйлар, зинһар шул фикерне тормышка ашырмасалар иде, Минтимер Шәймиев белән сөйләшсәгез иде”, — диде. Мин шунда ук Минтимер Шәрип улына шалтыраттым, “Мәчет ишек алдында барс һәйкәлен кую бер дә килешмәс”, дип мөрәҗәгать иттем. Ул: “21 февральдә бу мәсьәләне карау өчен бер мәҗлес үткәрик”, диде. Анда мәчетнең ихатасында бу һәйкәлне куймаска карар ителгән. Интернеттан ул һәйкәлнең фотосурәтен чыгарып бирделәр — ул коточкыч! Һәйкәл скульптор Даши Намдаков тарафыннан ясалган, заказы да Болгар өчен булмаган. Бу һәйкәлне кую турында алдан бернинди сөйләшү-киңәшүләр дә булмаган иде. Минтимер Шәймиев белән без берничә тапкыр сөйләштек. Бөтен мөфтиләребез дә, бу һәйкәл Болгарга бөтенләй килешми, дип аңлатырга тырыштык. Сәхабәләр килгән изге, 1400 ел буе ата-балаларыбыз Аллаһы динен саклап килгән урынга мондый һәйкәл куелса, ничек иттереп без анда барырбыз, бу мәҗүсилекнең бер галәмәте бит, дип әйткән фикерләрне җиткердек. Дин дәүләттән аерым. Дәүләт символикаларына бернинди каршылыгыбыз булу мөмкин түгел. Татарстанның гербындагы ак барс болгар заманында ук булган. Ләкин һәйкәл кыяфәтендә түгел. “Саклаучы” дип аталган барс һәйкәленең Татарстан гербындагы ак барс белән бернинди уртаклыгы юк. Аермасы — җир белән күк арасы. Беренчедән, “саклаучы” — Аллаһының 99 мөбарәк исеменең берсе — “хафиз”. Аллаһының исемен бер һәйкәлгә бирә тораган булсак, бу мәҗүсилекнең турыдан-туры үзе була.

6 апрельдә “Яңарыш” фондында яңадан бер мәҗлес үткәрелде. Анда Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәез, Мәскәүдән мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин һәм мин катнаштык. Утырышны Минтимер Шәймиев алып барды. Без үз фикерләребезне җиткердек. Быел Болгарга олы Коръән Кәрим куелачак һәм “Ак мәчет” ачылачак. Үзәк диния нәзарәте исеменнән без Болгарны күтәргәне, бу һәйкәлне мәчет янына кую фикереннән ваз кичкәне өчен Минтимер Шәймиевка рәхмәтләребезне әйттек, хәер-догаларыбызны җиткердек. Җәмәгатьчелек фикерләшсен, халык арасына гауга кермәслек булсын, изге Болгарыбызны күтәрик, өч елга бу һәйкәлне кую мәсьәләсен туктатып, кичектереп торыйк, дип тәкъдим иттек.

Асыл теләгебез шул: мондый изге, барыбыз өчен рухи үзәк булган Болгарны тергезү эшләрен дәвам итик. Изге урыннарны турыдан мәҗүсилектә гаепләрлек, милләтебез арасында фетнә, гауга чыгара торган шөбһәле һәйкәл куюлардан сакланыйк. Мәҗлестә без шушы фикерләрне җиткердек. Әлбәттә, дәүләт үзе карар итә, ләкин җәмәгатьчелекнең фикере искә алынырга тиеш. Демократик дәүләттә яшибез, халык белән киңәшеп эш итәргә кирәк.

Безне мәчеттән өйрәтеп ятмасыннар, дигән фикерләр дә ишетергә туры килә. Мәчетләрдән кемгә дә булса акыл өйрәтеп утыру юк. Без Аллаһы Тәгаләнең Коръән Кәрименнән һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең сөннәтеннән чыгып кына әйтүебез мөмкин. Болгар бабаларыбыз бүген күтәрелеп караса, бу һәйкәлне күрсә нәрсә дип әйтерләр иде икән? “1400 ел буе Аллаһының динен саклап килдек тә хәзер шушы аждаһаны куйдыгызмы!” диярләр һәм битебезгә төкерерләр иде. Без моны аңларга тиеш. Имамнар да, мөфтиләр дә бу сүзне әйтмәсә, башка кем әйтсен? Эчкечелек, наркомания, явызлыкка каршы көрәш турында фикерләребезне әйтәбез бит. Ул вакытта беркем дә: “Муллалар нәрсә сөйлисез”, дип туктатмый ич! Чынында, аны ата-аналар сөйләргә тиеш. Белгән гыйлемен яшергән кешене Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Телсез шайтан”, ди. Һәйкәл кую мәсьәләсе акыл белән хәл ителер, күңелләребезгә дәрт биреп торган изге урында мәҗүсилек галәмәтләре булмас дигән өметтә калабыз, шуны телибез, үтенәбез.

Безнең шәһри Болгарга баруларыбызга каршы булганнар да бар. “Хаҗ урынына анда барасыз, ул — мәҗүсилек”, диләр. Болгарга бару бернинди дә хаҗ кылу түгел. Изге Болгар җыенында күпме милләтләр, халыклар арасында бабаларыбыз үз теләк-ихтыярлары белән Аллаһының динен кабул иткәненә шөкер итәбез, хәер-дога, тәүбә кылабыз, шатланып-куанып кайтабыз. Арабызда бердәмлек-татулык саклауда да моның ярдәме бик күп. Анда чиркәүләр дә бар. Анысына да без бер дә борчылмыйбыз. Безнең тарихыбыз шундый. Аллаһы Тәгалә туган илебездә йөздән артык милләтне бергә җыйды. Без — ватандашлар да, күршеләр дә. Аллаһыга шөкрана кылып, изгелектә генә узышып, илебезнең чәчәк атуы өчен тырышып хезмәт итәргә, дөнья-ахирәт бәхетенә ирешүләрне Раббыбыз Аллаһ насыйп итсә иде.

— Хөрмәтле мөфти хәзрәт, 2011 елның 19 ноябрендә Президент Дмитрий Медведев Уфада булган вакытында Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтендә илебезнең дин әһелләре белән очрашты. Сөйләшүнең төп темасы — мөселманнарга дини белем бирүне үстерү, конфессияара бердәмлекне ныгыту һәм экстремизмга каршы көрәш. Соңгы елларда бу юнәлештә нәрсәләр эшләнә?

— Бу очрашу вакытында да, аннан элек тә дини белем бирү һәм мәдәниятне үстерү турында киңәшләр күп булды. Безнең мөрәҗәгатьләребез буенча Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды оештырылды, хәзер инде ул дүрт елга якын эшләп килә. Фонд һәрбер илдәге мөфтиятләргә, безнең уку йортларына грантлар бирә. Бүген Русиядә җиде Ислам университеты, йөзгә якын мәдрәсә бар. Үзәк диния нәзарәте карамагында Уфада Ислам университеты һәм сигез мәдрәсә эшли. Аларда дини кадрлар — имамнар әзерләнә. Русия Ислам университетында 700гә якын студент укый, шуларның 130ы көндезге бүлектә, калганнары читтән торып белем ала. Сәләтле, укуда яхшы нәтиҗәләргә ирешкән шәкертләребез чит илгә дә җибәрелә. Дистәләп шәкертебез Төркиянең югары уку йортларында белем ала.

10-12 апрельдә Үзәк диния нәзарәте чакыруы буенча Башкортстанга Марокко короле Мөхәммәт VI Русиядәге илчесе Әбделкадыйр Лешехеб килде. Аның белән эшлекле очрашулар үткәрдек. Киләчәктә безнең Ислам университеты һәм Марокко югары уку йортлары арасында килешү төзеләчәк һәм анда шәкертләребезне гарәп телен өйрәнү курсларына 3-5 айлык укуга җибәрү күздә тотыла.

Һичшиксез, илдә, барлык төбәкләрдә, мәхәлләләребездә тынычлыкны саклау, төрле дин һәм конфессияара бердәмлекне ныгыту, дини экстремизмга каршы көрәш алып баруда белем кирәк. Моңа имамнар һәм остазларыбыз үз өлешләрен кертәләр. Белем алу кадрлар әзерләү белән генә чикләнми. Мәчетләребезнең күбесендә Ислам дине нигезләрен өйрәтү буенча курслар эшли.

Фондның ярдәме белән Ислам университеты башка уку йортлары, мәдрәсәләр белән элемтәдә тора. Моның өчен заманча җиһазлар, дистанцион укыту өчен компьютерлар алынды һәм кулланыла.

— Президент белән очрашуда, шулай ук, илебезнең хаҗ кылучыларына квоталарны арттыру турында да сүз булган иде. Быел квоталар арттымы?

— Хаҗ квоталары һәр 1 миллион мөселманнан 1 мең кеше исәбеннән чыгып билгеләнә. Русиядә 20 миллионга якын мөселман яшәгәнлектән, Согуд Гарәбстаны безнең өчен квотаны 20 мең 500 кеше итеп билгели. Узган елда 2 мең өстәмә урын бирелгән иде. Барырга теләүчеләр күп. Хаҗга баручыларның 75-80 проценты — Кавказ мөселманнары. Әле күптән түгел генә хаҗ миссиясенең делегациясе, безнең Диния нәзарәтеннән дә вәкилләр Согуд Гарәбстанына барып кайтты. Алар быел да квотаны арттыруга риза түгел, шул ук 20 мең 500 кеше кала.

Хаҗ кылу өчен дәүләт ягыннан барлык мөмкинлекләр тудырылган: илчелек һәм консуллыклар виза, табиблар белән тәэмин итүдә ярдәм итәләр. Теләге булган мөселман бернинди киртәсез хаҗга бара ала. Узган елда кайбер мөселманнар өчен комачаулыклар килеп чыкты. Алар диния нәзарәте аркылы түгел, ә туристик фирмалар белән эш итеп, виза ала алмады. Безнең киңәшебез шул: хаҗга барырга теләгән һәр кеше үзе яшәгән мәхәлләгә, диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итсен, һичшиксез, ярдәм күрер. Барган һәр кеше канәгать, хаҗны исән-сау үтәп кайтты.

— Соңгы елларда мәчетләр күп ачылды, ләкин аларның кайберләренең ишекләренә йозак эленгән, алар җомгаларда гына ачыла. Бу дини кадрлар җитмәүдән киләме, әллә сәбәп башкадамы?

— Аллаһыга шөкер, мәчетләр күп ачыла һәм аларның саны да җитәрлек. Без сан артыннан кумыйбыз. Бу мәчетләрнең эшчәнлеге — бүген көнүзәк мәсьәлә. Кайбер авылларда мәчетләрнең ябылып торуы дини кадрлар җитмәгәнлектән түгел. Кадрларыбыз бар, ләкин аларның күбесе олы яшьтә. 70-80 ел буена дини кадрлар әзерләү өчен мөмкинлек булмады. 1942 елда Бохарада мәдрәсә ачылганнан соң, 1980 елга кадәр анда Русиядән нибары 9 кеше укып чыкты. 1980 елдан соң гына шәкертләр җибәрә башладык. Ул вакытта илдәге 70 миллион мөселманга Бохарада 50 кеше укый иде. 1 миллион мөселманга 1 шәкерт тә туры килми иде. 1989 елда Уфада беренче мәдрәсә ачтык, ул бераздан — институт, аннары Русия Ислам университеты статусы алды. Шушы вакыт эчендә 1 меңнән артык кеше анда укып чыкты. Аларның 97-98 проценты эшли. Ләкин болар гына да җитми.

Әйткәнемчә, күп мәхәлләләребездә имамнар олы яшьтә. Бу авыл мәхәлләләре өчен зур мөмкинлек, чөнки мәхәлләләр имамнарга айлык эш хакы бирә һәм алар өчен йорт төзи алмый. Өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе һәм торырга йорты бар. 70-80 ел дәвамында дөньяда җәннәтне-коммунизмны кем төзеп бирер дип көткән кешеләр бүген дә муллалар һәм мөфтиләр эшләсен дип көтеп тора. Имамнар кулларыннан килгәнчә, булдыра алганча тырыша. Ләкин еш кына шушы яңа мәчетләрдә дә ут һәм газ өчен имамнар үз пенсияләреннән түли. Авылдагы һәр йорттан 10 сум җыеп булса да коммуналь хезмәтләргә түләргә теләүчеләр юк. Моны тормыш авырлыгыннан гына дип әйтеп булмый. Бу эшләрдә теләк һәм ният, халыкның бердәмлеге кирәк. Бу мулла өчен генә кирәкми.

Мәчет салдыручы иганәчеләргә рәхмәт. Ләкин аның янында имамга яшәү өчен йорты юк икән, аның, һишиксез, ишеге бикле тора. Әлбәттә, бик күп нәрсә имамның сәләтенә һәм булдыклылыгына да бәйле. Без хәзер мәчетне салучыларга гыйбадәтханә янында имам өчен кечкенә булса да йорт төзүне дә тәкъдим итәбез. Быелдан башлап имамга яшәр урын булмаса, мәчетне рәсми ачу мөмкин түгел. Һәрбер мәхәлләдә 6 яки 12 кешедән мөтәвәллият мәҗлесе булырга тиеш. Кызганычка каршы, кайбер 100 кешелек яңа мәчетләргә җомгаларда 8-10 кеше генә килә, Ураза һәм Корбан гаетләрендә елына ике тапкыр гына ачыла торган мәчетләр дә бар.

Русия Ислам университетында имамнарның белемен күтәрү курслары эшли. Ел саен 200-250 имам бу курсларны үтә. Төрле милләт һәм төрле дин тотучылар арасында татулыкны, дуслыкны саклау, балаларга һәм яшьләргә күркәм тәрбия бирү юлларын аңлату буенча семинарлар үткәрәбез. Аларның яхшы нәтиҗәләре бар.

Кадрлар җитешмәве үзен озак сиздерер әле, 70 ел буена булган динсезлекнең әсәрен 15-20 ел дәвамында гына бетерү мөмкин түгел. Халыкның да, дәүләт оешмаларының да ярдәмнәрен өмет итәбез. Бу мәсьәлә буенча Президент Рөстәм Хәмитов белән дә берничә киңәшебез булды. Дәүләт тә үз тарафыннан мөмкинлекләрне карый. Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды Башкортстан мәхәлләләренә 60 грант бирә. Бу гына аз, әлбәттә. Акча мәчетләрне ремонтлауга, ягулыкка, утка түләүгә тотыныла. Мондый ярдәм алдагы елларда да дәвам итәр дип өмет итәбез.

Мәхәлләләрдә хәзер яшьләр дә бар. Үзәк диния нәзарәтенең Башкортстандагы 700 мәхәлләсенә идарә итүче 40 мөхтәсибенең яртысы яшьләр. Яшь имамнарны авылга кайтару һәм беркетеп калдыру өчен аларны хезмәт хакы белән тәэмин итәргә кирәк. Бу юнәлештә эш бара, ләкин ул тиз генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Элекке вакытта бу мәсьәләне халык, мәхәллә хәл иткән. Халыктан ярдәм булмаса яшь имамга бик авырга туры килә, ул гаиләсен тәэмин итәргә тиеш. Имам эшкуарлык белән шөгыльләнергә мәҗбүр була калса, халык “үзе мулла, үзе башка эш белән шөгыльләнә”, дип үпкәли башлый. Ә ул ничек тормыш көтсен соң, гаиләсен һәм балаларын ничек карасын?

— Быел 1 сентябрьдән илнең барлык субъектлары мәктәпләрендәге 4нче сыйныф укучылары дини мәдәният яисә дөньяви этика нигезләрен өйрәнә башлаячак. Моңа Сезнең мөнәсәбәтегез ничек?

— Бу дәресләрне кертүне без, илебезнең төрле дини конфессия җитәкчеләре, үзебез Русия Президенты белән очрашу вакытында күтәргән идек. Дәресләрне барлык мәктәпләрдә өйрәнә башлау алдыннан Русиянең 21 төбәгендә тәҗрибә үткәрелде. 1 сентябрьдән барлык мәктәпләрдә яңа фән укытыла башлауны без хуплыйбыз. Илебездә йөздән артык милләт вәкилләре яши. Баштан ук балаларны аермас-бүлгәләмәс өчен мөселманнар, христианнар, яһүдләр һәм буддистлар, үз диннәре турында мәгълүматларны туплап, бер китап итеп төпләп, шуның буенча дәрес бирелсен дигән теләгебез бар иде. Халыкта дини тормыш турында мәгълүмат аз, шунлыктан шик-шөбһәләргә дә, тарткалашуларга да юл ачыла. Менә шулай килеп чыкмасын өчен бер китапта булсын дип өметләнгән идек. Башка оешмалар үз фикерләрен әйтте.

Әле 3нче сыйныфта укучы балаларның ата-аналары арасында үткәрелгән сораштыру буенча Башкортстанда сайланган курслар түбәндәгечә: “Дөньяви этика нигезләре” — 72,4, “Дөньякүләм дин мәдәниятләренең нигезләре” — 22,2, “Православие мәдәнияте нигезләре” — 1,8, “Ислам мәдәнияте нигезләре” — 3,6, “Буддизм мәдәнияте нигезләре” һәм “Яһүд мәдәнияте нигезләре” — 0 процент.

Балалар алгебра, физика һәм астрономияне генә түгел, этиканы да белергә тиеш. Ләкин аны динигә яки дөньявига бүлеп карау мөмкин түгел. Этиканың нигезе — дин. Ата-анаңны хөрмәт ит, балаларыңа шәфкать-мәрхәмәтле бул, күршеләрең белән дус яшә, һәрбер кешегә атабыз Адәм һәм анабыз Һауваның баласы итеп кара, дип барлык пәйгамбәрләр өйрәткән, изге китапларда да шулай язылган. Бу дәресләрне кертүдән без хәерле нәтиҗәләр өмет итәбез. Ул дәресләрне балаларга ничек итеп һәм кемнәр җиткерер? Дәрес аңлатканда укытучының китаптан карап сөйләве генә түгел, ә үзе дә шуңарга ышанган, изге-кадерле икәнен аңлаган кешенең йөрәктән чыккан сүзләре генә баланың күңеленә барып җитә.

Президент итеп сайланган Владимир Путин белән февральдә очрашу вакытында ул: “Балаларны, яшьләрне тәрбияләүдә дәүләт һәм традицион дини конфессияләр арасында уртак эш көтәбез”, диде. Бигрәк тә авыл балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә бу эшкә мөмкинлек ачылса иде. Анда дин әһелләре кереп, намаз укырга яки гыйбадәт кылырга түгел, ә шул ук этика — әдәп-әхлак хакында сөйләрләр иде. Кайбер төбәкләрдә бу бар, ләкин күп урыннарда якын да китермиләр. Ата-ана үзе сөйләми, я белми, я аңлатырга вакыты юк. Әби-бабай бар да, юк та — я картлар йортында, я аерым яшиләр. Атнага бер генә күргән оныгына алар нәрсә өйрәтсен? Шулай булгач, кем өйрәтергә, аңлатырга тиеш? Дин әһелләре, мәчетләрдә хезмәт иткән имамнар мәктәпләргә килеп, әдәп-әхлак турында сөйләргә, сүгенмәскә, тәмәке тартмаска, эчмәскә, “балалар, болай эшләргә ярамый”, дип яхшылыкка өндәргә тиеш. Мәктәпкә дин әһеленең килеп бу хакта сөйләве начармыни?

Фәнүз Хәбибуллин әңгәмәләште.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе