ХХ гасыр мулласы образы нинди?

Саматов укуларында журналист Вәсилә Рәхимованың «Халык күңелендә Габделхак хәзрәт» дип аталган китабы тәкъдир ителде. Китапта ХХ гасыр мулласы образы тудырылды дип саный Вәсилә

БӘЙЛЕ
2010 Окт 15

Саматов укуларында журналист Вәсилә Рәхимованың «Халык күңелендә Габделхак хәзрәт» дип аталган китабы тәкъдир ителде. Китапта ХХ гасыр мулласы образы тудырылды дип саный Вәсилә ханым. Автор белән әңгәмәбез шул яңа гына табадан төшкән китап һәм Россиянең соңгы шәехе турында.

- Вәсилә ханым, бу китапны язарга ни этәрде?

- Казый, Татарстан мөхтәсибе Габделхак хәзрәт белән журналист буларак әңгәмәләр корганым бар иде. Вәгазьләренә, тәрәвих намазларына йөрдем. Габделхак хәзрәтнең мирасы бик зур. Ул татар милләте тарихы, дини юлын өйрәнгән, исламга кагылышлы күп китаплар язган. Дин кысылган заманнарда татар имамнары ниләр башкарганны, кайларда белем алганны тарихка кертеп, язып калдырган шәхес. Ул безнең тарих, мирас сагында торган. Туган халкына армый-талмый хезмәт иткән, хәнәфи мәзһәбендә вәгазьләгән кеше. Күңелемә шушы зур шәхеснең үзе турында да китап булсын иде дигән уй керде. Габделхак хәзрәтнең тормышын бөтен яктан ачкан — галимлеген, имамлыгын, оста вәгазьче һәм үзеннән соң йөзләгән варислар, шәкертләр калдырган дин әһеле буларак тасвирлаган китап язарга теләвемне улы Таһир хәзрәт Саматовка җиткердем. Һәм без март аенда шушы эшкә керештек. Бик тырышып эшләдек. Монда биш мөфтийнең хәзрәт турындагы хатирәләрен дә урнаштырдык.

- Хәзрәт белән шәхсән таныш булгансыз. Шулай да китапны туплаганда, аның мирасын өйрәнгәндә үзегезгә берәр ачыш ясадыгызмы?

- Китапны язганда Габделхак хәзрәт Саматовның безнең Татарстан өчен генә түгел, Россия күләмендәге зур галим, дин әһеле булуын аңладым. Хәтта Татарстан һәм Россиядән тыш бөтен Ислам дөньясында, гарәп илләрендә дә исеме мәгълүм шәхес. Вафатыннан соң Төркия мәмләкәтендә, гарәп илләрендә аның рухына Коръәннәр багышлап укыганнар, догалар кылганнар. «Россиянең соңгы шәехе вафат», — дигән сүзләр әйтелгән. Бу сүзләргә инде зур мәгънә салынган — хәзрәтнең вафат булуы зур югалту икәненә ишарә.

- Вәсилә ханым, ә китапны кайдан табып укырга яки сатып алырга мөмкин?

- Без Самат укуларында аны сатуны оештырдык. Таһир хәзрәт Россия күләмендә муллаларга өләште. Китапны Милли китапханәгә һәм университет китапханәсенә бүләк итәрбез дип торабыз. Бәлки берничә елдан галимнәребез Габделхак хәзрәт мирасын фәнни өйрәнүгә алынырлар. Китапны язганда хәзрәтнең биографиясеннән матур эпизодлар язуны гына күздә тотмадым. Бик зур архив тупланды, өйрәнелде.. Бу китап галимнәргә кулланма буларак хезмәт итәр дип уйлыйм. Чөнки аңар бик күп документлар керде, вакыйгалар тасвирланды. Китапта ХХ гасыр мулласы образы тудырылды.

- Ә нинди соң ул — ХХ гасыр мулласы образы?

- ХХ гасыр мулласы — дин кысылган, колхозлашу, бик күп муллаларны төрмәләргә утырткан заманда иманына тугрылыклы калып, исламны алып бара алган, балаларына татар телендә белем биргән тирән гыйлемле шәхес. Габделхак хәзрәткә малайларын татар телендә белем бирер өчен 3-4 әр мәктәптә укытырга туры килгән. Укый башлыйлар икән мәктәп ябыла, икенчесенә китәләр... Күз алдына китерегез, татар мәктәбендә укытыр өчен генә ул балаларын шәһәрнең бер башыннан икенче башына йөртә. Бүгенге көндә уллары дәрәҗәле дин әһелләре. Хәзрәтнең тормыш итү рәвешенә карап, дин әһелләре нинди авырлыклар кичергәнне һәм авыр шартларда да иманнарына тугрылыклы кала алып, динне бүгенге көнгә китереп җиткерүләрен күрәсең.

Айзирәк ГӘРӘЕВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Июл 01
Июн 25
Июн 17
Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе