Рамил Юныс: Ифтар – татулык мәҗлесе

3 сентябрьдә “Диалог Ауразия” оешмасының Казанда ифтар мәҗлесе уздыруы турында хәбәр ителде. Әлеге мәҗлестә билгеле җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, язучылар

БӘЙЛЕ
2010 Сен 13

3 сентябрьдә “Диалог Ауразия” оешмасының Казанда ифтар мәҗлесе уздыруы турында хәбәр ителде. Әлеге мәҗлестә билгеле җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, язучылар һәм ислам руханилары белән бергә төрле дин вәкилләре дә катнашкан иде. Бу язма радионың интернет сәхифәсендә шактый кызу бәхәсләр уятты. Аерым алганда, муллалар белән попларның бер мәҗлестә утыруы кайберәүләрне гаҗәпләндергән.

“Диалог Ауразия” ифтары: мулла да бар, поп та” дигән мәкалә күпләрне гаҗәпләндерде. Ничек инде ул мөселманнар арасында мулла белән бергә, кара киемле, тәре таккан православ дине вәкиле утыра ала? Җитмәсә, араларында Татарстан алманнары җитәкчесе Виктор Диц та бар. Кайбер тыңлаучылар һәм укучылар бу хәлне коточкыч дип таба. Мәскәүдә яшәүче Мөхәммәт әфәнде: “Безнең өчен Татарстан бер милләтле һәм бер динле”, дип язган.

“Диалог Ауразия” оешмасының Казан бүлекчәсе җитәкчесе, шагыйрь һәм депутат Разил Вәлиев, шулай ук депутат һәм Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин һәм башка зыялылар, сәясәтчеләр Мөхәммәт әфәнденең бу теләген аңласа да, аның белән ризалаша алмаслар. Татарстан - күпмилләтле һәм күп динле республика. Татарлар һәм мөселманнар Татарстан халкының яртысын тәшкил итсәләр, Русия төбәкләрендә, киресенчә, алар азчылыкта. Димәк, телисеңме, теләмисеңме - бергә яшисе. Дөньяда да шулай. Очрашып, киңәшеп, аралашып тору хәерлерәк дип санала. Әлбәттә тарихи рәнҗүләр, дине хисләр моңа тыныч кала алмый.

Бу ифтарда утыручыларның барысына да түгел, ә Кол Шәриф мәчете имамы Рамил хәзрәт Юныска дәгъва кискен формада әйтелә. Самардан Кысла исеме белән язучы: “Без Рамил Юныска мөкиббән булып яши идек, бу гамәленнән соң аның Кол Шәрифтә калырга хакы бармы соң?” Әлбәттә, һәркемнең үз фикерен әйтергә хакы бар. Кешеләрне тарихи гаделлек кызыксындыра. Узган гасырдагы рәнҗүләр, көчләп чукындыру милләттәшләребезгә тынгы бирми. Түбән Камада яшәүче Хәлил әфәнде үзенең фикерен төнге сәгать 3 тулгач, интернетка язып куя икән, димәк, аның һәм күпләрнең җаны тыныч түгел.

Шулай да Татарстанда христиан һәм мөселман дине вәкилләренең тыныч һәм дусларча яшәве, Казан Кирмәнендә Кол Шәриф мәчетенең һәм Благовещение чиркәвенең янәшә торуы хәзер бөтен дөньяга билгеле. Мондый түземлек һәм сабырлык республиканың һәм Казанның үзенчәлеге буларак зур сәясәтчеләрнең, дәүләт башлыкларының игътибарын җәлеп итте.

Кол Шәриф мәчете имамы Рамил хәзрәт Юныс күп милләтле һәм күп динле җәмгыятьтә мөселманнар тормышы турында “Азатлык” радиосының Казан студиясендә аңлатма бирде:

“Күп милләтле һәм күп динле булу безнең республика өчен зур нигъмәт. Минем күп кенә гарәп, мөселман илләрендә булганым бар. Бер дин, бер милләт булган илләрдә фәлсәфи, фәнни үсеш тукталган кебек. Безнең халык башка милләтләр арасында яшәгәндә уйлана, эзләнә. Ул үзенең динен матуррак, гүзәлрәк итәргә тырышып, ярыш кебек нәрсәне алып бара.

Ифтар мәҗлесенә килгәндә, мин Разил Вәлиевнең “Диалог Ауразия” оешмасындагы эшләрен хөрмәт итәм. Шушы мөселман ифтар мәҗлесенә башка китап әһелләренең килүләре безнең өчен бер куаныч. Башка дин вәкилләре мөселман кешесен хөрмәт итеп килгән икән, хәләл ризыкларны ашап рәхмәт әйтүләреннән мин татар халкына, мөселман халкына бер зыян күрмим. Әгәр дә без аларның бәйрәмнәрендә өстәлләрендәге кагор каршында утырсак, сүзгә, тәнкыйтькә урын булыр иде. Әмма ифтар мәҗлесендә милли, дине, әхлакый яктан бернинди дә зыян күрмим.

Кол Шәриф мәчете эшли башлагач, бигрәк тә 2005-2006 елларда, йөзгә якын фән белгечләре бөтен дөньядан килеп бер Кремльдә ике храм, ничек яшисез дип танышып киттеләр. Мәчеттән чыккач, тәрҗемәчеләрдән бу хәзрәт дөрес әйтәме, чыннан да шулаймы, дип сорыйлар иде. Башка милләтләр белән дус мөгамәлә таба алуның хәерле икәнлеген тынычлыкны югалткан халык кына белә.

Кол Шәриф мәчетенә ничә тапкыр Русия субъектларының президентлары килеп күз яшьләре белән безнең халыкка дога кылыгыз әле дип сорадылар. Аларны андагы бүленешләр турында тыңласаң, үзебезнең хәлләрне уйлыйсың да, Аллага шөкер дип әйтәсең. Шуңа күрә бездә тынычлык булгач, үсеш тә бар. Әгәр дә без бер җәмгыятьтәге дин әһелләре үзара талашып торсак, мондый җәмгыятьтә үсеш була алмый. Без үзебезнең киләчәк буыныбызның тамырына балта чабачакбыз. Шуңа тынычлык һәм тату яши алудан да хәерле нәрсә юк. Бу Коръәннең күп кенә аятьләренә туры килә.

Аллаһы Тәгалә әйтә: “Әгәр дә сезгә кылыч күтәрмиләр икән, әгәр дә сезне җирләрегездән кумыйлар икән, башка дин әһелләренә карата гадел булыгыз”. Әгәр дә бүгенге көндә безгә башка дин вәкилләре кылыч күтәрмиләр, көчләп чукындырмыйлар, җирләребездән кумыйлар икән, димәк, бездән дус яшәү таләп ителә”, диде Рамил хәзрәт

Кол Шәриф мәчете имам-хатибы Рамил хәзрәт Юнысның, күренекле табиб Рәшит Вилдановның, сәясәт белгече Ринат Хәбибуллинның күп милләтле һәм күп динле җәмгыятьтә мөселманнар тормышы турында фикерләрен якшәмбе, 12 сентябрьдә эфирга чыгучы түгәрәк өстәл тапшыруында тыңлагыз.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе