Айгөл Батыршинадан талкыш кәләвә рецепты

Талкыш кәләвә - татар милли ризыгы. Безнең якларда киң таралмаганга аны табында күрү үзе бер зур могҗиза. Ансы да сәбәпледер, чөнки әлеге ризыкны булдыру өчен күпме көч, күпме нечкәлекләрен белү, күпме сабыр булу кирәк бит!

БӘЙЛЕ
2023 Май 31

 

Әлмәт шәһәрендә яшәүче, талкыш кәләвә ясау белән ничә еллар шөгыльләнүче Айгөл Батыршина рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Әлбә өчен: 85 грамм он, 85 грамм сары май;

Ширбәт өчен: 225 грамм шикәр, 75 грамм бал, 125 грамм су

  1. Иң элек әлбә әзерлибез. Аның өчен башта сай савытта май эретәбез, өлешләп кенә он салып, болгата-болгата пешерәбез. Әзер булуын өстендә тигез булып яткан майдан билгелибез. Әлбә ачык көрән төскә керә һәм аннан чикләвек исе килә.
  2. Икенче тирәнрәк савытта су, шикәр комы һәм бал кушып, кызгылткөрән төскә кергәнче баллы-шикәрле масса (карамель) кайнатабыз.
  3. Әлбәне баллы-шикәрле (карамель) кайнатма белән кушабыз да, нечкә җепләр чыкканчы тартабыз.
  4. Ак җеп кебек аерыла башлаган тиз сынучан җепселләрне формалаштырбыз. Шушы җепселләрне махсус формага  тутырабыз да, әйләндереп салабыз. Матур кәләпүш сыман кәләвәләр килеп чыга.

Нечкәлекләр:

  1. Эш барышында барысын бик тиз эшләргә кирәк. Айгөл ханым әйтүенчә, талкыш кәләвә көтеп торырга яратмый, чөнки 7 минутта дигәндәй аның әлбәсе пешә, 15 минутта ширбәте дә була.
  2. Карамель катып китмәсен өчен, аның кырыйларын һәрьяктан кашык яки пычак белән күтәртеп, әйләндереп торырга кирәк.
  3. Карамель белән әлбәне тарту өчен ике кат резин перчатка  кию киңәш ителә.
  4. Әзер талкыш-кәләвәне эреп төшмәсен өчен салкын урынга кую кирәк.

 

Ләйсән Сафина

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе