Никахка мулланы интернет аша да чакыртып була

Бүген туй мәшәкатьләренең күбесен өйдән чыкмый гына, интернет аша да башкарып була. ЗАГСка гариза бирүдән башлап, туй мәҗлесенә тамада табуга кадәр. “Интертат.ру”

БӘЙЛЕ
2011 Мар 16

Бүген туй мәшәкатьләренең күбесен өйдән чыкмый гына, интернет аша да башкарып була. ЗАГСка гариза бирүдән башлап, туй мәҗлесенә тамада табуга кадәр. “Интертат.ру” электрон басмасы журналисты Эльвира Шакирова, үз тәҗрибәсеннән чыгып, әлеге мөмкинлекләр турында сөйләде.

Эльвира бу турыда күпне сөйли ала: үз туйларына алар компьютер мониторы каршында әзерләнгән. Аңа карап, бәйрәмнәре начар узмаган – бик күңелле булган.

"Хәзер интернет аша танышып өйләнешү модада. Мин исә булачак иремне чын тормышта очраттым", ди Эльвира. Бу хәл урамда дуслары белән йөргәндә булган, әмма туй мәҗлесенә әзерлек интернет аша башкарылган икән.

Ишеткәнемчә, хәзер ЗАГСка интернет аша гариза бирү шактый авырлашкан икән. Чират зур дип зарланалар. Сезнең вакытта ничегрәк иде?

Безнең өйләнешкәнгә әле ярты еллап кына вакыт узды. Ул чакта интернет-гаризалар барлыкка килгән генә иде әле. Бернинди кыенлык тумады: көнен, сәгатен, ЗАГСның районын билгеләдек. Шулай да соңыннан ЗАГСның үзенә барып, гариза кабул ителгәнме-юкмы икәнен тикшереп кайттык.

ЗАГСтан тыш туйның мең дә бер мәшәкате бар бит әле...

Әйе. Балдакларны без интернет-кибетләрдә бик озак сайладык. Ошаганын таптык. Әмма балдакны бит киеп карарга кирәк. Нәтиҗәдә барыбер салонга барып аласың.

Кафе да шулай сайландымы?

Әйе. Сайтларына кереп, бәяләрне, менюларны чагыштырдык. Шулай кесәңә туры килгәнен сайлыйсың. 80 кешелек урынга заказ бирдек. Барысы да югары дәрәҗәдә узды.

Әле генә бер туй сайтына кереп карадым. Анда бик күп тамадалар үз хезмәтләрен тәкъдим итә. Ләкин исем-фамилиясе, телефоны, фотосыннан башка бер мәгълүмат та юк! Туйны ничек алып бара билгесез. Тамаданы интернет аша гына сайлаучы кешеләр бар микән дип аптырап куйдым.

Монда киңәш итү зур роль уйный. Бәлки ышанмассың, әмма без тамада сайлаганда да интернетка мөрәҗәгать иттек. Башта төрле төбәкләрдә яшәүче танышларым белән киңәшләштем. Хәзер бит тамадалар башка шәһәрләрдән дә килеп эшли. Шулай итеп дуслар киңәш иткән алып баручыны сайладык.

“Интертат.ру”да эшләмәсәң, интернетны шулай киң кулланыр идең микән?

Әлбәттә, электрон басмада эшләвемнең зур йогынтысы бар. Мәкалә язганда да тиз генә интернеттан үземә кирәкле әйберне карап алам. Дусларым белән дә монда аралашам. Интервью да кайвакыт интернеттан гына алына. Аннары вакытның чикле булуы да зур роль уйный.

Интернеттан сайланган тауар яки хезмәт өчен соңыннан үкенү хисе тумыймы?

Бердәнбер уфтанган, үкенгән әйберем ул фотограф сайлау булды. Без зал бизәлешен дә, фотограф, операторны да интернеттан таптык. Фотографның хезмәте ошамады. Эшләре бик түбән дәрәҗәдә иде.

Интернетта туй хезмәтләрен табу проблема түгел. Ә никахка кагылганын?

Хәзер дини сайтлар күп, мәчеттән муллаларны шуннан гына чакырырга була. Әмма без таныш мулланы чакырган идек.

Кәләш йортында була торган фуршетка, өстәл бизәлешенә дә заказ бирергә була икән.

Без үзебез дә шулай иттек. Бер сайтта рәсемнәрдән карап сайладык. Телисең мексика ризыклары, телисең итальян табыны – барысы да бар. Татар кешеләренә махсус хәләл ашлар тәкъдим ителгән.

Иң четерекле мәсьәлә туй күлмәген сайлау. Интернеттан сайладым димә берүк!

Кибеттән кибеткә йөреп түгел, ә интернеттан гына карадым шул (көлә). Кияүгә чыккан кызлардан мәгълүмат җыйдым. Нәтиҗәдә “Невеста” дигән сайтта бер күлмәккә бер күрүдән гашыйк булдым. Аннары кибеткә барып, шул күлмәкне киеп карадым да, алдым.

Интернетта шулай ук төрле туй сценарийлары бар. Сез аларга мөрәҗәгать иттегезме?

Кыз алу йоласын шуннан алдык. Анда аның ниндие генә юк: мәхкәмә рәвешендә, матурлык салоны калыбында... Ә уеннарны тамада үзе оештырды. Ул аларны шулай ук интернет-сайттан алган икән.

Хәзер туйны да ниндидер бер стильдә үткәрү модада бит: кантри, стиляги, ретро һ.б. Сездә гадәти туй булдымы?

Әйе. Ләкин кызыклы сюрпризлар байтак иде. Хәзер яшьләрнең бер-берсенә рэп укуы модада икән. Ә мин мәгънәле мәхәббәт шигыре укыдым.

Тамаша оештыруда махсуслашкан кайбер фирмаларның һаман да үз сайтлары юк. Синеңчә, алар сайтлары булганнардан күпкә оттыралармы?

Мин алай дип уйламыйм. Чөнки сайты булмаганнар хәзер “В контакте”да үз төркемнәрен, битләрен булдыра, шунда ук фотоларын элә. Без, мәсәлән, тортка заказны шулай бирдек. Кәләшкә макияж, чәч ясату, тырнак буяудан битләр бихисап.

* * *

Бар да электронлашып бара. Хәтта хисләр дә. Элек әти-әниләребез бию кичәләрендә,  хезмәт җәйләүләрендә танышса, бүгенге яшьләр кияү йә кәләшне интернет аша гына сайлый.

“Туй – тормышта иң күркәм һәм күңелле чараларның берсе. Ул башыннан ахырына кадәр гореф-гадәтләрдән тора. Электрон революциядә аларны югалтып бетермәсәк иде”, ди Эльвира. Чыннан да, интернет – ул чара гына. Кияү белән кәләшнең мәшәкатьләрен җиңеләйтсен ул. Тик бәйрәмнең нурын сүндермәсен.
 
Данил СӘФӘРОВ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе