Мөслимәгә эш табуы җиңелме?

Ислам кануннарын тотучы мөслимәләргә эш табуы җиңел түгел. Кемгәдер эш яраткан шөгеле буларак, ә кемгәдер акча алу ысулы буларак кирәк. "Татарстан мөслимәләре

БӘЙЛЕ
2011 Мар 14

Ислам кануннарын тотучы мөслимәләргә эш табуы җиңел түгел. Кемгәдер эш яраткан шөгеле буларак, ә кемгәдер акча алу ысулы буларак кирәк. "Татарстан мөслимәләре берләшмәсе" җәмәгать оешмасы карамагындагы эшкә урнашу һәм персонал сайлау буенча булган «Ярдәмче» үзәге ачылды. Мондый оешма Казанда бердәнбер, аның эшчәнлеге турында безгә үзәк белән идарә итүче Диана Лотфуллина сөйләде.

-Әссәламәгаләйкум Диана. Сезнең үзәк башкалардан нинди ягы белән аерылып тора?

-Үәгәләйкум әссәлам. Рәхмәт, бик яхшы сорау. Чыннан да , бүгенге көндә мондый оешмалар бик күп (Россиядә 2000 артык) һәм алар үз чиратында йә пенсия фонды белән, йә иминият компанияләре белән хезмәттәшлек итәләр. Без исә бу юл белән принципиаль рәвештә бармыйбыз. Без хәләл эш кенә тәкъдим итәбез-бу төп үзенчәлек булып тора. Башкача әйткәндә, Изге Коръәндә рөхсәт ителгән эшчәнлекне. Бу юнәлеш мөселманнар өчен бик тә әһәмиятле. Билгеле булганча күп кенә кешеләр ислам динен кабул итү белән элеккеге эшләрен ташлап китәләр, чөнки анда төрле күләмдә хәрәмлык булганын аңлыйлар. Мәсәлән: исерткеч эчемлекләр, тәмәке сату, процентлар белән эш итү һәм башкасы. Мондый өлкәдә эшләгән эшмәкәрләр белән без хезмәттәшлек алып бармыйбыз.

Шулай ук хатын-кызны ислам динен кабул итү белән яулык кигәне өчен дә куган очраклар аз түгел, имеш аның тышкы кыяфәте оешмада расланган өс киеменә, формасына туры килми. Алай булмаса, корпоратив этикасына туры килмәү дигән сәбәп табалар. Эш урыннарын туплаганда да без бары тик абруйлы эш бирүчеләрне генә сайлыйбыз: хезмәт хакларын вакытында бирүче, эшчеләрне еш алыштырмаучы, эшчәнлеге Россия һәм Республика законнарына яраклашкан булырга тиеш, социаль пакет белән тәэмин итүче, коллективта яхшы психологик шартлар булуы, дин һәм аның таләпләренә каршы килмәүче. Эш биручеләр арасында ислам динен тотучылар гына түгел ә хәләл юнәлешен алып баручы җәмгыять әһелләре дә бар. Алар дини эшчеләрне хуплыйлар, күп очракта аерым шартлар тудырырга да риза- тәхарәт алу урыны һәм намаз уку бүлмәсе белән тәэмин итү.

- Сез клиентларны нинди юл белән сайлыйсыз?

- Клиентлар ике төрлегә бүленә: эшкә алучы һәм эш эзләүче. Эшкә алучыга без эш эзләүчеләрне тәкъдим итәбез. Аңа хәтле аның гомүмән эш биографиясен җентекләп өйрәнәбез, белеме, тәҗрибәсе, эш эләүнең мотивлары һ.б. турында кызыксынабыз. Бу әңгәмәне яхшы нәтиҗәләр белән үтүчеләр генә вакансияләр белән таныша ала. Кирәк очракларда профессиональ, психологик тестлар, (эш эзләүче рөхсәте белән) аның анкета мәгълүматларын тикшеру. Безнең кандидатларны хәрамнан тыелу, намуслык, җаваплылык берләштерә. Шуңа күрә эшкә алучылар безнең белән хезмәттәшлектә булсалар никадәр вакытларын, көчләрен, акчаларын бәрәкәттә тотачаклар.Без эш этикасының принципларын кулланып хезмәт итәбез.

Эш эзләүчеләргә исә без төрле профессиональ категорияләрдә булган вакансияләр тәкъдим итә алабыз. Аларның шәһси мәгълүматларын конфедициаль рәвештә тотачакбыз. Дөрес итеп резюме төзергә ярдәм итәбез. Хезмәт законнары буенча, юридик яктан булган консультацияләр бирә алабыз, шулай ук психологик ярдәм һәм эшкә урнашкач та кайбер вакыт булышлык ткъдим итә алабыз. Әгәр дә мөрәҗәгать иткән вакытка тиешле вакансия табылмаса, безнең специалистлар индивидуаль рәвештә бу эзләнүләрне дәвам итә алалар, әлбәттә эш эзләүче соравы буенча.

-Сез чагыштырмача күптән түгел генә эшли башладыгыз, бүгенге көнгә клиентларыгыз күпме?

- Бик кызыклы фикер әйтәм, безнең "Татарстан мөслимәләре берләшмәсе" җәмәгать оешмасына бик күп кеше килә иде, кемдер эшен югалткан, кемгәдер үз эшен алып баруда ярдәмче кирәк, шуның нәтиҗәсендә оешманың җитәкчесе Наилә Җиһаншина бу юнәлешне үстерергә тәкъдим итте, нәтиҗәдә инде клиентлар базасы тупланган килеш безнең «Ярдәмче» үзәге туды. Әлһәмдүлилләһ.

-Казанда эшсез мөселманнар күпме?

- Казан шәһәре буенча әлегә әйтә алмыйм, әмма Мәскәү шәһәрендә 30 ачык вакансиягә 500 эш эзләүче туры килә (шуларның 60% югары уку йортларын тәмамлаган). Бу проблема безне генә кызыксындырмый, мәсәлән Мәскәү шәһәрендә Россия мөфтияләре киңәшмәсенең халыкара деппартаменты карамагындагы «Локман» исемле мөселман кадрлар агентлыгы эшләп килә. Киләчәктә алар белән элемтәдә торырга ниятлибез, бәлки кемдер Татарстаннан Мәскәүгә, яисә Мәскәүдән Казанга килеп эшкә урнашырга теләр. Ә Казандагы статистиканы үткәрергә кирәк булачак. Фикерегез өчен рәхмәт.

-Сез ничек уйлыйсыз, мөслимә өчен идеаль профессия нинди?

- Нинди? Бу эштә иң элек ислам дине таләб иткән кануннарны тотар өчен рөхсәт һәм җайламалар булырга тиеш, мөслимә дин кардәшләренә һәм җәмгыятькә файда китерә алса, бу эштән ләззәт алса – бу идеаль эш булыр иде дип уйлыйм.Әгәр ул кияүдә булса, әлбәттә ире рөхсәт иткән эш кенә хәерле булыр.

-Россиядә югары белем бирүнең сыйфаты нинди дип уйлыйсыз? Укып чыгу белән җиңел генә эшкә керешеп буламы?

- Миңа бу турына фикер йөртү кыен, чөнки мин бу өлкәгә кагылганым юк. Тик үзем уйлавымча югары белем бирүгә практиканы да өстәргә кирәк. Чөнки теорияне генә өйрәнеп чыккан кеше бөтенләй башка «практик дөньяга» килү белән югалып кала. Студент вкытта ук үз тармагы буенча эшләп караганнарга җиңелрәк. Ә менә физика һәм математиканы бездә тиешле дәрәҗәдә укыталар, бу фәннәргә басым ясау совет чорларыннан ук калган, ул вакытта хәрби промышленностьне үстерүгә зур игътибар биргәннәр. Башкалары исә калдык принциплар буенча. Бүгенге югары мәктәп реформалары күренешне үзгәртер дигән теләктә калам.

-Сез күбесенчә эшне тәҗрибәле кешеләргә тәкъдим итәсез, ә укуны тәмамлаган яшьләргә урын бармы?

-Әлбәттә, шанслар һәрбер кешенеке дә бар. Кайбер эшкә алучылар нәкь менә шундыйларны эзли, чөнки аларны эшкә өйрәтү, үзләренә охшаганча аларны «үстерү»не уңайлырак күрәләр. Билгеле булганча үзгәрткәнче-яңаны төзү җиңелрәк. Тик андыйлар күп түгел. Эшкә алучылар ешрак шәхсән сыйфатларга игътибар итәләр: комуникабель булу, башкаручанлыгы, үзлегеңнән актив эшләр башлап җибәрү, булдыклылык, сәләтлелек . Иң мөһиме-эшләргә теләк кирәк, бу сыйфат булмаса тәҗрибәле эшчедән дә баш тарта алалар.

-Сез бернинди белеме булмаган кешеләр белән эш итәсезме?

-Без барсы белән дә эшлибез. Цитата китерәм: «Тыйнак эшче Аллаһ Тәгалә өчен финанс империясе җитәкчеседәй кыйммәтле һәм ягымлы». Дөресе шул, җәмгыяткә профессорлар гына кирәк түгел.

-Сезнең үзәккә мөселманнар гына мөрәҗәгать итәме?

-Мөселманнар килә, кайсылары әле дин юлының башында гына тора. Аларга иң мөһиме намаз укырга мөмкинлек булу, кайсылары әле яулык кияргә кыюлык итмиләр, шул сәбәпле мөселманнар арасына кереп иманнарын ныгытырга телиләр. Болай гына да түгел, безгә башка динне тотучылар да килә хәрам нәрсәләр булмаган эшкә урнашу теләге белән.

Азакта, эш бирүчеләргә эшчеләрне үзләренеке киткәнгә түгел, ә бизнеслары үскәнгә эзләүләрен , эш эзләүчеләргә безнең үзәктә үзләренә охшаган эш табуларын теләп калам.

Барлык кызыксынучыларны шимбә саен 9.00 — 12.00 кадәр Лобачевский урамы 6 йорт, 3 этаж, 2 кб.адресы буенча көтеп калабыз. Сорауларыгыз булса 89274158664 телефонына шалтырата аласыз. Аллаһы Тәгалә сезнең эшләрегезне җиңеләйтсен. Әмин. 

-Диана, эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Диния ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе