Раян Сафин: "Хиҗама – шәригатьтә дәвалану төре"

Хиҗама(«әл-хаджм») – гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә «кан алдыру» дигән мәгънәне аңлата. Хиҗама – пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)

БӘЙЛЕ
2010 Окт 07

Хиҗама(«әл-хаджм») – гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә «кан алдыру» дигән мәгънәне аңлата. Хиҗама – пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сөннәтеннән килгән, дәвалау максатыннан кулланыла торган чара булып хезмәт итә. Әлбәттә, бу сүз күпләребез өчен яңа термин буларак кабул ителер. Әмма хиҗаманың тарихы ерак үткәнгә барып тоташа.

Бу төшенчә турында күбрәк мәглүмат алыр өчен, без бүгенге көндә Россия Ислам университетында белем алучы (шул ук вакытта мөгаллимлек вазифасын үтәүче дә), хиҗама ясау белән шөгыльләнүче Раян Сафинга мөрәҗәгать итәргә булдык.

– Раян, сез инде хиҗама ясау өлкәсендә шактый тәҗрибә туплаган кеше. Безгә аның хакында кыскача сөйләп үтмәссез микән?

– Хиҗама ул – кан алдыру, төгәлрәк әйткәндә, начар канны чистарту. Бу дәвалау ысулы хакында бик күп хәдисләрдә әйтелә. Мәсәлән, “Иң яхшы дәвалану чараларының берсе -кан алдыру (Бохари һәм Мөслим риваятьләреннән). Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән: “Мин күккә ашканда, күкнең һәрбер баскычы саен “Әй Мөхәммәд, үзеңнең өммәтеңә кан алдырырга куш” – дигән сүзләрне ишеттем. (Ибн Маҗә риваятеннән).

Хиҗама элек-электән татарларда бик киң таралган булган, археологик казылмалар вакытында табылган операция кораллары моны исбатлаучы дәлил булып тора. Һәрбер мәчетнең имамы дини вазифалар гына үтәп калмыйча, кешеләрне дәвалау белән шөгыльләнгән. Хиҗаманы ирләргә мулла үзе ясаса, хатын-кызларны абыстайлар дәвалаган. Тик революциядән соң бу дәвалау төре кулланылмый башлый, югала, онытыла. Хәзер инде динебез яңадан үз көченә кайта башлагач, Аллаһның рәхмәте белән әлеге ысул янәдән кулланыла башлады. Дин әһелләре халыкны рухи яктан дәвалау, үстерү өчен күп көч куя. Әмма физик яктан сәламәтләндерү, тәнне чистарту ягыннан мактанырлык дәрәҗәдә түгел. Мөселманнар исә рухи яктан да, физик яктан да сәламәт булырга тиеш.

Без чирли башлагач, иң беренче эш итеп, кан алдырырга ашыгабыз. Чөнки беләбез, канда бөтен чирләрнең дә билгеләре күренә. Хиҗама Ислам динендә булган халыклар арасында гына түгел, Кытай медицинасында да киң кулланыла. Канны чистарту ике төрле була: беренчесендә фәкать банка гына куелса, икенчесендә тәннән кан алына.

– Хиҗама нинди чирләргә дәва булып тора?

– Алар бик күп: йөрәк авыруы, гайморит, остеохондроз, мигрень, ревматизм, паралич, иммунодефицит, куллар калтырану синдромы, геморрой, простатит, йөткерү, депрессия , йокысызлык, гастрит, шикәр авыруы, генекологик авырулар, баш әйләнү, күңел болгану һ.б.

– Дәвалау процессында гәүдәнең кайсы өлешләреннән кан алына?

– Ул нинди чир булуына карап билгеләнә. Иң киң таралганнары – баш артыннан һәм аркадан кан алу. Әгәр инде кешенең чире югары яки түбән очлыкларга бәйле икән, ул вакытта кулдан яки аяктан алына.

– Әлеге « операцияне» якынча ничә кешедә үткәрдегез?

– Мин инде хиҗама ясау белән ярты ел шөгыльләнәм, төгәл санын хәтерләмим. Беренче тәҗрибәләремне шәкертләрдә үткәрдем.

– Хиҗаманың файдасы тияме? Авырулар чирләренә дәва таба алалармы?

– Әлбәттә. Кан алдырганнан соң кеше җиңеләеп, рәхәтләнеп китә. Ләкин моның өчен хиҗаманың дөрес ясалуы мөһим.

– Хиҗама нинди шартларда ясала?

– Әлегә өйдә генә ясыйбыз. Тик киләчәктә, Аллаһ кушса, хастаханә шартларында үткәрә башларбыз дип ышанам.

– Халыкның кан алдырып дәвалауга ихтыяҗы туса, сезнең белән элемтәгә керә аламы?

– Әлбәттә. Теләсә кайсы вакытта хәбәр итә алалар. Без һәркемне кабул итәбез (телефон номеры: 89274426501).

Бүгенге көндә күпләребез хастаханә шартларында дәвалана торып та, файдасы тимәгәч, күрәзәчеләргә, им-томчыларга йөрү юлын сайлырлар. Ә бәлки динебездә хупланмаган бу ысуллардан баш тартып, Аллаһ күрсәткән дәвалану чараларын куллансак, тәнебез сихәтләнеп, рухыбыз тагын да ныгый төшәр иде.

Гөлнирә ХӨСӘЕНОВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе