Аллаһтан җавап ачыклау

Бу төр мөнәҗәтләрнең нигезендә Аллаһтан җавап көтү, ачыклау, көтелмәгән, җылы, ихласи эндәш-мөрәҗәгать ята. Охшаш сүз-гыйбарәләрне, чагыштыру-сынландыруларны кабатлаган өслүб битараф яки гадәти (түбән) сөйләмне кабул итми. Сүз – бөек, илаһи көч турында бара.

БӘЙЛЕ
2025 Фев 11

Бу төр мөнәҗәтләрнең нигезендә Аллаһтан җавап көтү, ачыклау, көтелмәгән, җылы, ихласи эндәш-мөрәҗәгать ята. Охшаш сүз-гыйбарәләрне, чагыштыру-сынландыруларны кабатлаган өслүб битараф яки гадәти (түбән) сөйләмне кабул итми. Сүз – бөек, илаһи көч турында бара.

Барча галәм юк чакта Ул бар иде.

Та әзәлдән бар иде, Җәббар иде.

Җен, фәрештә һәм адәм – берсе дә юк,

Һәм йәнә тугыз фәләк – һич берсе юк. («Бердер Аллаһ, бердер»).

яисә

Гамәлне мизанга салган да Аллаһ.

Җәннәт капусын ачкан да Аллаһ.

Туры юлга күндергән дә Аллаһ.

Тәмуг утын сүндергән дә Аллаһ. («Хак – хөкем кылучы – Аллаһ»).

Рамазан аеның соңгы ун көнендә мәчет-мәдрәсәләрдә, авыз ачу мәҗлесләрендә укыла, әйтелә торган «Әлвидагъ» мөнәҗәтләр арасында аерым урын били. Аңа бәя биргәндә, «Әлвидагъ, Әлвидагъ, Әл-Фирак, Әл-Фирак, Йә Шәһри Рамадан» кебек сүз-гыйбарәләрнең кабатлана килүендә, гомумән мөнәҗәтләрнең әүвәл гарәп-фарсы телле ислам мәдәниятендә туганлыгына ишарә саклана. Татар мөхитендә әлеге мөнәҗәтнең, аңа охшаганнарның саклануының бер сәбәбе исламны теләп кабул итү булса, икенчесе – алар үзебездә тәңречелек чорында туган келәү-алкышлар, кешене күмгәндә, бәла-каза килгәндә туган тезмә әсәрләр белән табигый рәвештә кушылып китүләрендә. Гарәп-фарсы мохитендә туган мөнәҗәтләр ислам диненең галәми (идеологик) нигез-өлгесенә утыртылганнар. «Кичер безне, Йә Аллаһ, Ләә Иләәһә Илләллах», дип мөэмин-мөселманнарның турыдан-туры Аллаһка мөрәҗәгате, ихластан теләкләр теләве, соңрак – мөнәҗәтләр догасы буларак исламны кабул иткән һәр халыкның үз телендә башкарылганнар. Тик гомуми мөрәҗәгатьләрдә генә гарәп-фарсы алынмалары сакланган. Һәр очракта да (күп теллелектә дә) суфыйчылыкның нигезендә яткан гүзәллекнең чыганагы Аллага платоник-гыйффәтле гашыйклык үзәктә торган. Алланы, аның җирдәге илчесе Мөхәммәдне сөю фани дөньяда ук мәңгелек рәхәткә ирешү. Ислам кабул иткән инсан әүвәл «Көндезләрен уразада, Кичләрен без намазда», дип кат-кат кабатлап хисап тотса да, «Кичер безне, Йә Аллаһ», дип ярлыкавын сорап, үтенеп торудан тайчынмый. «Әлвидагъ» югары өслүбтә «төшерелгән» булса да, дин, ураза тотуның да үз гамәлләре, гадәти төшенчәләр турында да уйланырга мәҗбүр итә.

«Әлвидагъ» мөнәҗәте (Рамазан аеның соңгы ункөнлегендә укыла)

Әлвидагъ, Әлвидагъ, Әл-фирак, Әл – Фирак

Йәә Шәһри Рамадән

Көндезләрен ураза, кичләрен без намазда.

Кичер безне, Йәә Аллах, Ләә Иләәһә Илләллах,

Ләә Иләәһә Илләллах, Ләә Иләәһә Илләллах, Мухәммәдүррасулуллаһ.

Коръән иңде бу айда, нурлар иңде бу таңда

Ашкын-ашкын, әй бәндә, изгелекләр эшләргә.

Әлвидагъ, Әлвидагъ, Әл-фирак, Әл – Фирак

Йәә Шәһри Рамадән

Көндезләрен ураза, кичләрен без намазда

Кичер безне, Йәә Аллах, Ләә Иләәһә Илләллах

Ләә Иләәһә Илләллах, Ләә Иләәһә Илләллах.

Рамазанның башында, һәрбер бәндә каршына

Фәрештәләр иңәрләр, гөнаһтан котыл, әй бәндәм диярләр.

Әлвидагъ, Әлвидагъ, Әл-фирак, Әл – Фирак

Йәә Шәһри Рамадән

Көндезләрен ураза, кичләрен без намазда

Кичер безне, Йәә Аллах, Ләә Иләәһә Илләллах

Ләә Иләәһә Илләллах, Ләә Иләәһә Илләллах, Мухәммәдүррасулуллаһ.

Мөхәммәд пәйгамбәрнең дөньяга килүенә багышланган «Мәүлид» мөнәҗәте күләме, гарәп-фарсы лөгатьләреннән кереп калган сүз-гыйбарәләрнең күплеге ягыннан да башкалардан аерылып тора. Ул шәрыкъ әдәбиятында калыплашкан тәүхид (гарәп атамасы – бер итү, берләштерү) жанрында язылган. Әүвәл, монотеистик мәүзугъка, ягъни Мөхәммәд пәйгамбәргә күчкәнче, Алланың берлегенә, гадел бөеклегенә, дөньяны яратуына дан җырлана. «Әүвәл Аллаһ исемен зөкер итәем» һәм шуннан соң гына «башка эшемә керешәем», ди мөнәҗәтче, башкаларны да шулай эшләргә, яшәргә чакыра. Башка мөнәҗәтләрдә әйтелгән, Аллаһ кылган бөек гамәлләрне санап китә.

Һәм әзәлдән бай иде, Җаббар иде.

Җен-фәрештә һәм адәм берсе дә юк.

Һәм янә тугыз фәләк һичберсе юк.

Бер Ходай юктан бар итте дөньяны дип, ошбу фикерен кат-кат кабатлаганнан соң, бер васыять сөйләргә вәгъдә итә һәм исемгә чыгарылган «Мәүлид» сүзенә – мәгънәсенә әйләнеп кайта. Дөньяны юктан бар иткән Аллаһның җирдәге илчесе – яраткан нәбие Мөхәммәд пәйгамбәргә күчә. Мөхәммәднең атасы Габдулланы, анасы Әминәне рәхмәт нурында коендыргач, «инде аның килүе булды ул, бер гаҗәп нур, нәкъ кояшның яктысы булды», дип үзенең шатлыгын белдерә. Мөнәҗәтче сөекле пәгамбәребезнең тууын кешелек уйлап тапкан иң сөенечле мактау сүзләренә, мәдхияви гыйбарәләргә төреп бирә. Мәсәлән, иҗатчы-сөйләүче янына килеп утырган өч хур кызы: «Мостафа килә!» – диеп гәп коралар. Аның бөек шәхес, гыйльми дәүләтнең солтаны булачагын әйтәләр. Төп фикерен тыңлаучыга «Ул Рәсүлнең сөннәтеннән бизмәгез», дигән үтенечен соңгы юлларда әйтеп калдыра.


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе