Гөлнирә Хөсәенова: “Бүгенге татар әдәбияты – мөселман әдәбияты түгел”

Гөлнирә Хөсәенова — мөселман яшьләренең күбесенә яхшы таныш исем. Аның хикәяләре белән төрле әдәби җыентыкларда, Таян Аллага сайтында танышырга

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 10

Гөлнирә Хөсәенова — мөселман яшьләренең күбесенә яхшы таныш исем. Аның хикәяләре белән төрле әдәби җыентыкларда, Таян Аллага сайтында танышырга мөмкин. Моннан тыш, аның дин тормышына кагылышлы мәкаләләрен Мусульман.су, Матбугат.ру сайтларында күрергә мөмкин. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының V курсында татар теле һәм инглиз теле укытучысы белгечлеген алучы мөслимә боларның барысына да ничек җитешә икән соң? Иҗат юлына ничек аяк баскан ул? Гөлнирәне бүгенге көндә ниләр борчый? Аның белән шулар турында сөйләштек.

Күптән түгел генә нәтиҗәләре билгеле булган беренче «Таян Аллага» конкурсында проза буенча икенче урынны яулаган кыз (беренче урын беркемгә дә бирелмәде) Татар-ислам хәбәрчесенә «Бүгенге татар әдәбияты — ул мөселман әдәбияты түгел», дип белдерде. Дөрес, күп кенә культурология белгечләре тарафыннан Казанда 5 ел буе узып килгән мөселман кинофестивале исеме дә икеләнү тудырып килгән иде. Баксаң, безнең әдәбиятыбызга «мөселман» тамгасы сугу өчен нишләргә кирәк икән?

Каршы булмасагыз, Татар-ислам сайты белән бәйле бер сорау бирим әле. Сез «Мөслимәләр сәхифәсе» яңалыклары, язмалары белән танышып барасызмы? Мөслимәләргә татар телендә мәгълүмат җитәрлекме? Әгәр дә күңелегездә нинди дә булса бушлык сизәсез икән, аны тулыландыру максатыннан ниләр тәкъдим итәр идегез?

– Әйе, мин Татар-ислам яңалыклары белән танышып барырга тырышам. Үзем дә мөслимә буларак, дини сайтларны бик кызыксынып күзәтеп барам. «Мөслимәләр сәхифәсен» дә укыйм. Мәгълүлумат алырга теләгән мөслимә өчен бүген барлык шартлар да тудырылган. Әлбәттә, татар телендә хәбәрләр җитәрлек дәрәҗәдә күп түгел әле. Хәдисләрне татарчага тәрҗемә итеп бастырсак, сүзлек запасы тагын да артыр иде.

– Мәгълүмат кырын, бер сүз белән әйткәндә, үсештә, дип бәяләргә мөмкин. Мин моны күп кенә яңалыкларның безгә хәтле килеп җитүеннән чыгып әйтәм. Франциядә никаб тыелганын укып беләбез. Ә Төркиядә, киресенчә, университетларда кызларга яулыктан йөрү рөхсәт ителде. Ә Таҗикстанда чит илләрдән кертелгән хиҗабларга каршы көрәш бара. Ә Россиядә яулыктан йөргән хатын-кызларга, мөслимәләргә караш-мөнәсәбәт, сезнеңчә, ничек? Ялгышмасам, озакламый хиҗабтан йөри башлаганыгызга бер ел була, дип беләм. Якыннар, туганнар, дус-ишләр сезгә тиз «ияләштеме»?

– Россиядә гел уңай караш кына, дип әйтә алмыйм. Чөнки террорлар нәтиҗәсендә, мөслимәләргә кырын карау күзәтелә. Шартлатулардан сон, аларга халыкның һөҗүм итүе дә мәгълүм. Ә менә Татарстанда күпчелек халык яулык кигән кызларга хөрмәт белән карый. Чөнки үзләре дә мөселманнар, яулык ябу — Аллаһ законы икәнен беләләр.

Мөселманча киенә башлавым гаиләм өчен яңалык булды. Әти-әниләрем башта минем өчен куркып калдылар. «Мөселман, дип кызыбызны кимсетмәсләрме?» Шундыйрак сораулар борчый иде аларны. Тик тора-бара ияләнделәр. Танышларның төртмәле сүзләреннән үзләре үк яклый башладылар. Иң мөһиме — кеше Аллаһнын ярдәменә таянырга тиеш. Ул сине үзе яклый, үзе саклый. Ә кимесетүләр — бары сынау гына. Дусларым үзгәрүемә тиз ияләште. Гомумән, яшьләр өчен дингә керү — гадәти күренешкә әйләнә бара. Өлкәннәр генә моны кыргыйлык, дип кабул итә.

– Сез ничек уйлыйсыз, ислам динендә мода бармы ул?

– Бүгенге көндә, бу иң актуаль проблемаларның берсенә әйләнде. Исламда хатын-кызлар өчен яңа фасонлы киемнәр уйлап табу начар түгел, минемчә. Ләкин ул киемнәрнең ислам дине кануннарын бозмавы шарт. Кием тәнгә сыланып торырга тиеш түгел. Тик подиумга чыккан кызларнын киемнәре шәригать кануннарыннан ерак. Әйе, без XXI гасырда яшибез. Әмма замана үзгәрде, дип безнең шәригать кануннарын үзгәртергә хакыбыз юк.

– Сез кайчаннан проза әсәрләре — хикәя, эссе, парча, очерклар яза башладыгыз?

— Һәркем үзенең иҗатын шигырь язудан башлый. Минем өчен дә иҗади башлангыч шигырьләр булды. Беренче шигыремне алты яшьләрдә яздым. Тик үсә төшкәч, язган шигырләремнән канәгать булмый башладым. Әнә бит Такташнын шигыре ничек янгырап тора, ә минеке?! Озакламый хикәяләр яза башладым. Чәчмә әсәр язганда бөтен дөньямны онытам, шуның геройлары булып яши башлыйм. Хәзер инде Аллаһы Тәгалә миңа чәчмә әсәрләр яза торган талант биргәнен аңладым. Гомумән, Аллаһ һәркемгә талант, мөмкинлекләр бирә. Аны үстерергә һәм бер Аллаһ ризалыгы өчен кулланырга гына кирәк.

– Хикәяләрегезне укучылар бик тә яратып кабул итә. Алар тормыш материаллары нигезендә языламы?

– Әйе, нигездә шулай. Кайбер геройларны тудырганда, бер-ике кеше язмышын бергә кушам.

– Димәк, сез шәригать кануннарын үти башлау белән үк, кулыгызга каләм алдыгыз да, хикәяләр язу эшенә керешеп киттегез...

— Юк, шәригатьчә яши башлаганчы да яза идем. Тик әсәрләрем дини характерда булмый иде.

Сез ничек уйлыйсыз, бүгенге татар әдәбияты — ул мөселман әдәбиятымы? Бүгенге әдәбиятыбыздан «мөселманлык»ны аерып чыгару бурычы куярга кирәк, дигән уй килгәне юкмы сезгә? Әгәр дә бу вазифа сезгә бирелсә, аның критерийлары ничек билгеләр идегез? Әдәби әсәрне намаз укый торган кеше язу-язмауга гына карапмы? Әллә әсәр тукымасында дин, дини тормыш, мәзһәб, әхлак мәсьәләләре бирелүгә карапмы?

– Мин бүгенге татар әдәбиятын мөселман әдәбияты, дип әйтә алмыйм. Чөнки кайбер әсәрләрдә Аллаһка буйсынмаган, мәхәббәт иң мөһиме, дип яшәгән геройлар җиңүгә ирешә. Ә диндә иң мөһиме — синең иманың. Тик хәзерге әсәрләрдә, дини караш ялтырап ятмаса да, үзенең барлыгын сиздерә.

Дини тормыш, үзебезнең мәзһәб өстенлекләре сурәтләнгән әсәрләр булса, әлбәттә, бик яхшы булыр иде. Чөнки әдәбият — иң яхшы идеология коралы. Тик әле халык мондый әсәрләрне кабул итәргә әзер түгел. Күбесе, совет чорындагы әдәбият укып үскәнлектән, дини әсәрләрне вәгазь, дип кенә кабул итәләр. Тик иртәме-соңмы, халык бу төр әсәрләрне кабул итә башлар. Чөнки халык үзе акрынлап дингә якыная, аның җанына шифа бирерлек әсәрләр кирәк була башлый.

– Классиклардан кайсы әдипнең әсәре сезнең өчен өстәл китабы?

– Гаяз Исхакыйны бик яратам. Әсәрләрендә безнең телгә җайсыз булган иске сүзләр күп, тик ул алар аша булса да кешенең рухи халәтен оста сурәтләп биргән. Шулай ук Мөхәммәд Мәһдиевнең әсәрләрен яратып укыйм. «Без — кырык беренче ел балалары»н күпме укысам да, туялмыйм. Әмирхан Еники — минем үрнәк алырга тырышкан язучым. Әсәр язар алдыннан иң беренче аның хикәяләрен укып чыгам. Аның теле үземә дә йоккандай була, әсәр язуы тагын да җиңелләшә.

Сезнең мәкаләләр Матбугат.ру сайтына керүчеләрдә кайнар бәхәсләр уята. Төрле фикерләр язалар. Иң күп фикерләр сезгә языла. Ә менә әсәрләрегезне укыганнан соң, төркемдәшләрегез, таныш-белешләрегез арасында фикер каршылыгы туганы булмадымы?

– Әлбәттә, тумый калмый. Тик фикер каршылыгы, бәхәсләр инде әлеге язмалар басылганчы ук булып узган була. Шул каршылык аша дөреслек табыла. Тик »Ник алай яздың?« дип әйтүче танышларым юк. Нигездә, дусларым белән бер фикердә яшибез без, Аллаһка шөкер.

– Тугандаш халыклар әдәбиятыннан кемнәрне яратасыз? Бүгенге төрки әдәбият вәкилләреннән ислам турында язучылардан кемнәрне санап уза аласыз?

– Тугандаш халыклар әдәбитыннан Решад Нури Гюнтекиннын »Чалы кошы« әсәрен бик яратам. Әлеге әсәр мәрхәмәтле, шәфкатьле геройлары белән күңелгэ якын. Петр Хузангай, Чыңгыз Айтматов иҗаты белән кызыксынам.

Бүгенге төрки әдәбияттан Орхан Памукны атап китә алам. Аның »Минем исемем кызыл« әсәре күп кенә дини бәхәсләр тудырды.

– Үзегезнең хикәяләрегездән иң уңышлысы дип кайсысын саныйсыз?

– »Ялгыз күңел«.

XX йөз башында хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсе әдәбиятта бик тә калку куела. Сез бу төшенчәне ничек аңлыйсыз? Бәлки аны (бу төшенчәне) бүгенге көндә хатын-кызның финанс яктан бәйсез булуы белән алмаштырып була торгандыр... Исерек ире тарафыннан кыйналып яшәп тә, аерылып китмәгән хатын-кызлар юкмыни татар авылларында? Кесә тутырып акча алып кайткан хатын-кызны ире нишләсә дә куып чыгармый бит инде, хатыны типкәләп чыгармаса...

– Ни кызганыч, XX йөз әдипләре, ислам дине — хатын-кызның иреген кыса дип, күп кенә дингә каршы булган әсәрләр иҗат иткәннәр. Ул гына да түгел, муллалардан көлү, аларны аңгыралыкта гаепләү... Ярый, бүген хатын-кыз иректә яши, ди. Әмма ирегенең асылы нидә соң? Көне-төне гаиләсен туйдырам, дип эшләве яки ярымшәрә йөрүеме? Хатын-кыз бу ирекле жәмгыять астында рухи яктан изелеп бара түгелме соң? Ирләр авыр хезмәт колы булып беткән хатыннарына карамыйлар, ә телевизордагы «йолдыз»ларны яки урамнан үткән чибәрләрне карап рәхәтлек алалар. Ни кызганыч, хатын-кызлар Исламга керүне хокукны чикләү дип кабул итәләр. XX гасырда иҗат ителгән әсәрләрнең дә моңа өлеше юк түгел. Алар күп еллардан соң, ирек сөюче, хөр татар хатыннарының мондый хәлгә тошәчәген уйладылар микән?

Бер актуаль мәсьәләгә игътибарыңны юнәлтәсем килә. Гөлнирә, сез ничек уйлыйсыз икән, татарда кыз урлау йоласы булганмы? Аның тамырлары нәрсәгә барып тоташа? Югыйсә, ислам күзлегеннән караганда, кыз урлау бөтенләй була алмый бит. Әгәр дә ул безнең халкыбызның йоласы икән, без хәнәфи мәзһәбе буенча йолаарны хөрмәт итәргә тиешбез. Бу йола безгә чеченнардан кермәгәнме? Татарстанда кыз урлау йоласын рәсми рәвештә тыюга ихтыяҗ бармы?

– Чыннан да бик кызык сорау. Йолалар бар, әмма без пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) сөннәтенә таянып яшәргә тиешбез. Йолалар — икенчел. Әгәр дә ул сөннәткә каршы килмәсә. Ата-ана кызын яратып, кадерләп үстерә, ди. Ә көннәрдән-беркөнне аны юлдан язган, бер исерек урлый. Ярый, ул кире кайтып китә ала ди, тик »урланган кыз»ның дәрәҗәсе калыр микән? Әгәр бу гамәл рәсми рәвештә тыелса, яхшырак булыр иде.

– Гомумән, Сезнеңчә ничек, Россия бүгенге көндә Чечня күрсәтмәсе белән яшәү юлына аяк басып килә түгелме?

– Юк, Россиянең уз юлы бар.

Әңгәмәдәш — Нияз САБИРҖАНОВ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе